Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №15 (1053)
5.04.2013

Әдәби сәхифә №15 (1053)

Бозлар китә, ак болытлар күктә,

Яшел үлән шыта үзәнлектә.

Рәхмәт сиңа, газиз туган җирем,

Бүләк иткән шушы гүзәллеккә.

 

Ринат Батталов

 

Яз кошлары кайтып килә

Яз кошлары кайтып килә,

Төркемнәре почмак-почмак.

Сөйләшәләр куанышып:

“Туган яклар — оҗмах, оҗмах!”

 

Илләр гизгән кошкайларның

Канатлары каурый-каурый.

Киткән кошлар кире кайта,

Язлар саен сайрый-сайрый.

 

Язны алып, кошлар кайта,

Төркемнәре почмак-почмак.

Яз, шатлыктан, умырзая

Бүләк итә кочак-кочак.

Әлфирә Фәтхетдинова

 

Заман адымы

Ил агалары сүзенә колак сал син,

Алар башкарган эшләрдән үрнәк ал син!

 

Алар әйткән: “Заманыңнан артта калма,

Вакытны узып китәм дип, гөнаһ алма!”

 

Язылмаган кануны бар яшәешнең,

Акыл ачкан тәртибе бар һәрбер эшнең.

 

Ялкауланып заманыңнан артта калсаң,

Дус-туганны тыңламыйча каһәр алсаң,

Язмышның бәла-казасы куып җитәр,

Заманның авыр арбасы таптап китәр.

 

Нык тырышсаң, заманны узып китәм, дип,

Җир җәннәтенә алдан барып җитәм, дип.

Юлда бәла-казаны куып җитәрсең,

Җәһәннәмнең җимешен авыз итәрсең.

 

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре

 

Син юклык

Болытлар да күз яшьләрен

Кирәк җиргә генә илтеп коя.

Күңелем тулып түгелергә тора

Син юклыкны тоя,тоя, тоя.

Арыдым мин, күпме түзеп була?!

Билгесезлек — алда, янда — кыя.

Кыяларга менсәм, болыт булсам,

Кайнар күз яшьләрем

Тамар иде йөзләреңә…

Тик нәрсәдер тыя.

 

Юк, мин җирдә үксеп ята алмыйм,

Хыял канатлары үсеп тора.

Алда – гомер, шатлык-сөенечләр,

Очар биеклекләр көтеп тора.

Ә шулай да…

Күкне төпсез, диләр,

Күңел тирәнрәктер.

Югалтуның бар ачысы,

Ташкыннардай кайнап торган хисләр —

Сагыну, сабыр өмет — бар да сыя.

 

Фәридә Айдарова, Әгерҗе шәһәре

 

Өмет

Фани дөньяда яшимен,

Бормалы юллар үтәм.

Ни күрсәм дә, кичерсәм дә,

Яхшылык өмет итәм.

 

Өмет мине алга өнди,

Ул — терәк, таянычым.

Һәр эшемдә, гамәлемдә

Шатлыгым, куанычым.

 

Таңнар ата алсуланып,

Көнем үтә нурланып.

Гомер йомгагымны сүтәм

Ак бәхеткә уралып.

 

Өмет керсез күңелемнең

Нечкә кылларын чиртә.

Шуңа йөзем нурлы минем,

Елмаямын кич, иртә.

Өметемне алга этәм,

Боекмый гомер итәм.

Ходай боерса, быел

Туксан яшемә җитәм.

 

Өметләрем чынга аша,

Чын  юраган юш килә.

Бер бирелгән бу гомердә

Яшәп калмаска нигә?!

 

Минем теләк сиңа шундый:

Юраганың юш булсын!

Өмет белән яшә җирдә,

Курыкканың буш булсын!

 

Шиһабетдин Садыйков, Ижау шәһәре

 

Хәмер сөреме

Хәмер сөременә керде

Бик күп егет, ир-атлар.

Вөҗдансызлык хөкем сөрә —

Сабыйларны кем яклар?

 

Кайбер хатын-кызлар хәтта

Ирләрне уздыралар.

Баласын да ашатмыйча

Хәмергә туздыралар.

 

Хәмер сөременнән күпме

Гомер өзелә, сына.

Әй, кеше, кая барасың,

Нәрсә булды соң сиңа?

 

Хәмер сөреме каплады,

Болгатты бар дөньясын.

Таратырга шул сөремне

Табасы иде чарасын.

 

Саҗидә Аширова, Ижау шәһәре