Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №18 (1056)
18.04.2013

Әдәби сәхифә №18 (1056)

Чәкчәк

Бүген чәкчәк пешерәбез,

Нинди туй ул чәкчәксез.

Чәкчәксез туй була алмый,

Булмагандай чәчәксез.

 

Башта камыр әзерлибез,

Йомырка белән изеп.

Бала-чага яннан китми,

Чәкчәк ашыйсын сизеп.

 

Вак-вак итеп төш кисәргә

Сәләтлеләр бик сирәк.

Сәләт кенә дә җитәлми,

Бик зур түземлек кирәк.

 

Кайнар майда кыздырганда,

Төш кабарырга тиеш.

Кабармаса, ятып ела –

Чәкчәк булмый ул килеш.

 

Төш кабармый кала алмый,

Хатын-кыз белә рәтен, —

Анадан балага күчкән

Аңлау камыр гадәтен.

 

Төш әзер, балны эретсәк

Чәкчәкне катырырга,

Чәчәкләп, бизәп ясыйбыз

Кеше шаккаттырырга.

 

…Чәкчәк матур килеп чыкты,

Яшьләр бәхетле булсын,

Гомерләре рәхәт узсын,

Йортка мәхәббәт тулсын.

 

Динар Абдуллин

 

Гүзәл Тугызбуй

Биме сулары, урман буйлары,

Бик ямьле безнең Тугызбуйлары.

Басулар иркен, кырлары алтын,

Туган ягым, син йөрәккә якын.

 

Йөрәкне назлый кояшлы тугай,

Иген өстендә тибрәлә тургай.

Бизәлгән йортлар, асфальтлы юллар,

Йортларда яши эш сөйгән куллар.

 

Чит җирләр җанга үз түгел — ул ят,

Күңелгә канат куя туган як.

Шигъри моң җанда, изгелектә уй,

Зур рәхмәт сиңа, гүзәл Тугызбуй.

 

Рамил Мухгалин, Исәнбай авылы

 

Шагыйрьләр кирәк әле

Дулкынланып, хафаланып

Көтәм аваз салганын.

Шигырь язганда, әйтерсең

Бала тапкан ана мин.

 

Җан сулкылдый: газаплы һәм

Татлы иҗат мизгеле.

Кан белән йөрәгем аша

Туа шигырь, билгеле.

 

Күңел дәрьясы ургылды,

Тия күрмәсен тик күз.

Йөгерек каләмем, җитеш,

Ашгып яз, җитез, тиз.

 

Җырлый-җырлый шигырь яза

Күңелем чишмәләре.

Җирдә матурлык булганда,

Шагыйрьләр кирәк әле.

 

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре

 

Торналар сагышы

“Торна сазы”н эзләп кайткан кошлар

Оя, нигезләрен тапмады.

Ничә буын бәбкә чыгарган җир

Су диңгезе белән капланды.

 

Кошлар иңрәп, әрнеп сыкрандылар,

Дулкыннарга ярсып кагылып.

Үзгә аваз белән кычкырдылар,

Өзгәләнеп, канат кагынып.

 

Су өсләрен иңләп очтылар да,

Кабат-кабат бушлык кочтылар.

“Кайда соң син, нәсел нигезебез,

Оя корган җирләр – тигезебез?”

 

Биек күктә торна тавышлары

Үзәкләрне өзә сагышлары.

Безнекенә охшаш язмышлары,

Яңа оя эзләп барышлары.

 

Рәмзия Җиһангәрәева, Кичкетаң авылы

 

Сагыну

Сагынудан сызлый җан ярасы,

Йодрык йөрәк ялгыз кош сыман.

Читлегендә әрни-әрни тибә,

Ә күңелем карлы боз сыман.

 

Җырлар моңсыз, тамагымда төер,

Берни басмый йөрәк ярсуын.

Түшләремә тамган яшьләр, гүя

Түбәләрдән тамган кар суы.

 

Салмак җил дә ачы буран кебек,

Бозлы яңгыр көн дә яугандай.

Көннәре дә айлар, еллар кебек,

Таң булмыйча төнгә аугандай.

 

Офыклардан эзлим рәсемеңне,

Очып шунда килә барасым.

Бу кадәрле сагынмас та идем,

Рәсемеңә генә карасам.

 

Венер Садыйков, Ижау шәһәре

 

Бер күзәтү

Машинабызга утырып, авылдан шәһәргә юл тотабыз. Ике арадагы авылга җитәрәк каршыбызга килүче машинаның хуҗасы фараларын кабызып-сүндереп безне кисәтеп үтә: “Машина йөртүче, алдагы авылда тизлекне үлчәүче махсус җайланма тора!”. Без тизлекне киметеп, юл йөрү кагыйдәләрен йөз проценты белән үтәп, багана төбенә урнаштырылган  “күзе” безнең машинага юнәлтелгән тартма кебек нәрсә яныннан үтеп китәбез. Хәзер инде чират безгә җитә. Каршыбызга килүче машиналарга фарабызны бер яндырып, бер сүндереп кисәтеп үтәбез. Тегеләр үз чиратында рәхмәт белдереп кул белән сәламләп үтеп китәләр. Бу —  автосөючеләр тарафыннан уйлап чыгарылган язылмаган кагыйдәләрнең берсе. Инспекторлар да моны бик яхшы беләләр. Җайланма тасмасына язылганнарны тикшереп, игътибарсыз яки “лихач” машина йөртүчеләргә штрафлар да җибәрергә кирәк бит әле. Ни эшлисең инде, һәрбер кеше ипиен эшләп ашарга тиеш.

 

Ак чабата,  күн итек…

Авылыбызда элек булган бер кызык хәл турында язасы килә. Шулай ике дус егет йөргән кызлары яшәгән күрше авылга сабантуйга барырга җыеналар. Икесенә бер пар гына кунычлы читекләре бар, кызлар озатканда алмаш-тилмәш кия торган. Күршедән тарантас арба сорап алып, ат җигеп, берсе сул аягына, икенчесе уң аягына читекләрне киеп, тарантасның ике ягыннан читекле аякларын асылындырып сабантуйга баралар болар. Тарантас­тагы аякларында юкә кайрысыннан үрелгән ак чабата. Сабантуй мәйданына җитәрәк атлары туарыла боларның. Кемгә булса да төшеп, атны рәткә кертергә кирәк бит инде. Бер аягына читек, икенчесенә чабата кигән егетен йөргән кызы күрсә – ояты ни тора. Тарантас арбаның ике ягыннан икесе “Ак чабата, күн итек” дип җырлый-җырлый биеп җибәрәләр болар. Шулай атны җигү дирбияләреннән азат итеп, арбадагы яшел печәнгә кушалар. Мәйдандагы шактый халык бер кызык тамаша итеп болар янына җыела башлый. Шулай бу хәл кәмиткә әйләнә. Халык мәйданга таба тартылгач, егетләрнең берсе ике аягына да читек, икенчесе ак чабата киеп, сабантуй мәйданы тирәли йөргән кызларын эзләп китә.

Гөлфирә Мәйдуллина, Шадрино авылы