Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №17 (1003)
28.04.2012

Әдәби сәхифә №17 (1003)

Тукайга

Яз тусаң да, язларың аз булды,
Борчу белән үтте төннәрең.
Һәр ел саен искә алынмыйча
Үтте синең туган көннәрең.

Буын арты буын алышынды,
Иҗатыңны халык ярата.
Шигърияткә гашыйк >булган җаннар
Һәйкәлеңә гөлләр тарата.

Язлар җитсә, «Тукай язы», — димен,
Моң-хисләрең өчен мең рәхмәт.
Әсәрләрең аша җанга күчте
Шигърияткә олы мәхәббәт.

Зөһрә Камалиева, Ижау шәһәре

 

Шагыйрь күзләре

Миңа кичә төштә Тукай килде…
Күктә чыккан иде тулган ай,
Ә йолдызлар мең кат яктырдылар,
Сихерләтте төнне бер курай.

Челтер-челтер милли моңнар акты,
Сызып-сызып үтте үзәккә.
Тыныч кына Тукай тыңлап торды
Сеңдергәндәй барсын йөрәккә.

Ул бик гади иде. Сау-сәламәт.
Пөхтә генә кигән киемен.
Сабыр шундый, ә күзендә – яшьләр,
Миннән көтә яклау өметен.

Мин дәшмәдем. Күзләренә карап,
Ялган сөйләремнән оялдым.
Аңлагандай гына башын какты –
Сүз сөйләргә башка кыймадым.

Тукай кыю икән үзе. Түзде.
Әйтте бары миңа бер җөмлә:
«Сеңелем, — диде, — туган телне якла,
Яктырт аңа юлны син төнлә».

Мин уяндым. Төн уртасы гына.
Искә төште Тукай сүзләре.
Кояш кебек милләт яктысында
Балкыр мәңге Тукай күзләре.

Физәлия Яппарова, Яр Чаллы-Мәдияр

 

Узган гомер

«Узган гомер аккан судай», — диләр,
Су булса ул – ярсу ташкындыр.
Юлындагы тау-ташларны үтеп,
Тормыш диңгезенә ашкыныр.

«Узган гомер искән җилләр», — диләр,
Җил булса ул – көчле давылдыр.
Авыр юлны армый-талмый үтсәң,
Бәхет ачкычы да табылыр.

«Гомер ул — атылган йолдыз», — диләр,
Атыла да янып югала.
Җирдә якты эз калдырган гомер
Йөрәкләрдә җыр булып кала.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре

 

Оныкларга киңәшем

«Бәхет башы – тәүфыйк», — диләр,
Хак әйтә безнең  халык.
Тыңла, бәбкәм, сүзләремне,
Куй колагыңа салып.

Өйдә, урамда, мәктәптә
Яхшылык ит кешегә.
Өлкәннәрне дә онытма,
Ярдәм ит һәр эшендә.

Җылы сүзеңне кызганма,
Яхшы сүз – балдан татлы.
Әткәң – шикәр, әнкәең – бал,
Кадерлә булган чаклы.

Усал белән беркайчан да
Тапма да, бүлешмә дә.
Яман белән юлдаш булма,
Очрашма, күрешмә дә.

Кеше турында беркайчан
Гайбәт сүзләр таратма.
Гайбәт – агудан да хәтәр,
Бәбкәм, шуны онытма!

Фәридә Җәмилева, Исәнбай авылы

 

Апрель иртәсе

Канат җәйгән аккошлар күк
Йөзә елга бозлары.
Су буеннан күзәтәләр
Сылу каен кызлары.

Миңа карап әй елмая
Нурлы апрель иртәсе.
Кочагыма иркәләнеп
Иңә нурлар көлтәсе.

Шул нурларны колачлыйм да
Киләм синең каршыңа.
Мин ашыгам, мине узып,
Кар сулары ашыга.

Йөгерешә көмеш сулар,
Уңар минем юлларым.
Кулларыңның җылысыннан
Яна минем кулларым.

Сафа Фаррахов, Можга шәһәре