Әдәби сәхифә №15 (1001)
Еремей бабай сәгате
(уены-чыны бергә)
Кичке ашны ашап, инде уңайлы гына диванда урнашкан иде Камил. Менә хәзер аның маршал Жуков турында яраткан сериалы башланачак. Шулчак ишектә кыңгырау зеңгелдәде. «Кем инде шулай соң йөри икән?» – дип ризасызлык белдереп, ишек янына килде Камил. Ишек төбендә яшүсмер күрше малае Саша басып тора иде. Ул кабалана-кабалана:
— Беренче катта лифт янындагы эш кораллары саклана торган кечкенә бүлмәдә сәгать механизмы эшли. Террорчылык турында көн дә телевизордан күрсәтеп кенә торалар, бәла-каза килеп чыга күрмәсен, — дип аңлатып бирде.
Алар ашыга-ашыга беренче катка омтылдылар. Әйе, чынлап та бүлмәдә сәгать механизмы эшләгәне ишетелә иде. Ул гадәти сәгать кебек ритмик кабатланып кына тормый, ә йөргән тавышы кисәк-кисәк бик көчле келт-келт итеп ишетелә. Камил белән Саша бүлмә ишегендәге олы йозакны күреп тукталып калдылар, ача торган гына түгел. Камил кире фатирына күтәрелде. Беренче чиратта өй буенча өлкән җаваплы булган Вера Петровнага шалтыратырга кирәк, дигән фикергә килде ул. Хәлне аңлаткач, Вера Петровна ишек аркылы гына:
— Алачыкның ачкычы 17нче фатирда яшәүче дворник Еремей бабайда, — диде һәм елт кына ишекне япты.
Вера Петровнаның бик иренеп кенә, кырыс сөйләшүенә җене купты Камилнең. Тегене шәп кенә «өшкереп» алды. Хәрби кеше буларак хәлнең җитди икәнен аңлаткач, ниһаять, «өлкән» түтәй дворникны үзе чакырырга булды. Камил үзе зур оперативлык күрсәтеп, район буенча полиция бүлегенә шалтыратты. Күп вакыт үтмәде полиция машинасы ишек алдына килеп тә туктады. Камил алар янына ашыкты. Шулчак дворник Еремей бабай белән Вера Петровна да килеп җиттеләр һәм полиция хезмәткәрләре белән бергә ишекне ачтылар. Бүлмәгә керүгә өстәл өстендә ялтырап торган яңа сәгать келт-келт итеп эшләп тора иде. Шул вакытта Еремей бабай үзен гаепле санап:
— Узган атнада бу сәгатьне 75 яшем уңаеннан торак-коммуналь оешмасыннан бүләк итеп миңа үзегез тапшырган идегез бит, — диде ул Вера Петровнага карап. – Каты тавыш белән келт-келт итә, йокларга барыбызны да изалый. Бүләкне чыгарып ташлап булмый бит инде, шунлыктан бүген эш кораллары саклый торган бүлмәгә китереп куйган идем ләбаса, — дип өстәде Еремей бабай.
Гөлүсә Гыйбадуллина, Ижау шәһәре
Уйлар уйнавы…
* Җаның сыкраган чакларда күз яшеңне күрсәтмә, кызганучылар арасында сөенүчеләр дә булыр.
* Елап, теләгенә сабыйлар гына ирешә.
* Тормышка ашмаслыгын күреп тә, һаман хыялланып яшәү җиңел түгел.
* «Яшәү» сүзе, әллә чыннан да күз яше сүзеннән алынды микән?
* «Картаям!» — дип, гел борчылып яшәсәң, тизрәк картаерсың.
* «Мин!» — дип, башны өскә чөеп йөрү, сөрлегеп егылуга сәбәп була.
Габдулла Галиев, Кырынды авылы
Юбилейдан тәэссорат
Кеше идемме – кичкәндә
Дөнья шавын-давылын?
Зур сорауга җавап бирде
Туган-үскән авылым…
Бу ел (2012) – шәхсән минем өчен, узган тормышыма әйләнеп карап, ниндидер нәтиҗәләр чыгару елы. Ни әйтсәң дә, 75 яшь тутыру – уен эш түгел, ә җитди мәсьәлә.
