Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №17
24.04.2014

Әдәби сәхифә №17

Фаягөл Әхмәтшина

Мин Тукайга шигырь язам

Тукай шигырьләрен ятлап үстем,
Әкиятләрен әбием сөйләде.
Газиз балам тугач, мин үзем дә
“Туган тел”ен аның көйләдем.

Укыдым мин Тукай “Шүрәле”сен
Очратасым килде бик аны.
Күпме йөрсәм дә урманнарда,
Очраганы һич тә булмады.

Әкияттәге гүзәл Су анасын
Күрә алмадым күпме йөреп тә.
Әкият геройлары бик күп алар
Урманнарда, җирдә һәм күктә.
Яктылыкка, эшкә, яхшылыкка
Тукаебыз безне өндәгән.
Бөеклегең тоеп шигырь язам,
Еллар аша сиңа баш иям.

Кадыбаш авылы.
Зөһрә Шиһапова

Тукайга

Моннан күп ел элек җиргә килгән
Халкыбызның уртак баласы.
Һәр татарга якын безнең Тукай,
Һәр татарның йөрәк парәсе.

Балачактан тоеп үскән шагыйрь
Матурлыгын татар теленең.
Туган теле аша халкына ул
Җиткерә алган үткен фикерен.
Күңелебездә мәңгелеккә калган
Кырлай авылының серләре.
Туган теле белән табигатькә
Гашыйк итмәгәндер кемнәрне?!

Тукай теле, Тукай шигырьләре
Безнең белән булыр гомергә.
Үз Тукае булган һәрбер милләт
Башын имәс, яшәр мәңгегә!

Ижау шәһәре.
Фәния Сундукова

Син үлемсез шагыйрь!

Туган телем, ана телем, диеп,
Күп көч куйдың туган илеңә.
Шигырь-поэма һәм язмаларың
Сакланырлар дөнья йөзендә.

Ул әсәрләр әйди яшь буынны
Матурлыкны күрә белергә.
Әкиятләрең шундый мавыктыргыч,
Яше-карты укый бүген дә.

Үҗәтлелек, төпле акыл белән
Дин юлыннан үзең атладың,
Аллаһыбыз, илче пәйгамбәрләр,
Фәрештәләр барын хакладың.

Синең үлмәс бөек талантыңны
Бәялиләр дөнья күгендә.
Син үлемсез шагыйрь, мәңгелеккә
Онытылмассың халык күңелендә.

Исәнбай авылы.
Госман Вәлиев

Туган тел

“И туган тел, и матур тел,
Әнкәм-әткәмнең теле” —
Бөек Тукай мактап язган,
Рәхмәт аңа, билгеле.

Туган җирдә яшәсәк тә,
Сөйләшәбез чит телдә.
Бик сирәк була чыгышлар
Газиз ана телендә.

Дәүләт теле булып кала
Татар теле кәгазьдә.
Яшь буын тел белмәячәк,
Шулай барса әгәр дә.

И туган тел, и матур тел,
Яшәсәң иде һәрчак.
Үз телебезне онытмыйк,
Күтәрик аны мактап.

Түбән Кама шәһәре.
Саҗидә Аширова

Безнең арабызда

Тукай теле белән аваз салдым,
Йөрәгемдә аның моңнары.
Бик рәхмәтлемен сиңа, Ходай,
Биргән өчен безгә Тукайны.

Нинди моңлы аның “Тәфтиләү”е,
Йөрәк-бәгырьләрне телгәли.
Карурманда йөргән Шүрәлесе
Төшләргә дә кайчак кергәли.

“Пар ат”ларын укып, җилдереп
Барып кайтам сыман Казанга.
Оныклары бит без Тукайның
Горур, көчле рухлы шуңа да.

Тукай исән, яши арабызда.
Чал гасырдан безгә эндәшә.
“Сөй халкыңны, сакла телеңне”, — дип
Чакыра ул безне көрәшкә.

Ижау шәһәре.