Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №16 (1054)
18.04.2013

Әдәби сәхифә №16 (1054)

Кыр казлары

Казлар кайта…

Туган якларыма,

Сагыныплар кайта казларым.

Язлар җитсә, түзәр чама калмый,

Таралалар күңел назларым.

 

Кыр казына диеп сәлам әйттем,

Тик сәламем китте еракка.

Кыр казлары очкан вакытларда

Ах, авыр соң хисле йөрәккә.

 

Сәламемне газиз авылыма

Тапшырсагыз иде һавадан.

Сезнең арттан үкси-үкси елап,

Чабармын күк мин дә даладан.

 

Кыр казлары кайткан вакытларда

Моң-хис белән тула бу күңел.

Туган якка кайту намус эше,

Йөрәккәем һич тә таш түгел.

 

Физәлия Яппарова, Яр Чаллы-Мәдъяр

 

Оҗмахлар

Чит илләрнең комнарында кызыналар,

Кемдер корган оҗмахларга кызыгалар.

Байлар йөри, без алардан киммени, дип,

Эшләп тапкан тиеннәрен туздыралар.

 

Гомеркәйләр сизелми дә үтә китә,

Үз ягыңның һавасына ниләр җитә?

Бездән алда бабакайлар йөз яшәгән

Үз җирендә язмышларын көтә-көтә.

 

Эшләп арыган буыннарга дәва кирәк,

Күп вакытта без үзебез сәеррәк.

Кемдер корган оҗмахларга табынганчы,

Үз ягыңны оҗмах итү хәерлерәк.

 

Чыңгыз Мусин, Мордывый авылы

 

Әтиемне сагынам

Җәйгә чыксам, күңелемдә

Хатирәләр яңара.

Ак чәчәкле болыннарда

Җиләк җыя кыз бала.

 

Без дә әти белән бергә

Җиләкләр җыя идек.

Һәм җиләкле чәйләр эчеп,

Какларын коя идек.

 

“Кызларым – йолдызларым”, — дип

Эндәшә идең безгә.

Җир җиләкләрен җыйганда,

Кайнар яшь килә күзгә.

 

Син йөргән шул болыннарда

Оныгың белән йөрдек.

Гармун тотып кулларыңа

Килеп чыгарсың кебек.

 

Сине сагынып җырлар җырлыйм,

Моңнарың күчкән миңа.

Тормыш яме бирдең, әти,

Мең рәхмәтле мин сиңа!..

 

Миңлегөл Гәрәева, Кырынды авылы

 

Балама

Дөньяда иң бай кеше идем

Балам исән чагында.

Йөзә идем рәхәтләнеп,

Бәхетнең кочагында.

 

Бакча казый идек икәү,

Инде терәксез калдым.

Чирәм-кәсләр кисә торган

Тимер көрәксез калдым.

 

Яшь каплады ике битем,

Агып иңемә төшә.

Иркәләп сөйгән чакларым,

Балам исемә төшә.

 

Аланнарда ачы балан,

Кабам да уйга калам.

Балан җимешләре тотып,

Кабереңә киләм, балам.

 

“Тимергүзәл!” – диләр иде,

Тимер идем, гүзәл дә.

Кайгы кайчылары кисте

Инде ничек түзәргә?

 

“Тимергүзәл, түз!” —  димен дә,

Сөяләм кушкаенга.

Бала кайгысы беркемнең

Төшмәсен башкаена.

 

Тимергүзәл Гафурова, Ижау шәһәре

 

Кодагыйлар

Ике әби зарланалар

Берсен-берсе бүлдереп.

Автобустагы халыкны

Шаккаттырып, көлдереп.

 

Беренчесе китте сөйләп:

“Уңмадым мин киленнән.

Шундый ялкау, шундый шапшак,

Берни килми кулыннан.

Йортта булган бөтен сүзне

Кешеләргә тарата.

Күп йокларга, күп ашарга,

Аз эшләргә ярата”.

 

Икенчесе сүзгә күчте:

“Барам кызым янына.

Бик иртә кияүгә чыкты,

Ни хәлдә икән анда?

Тора бит ул бәбекәем

Каенана белән бергә.

Усал каенана кызымны

Кертмәсен, дим, кабергә.

Усал булса, тип тә ек, дип,

Кызымны котыртырга,

Өйрәтермен кодагыйны

Акылга утыртырга”.

 

Җитешмәделәр сорарга

Бер-берсенең исемен.

Икесе дә килеп ачты

Бер үк өйнең ишеген.

 

Менә шулай таныштылар

Кодагыйлар серләшеп.

Моң-зарларын дәвам итеп,

Чәй эчтеләр гөрләшеп.

 

Зөһрә Камалиева, Ижау шәһәре