Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №14 (1052)
5.04.2013

Әдәби сәхифә №14 (1052)

Авылыма

Авылыма бер кайтырга, диеп,

Хыялланып уза көннәрем.

Төшләремдә күреп уянам да

Уйлап ятам кайчак төннәрем.

 

Иптәшләрем белән юнәләмен

Су керергә күпер буена.

Үткән хатирәләр аша, гүя,

Яшьлек дуслар анда коена.

 

Шау-гөр килгән мәктәп бүлмәләрен

Әл дә йөрим сыман иң-буйлап.

Тәрәз борысына уеп язган,

Язуларны утырам мин уйлап.

 

Тәүге сөю, хисләр ташкынының

Авылымда иде юлбашы.

Мөлаем һәм горур шул егетнең

Ничек булды икән язмышы?

 

Узган гомер аккан сулар кебек,

Күпме тойгы баштан узылган.

Авылыма булган мәхәббәтем

Гомер җебе булып сузылган.

 

Илмира Нуриева, Салагыш авылы

 

Сукаланган җир башы

Ике ызан кара-каршы,

Сукаланган җир башы.

Буе җитмәгән үрләргә

Ник үрелә ир башы?

 

Гөлчәчәкле болыннарым,

Кырларым, урманнарым.

Тауларга карап ымсындым,

Тик таулар булалмадым.

 

Тауларга меналмадым шул,

Даннарга уралмадым.

Милләтемнең иң сөекле

Тукае булалмадым.

 

Нигәдер асыл затларга

Якташ була алмадым.

Зәңгәр күзле, үткен сүзле

Такташ була алмадым.

 

Ул затларга тиң булырлык

Кая инде мәртәбәң?

Алар туган башка заттан,

Ә мин башка әнкәдән.

 

Бераз гына шигырь сырлыйм,

Башка нәрсә майтарам?

Мин фәкать иҗат үренең

Итәгендә чайкалам.

 

Җир әнкәнең кочагында

Минем гүзәл аймагым.

Мин ошбу серле тормышның

Казанында кайнадым.

Тик шулай да ызаннарда

Сихри иҗат мәйданым.

 

Яңгырлары булмаганга,

Игеннәрем уңмаган.

Сукаланган җир башында

Боргалан да боргалан.

 

Юлларда да югалмадым,

Иҗатта уңалмадым.

Мин фәкать үземнән гайре

Беркем дә булалмамын.

 

Чыңгыз Мусин, Мордывый авылы

 

Кем гаепле?

Әйберләргә бәя арта,

Кешеләр очсызлана.

Әле анда, әле монда

Үтерелә кыз бала.

 

Бер гөнаһсыз сабыйларның

Ник кыела җаннары?

Үтереш, сую, көчләүнең

Булырмы бер азагы?

 

Күктән сәер ташлар ява,

Җирдә көн дә – кыямәт.

Бер-берсенә атышалар —

Мулла, имам, хәзрәт.

 

Кесәләрен калынайта

Күп урында  күп түрә.

Һәр көнне тиенен санамый,

Миллиардлап кына түгә.

 

Ил сакларга тиеш корал

Сатырга  килешенә.

Кул сузган берәү авыру

Балалар өлешенә.

 

Берәү чүплектә казына,

Берәү читтә азына.

Табигатьнең үз кануны –

Кереп бара язына.

 

Тормыш кыйммәтләнгән саен

Кешеләр очсызлана.

Кем гаепле, үзебезме,

Әллә инде замана?!

 

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы

 

Яшьлек узмаган

Яшьлек узды, дигән уфтанулы

Уйлар уза кайчак тиз генә.

Юк, уфтанмыйк, җаным, бу тормышта

Бик күп булды матур мизгелләр.

 

Киереп ачык  бәхет капкабызны

Кайгы җиле килеп какмасын.

Безнең күзләр салкын тәрәз аша

Чит бер күккә карап бакмасын.

 

Син булганда, өй эчләре якты,

Сафлык ява, пакьлек коела.

Синең серле, киң һәм тирән караш

Йөрәгемә иңеп уела.

 

Гомерем буе сине сөйгән  йөрәк

Юк, тузмаган әле, тузмаган.

Бары еллар узган, яшьлегебез,

Юк, узмаган әле, узмаган.

 

Раил Разов, Ижау шәһәре

 

Онытмамын

Онытмамын сине беркайчан да,

Сиңа булган хисләр сүнмәгән.

Очрашырбыз тормыш сукмагында,

Гомерләр бит әле узмаган.

 

Бергә чаклар искә төшкән саен,

Йөрәк яралары сызлана.

Сине күргәч, күзләр яшьләнсә дә,

Инде мине башка кызганма!

 

Гүзәл Биктаһирова, Ижау шәһәре