Иҗатыма карата әйтелгән җылы сүзләре өчен Удмуртиядә яшәүче барча милләтпәрвәр дусларыма йөрәгемнән ургып чыккан рәхмәт хисләремне җиткерәсем килә. Газета, радио, ТВда эшләүче журналистларыбызга мең рәхмәт! Мәдәният көннәрендә зурлау тантанасы (триумф) оештыручыларга дулкынланып һәм тезләнеп башымны иям. Газета укучыларыбыз һәм телевидение тамашачылары әйтеп үтелгән гамәлләрнең шаһитлары булдылар…
Йа, Хода! Могҗизалар театрының дәвамын миңа, Удмуртиядәге соңгы тантанадан соң нәкъ бер ай узган көнне, ягъни, 24 мартта туган авылым Биектауда (Татарстан, Балык Бистәсе районы) тамаша кылырга насыйп булды. Авылдашларымның үз шагыйренә багышланган бәйрәменә кайттым. Аллаһыга шөкер, милли, ватани, дини шигърият үлмәячәк, дигән фикерем күңелемә тирән уелды. Газиз авылдашларым шигырьләремне укыдылар, җырларымны башкардылар. Миңа мөнәсәбәтле мәдхияләр, язылган шигырьләр күп яңгырады. Гүзәлия Гарипова язган шигырь — шуларның берсе.
(Ибраһим Биектаулыга)
Тудың, шагыйрь, гүзәл җиребездә,
Илһамланып кердең йөрәккә.
Синең йөрәгеңнән күпме моңнар
Шытып чыкты безгә бүләккә.
«Кечек Чаллың» — гүзәл Биектауның
Үтеп керде халкы теленә.
Иҗатыңның бик тә күп өлешен
Багышладың туган җиреңә.
Телең үткен, сүзең очлы синең,
Каләмең дә үткен кылычтай.
Тоя белдең җирдә матурлыкны,
Бер гөнаһсыз нәни сабыйдай.
Үстең, талант, туган җиребездә,
Киләчәккә өстәп матурлык,
Йөрәгеңнән шыткан җырларыңнан
Гөлчәчәкле бакча салырлык.
Аерса да язмыш туган җирдән,
Хезмәт иттең сөйгән халкыңа.
Туган җиргә булган мәхәббәтең
Җырларыңда синең чагыла.
Туган җирдән ерак яшәсәң дә,
Күңелебездә мәңге каласың.
Кем сагынмас, кем юксынмас икән
Халкыбызның моңлы баласын.
«Чишмә юлы», «Тургай» шигырьләрең
Яңгырарлар гомер буена.
Озын гомер, саулык-сәламәтлек,
Бәхет телим иҗат юлыңа!
Ибраһим Биектаулы, Ижау шәһәре
Чиксез юллар сиңа, «Яңарыш»!
Тарихи сан кулда – бер меңенче,
«Яңарыш»ның гомер баскычы.
Тапшырды ул яшәү дәверендә
Бик күпләргә иҗат ачкычы.
Халык арасына юл алды да
Татар, башкортларын барлады.
Кыйбласы булды – берләштерү!
Гел сәфәрдә йөрде – армады.
Яше-карты аңа хәбәр сала,
Чөнки белә урын аласын.
«Яңарыш»ның язмалары аша
Дус-кардәшен эзләп табасын.
Хатирәләр аша өлкәннәрнең
Яшь буынга бирә сабагын.
Программалар, котлауларың белән
Тулы чыга урта табагың.
Көтеп ала атна саен барсы –
Һәркайсының синдә үз бите.
Мәктәп коллективы, урта буын,
Әбиләр дә якын, үз итте.
Редколлегия әгъзаларын әллә
Вак иләктән сөзеп аласың.
Яхшылыгың аша үз яныңа
Гомерлеккә бәйләп каласың.
Иҗат хезмәтенең чикләре юк,
Зур уңышлар телим, «Яңарыш»!
Үз халкыңа якты маяк булып
Торчы, дустым, гел дә яңарып!/p>
Әмир Хәсәнов, Кичкетаң авылы
Чишмә
Безнең посадка артында
Челтерәп ага чишмә.
Яшьлек хатирәләремне,
Серемне аңа чишәм.
Җәй дә яшел, кыш та яшел
Чыршылар үсә анда.
Тибрәтә кошлар күңелне,
Илһам уяна җанда.
Чыршылар чыршы телендә
Ак бәхет тели кебек.
Челтер-челтер аккан тавыш
Нәкъ туган телем кебек!
Гөлсинәр Шакирова, Ижау шәһәре