Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №14 (1000)
8.04.2012

Әдәби сәхифә №14 (1000)

Мең саны – мең хәзинә

Ижауда «Яңарыш» барын
Һәр татар, башкорт белә.
Аның 1000нче санын
Кулга алдыгыз менә.

Милләткә хезмәт итә ул,
Һаман халык кулында.
Ике дистә елдан артык
Иман, хаклык юлында.

Эчтәлекле язмаларны
Укымыйдыр кем генә.
Адреналин күпме алган —
Кем чутлаган, кем белә?

Яшьләр, картлар укый аны,
Авыл халкы, эшчеләр.
Чын хакыйкатьне беләләр —
Шуның белән көчлеләр.

Тәүге биттә — чынбарлыклар,
Тантаналар, яралар.
Ил башлыгы алга куйган
Бик тә мөһим чаралар.

Икенче биттә — сәясәт,
Укуы аны рәхәт.
Ибраһим, Гыймран, башкалар
Язып торалар, рәхмәт.

«Дин һәм әхлак»та диниләр
Вәгазь-нәсыйхәт кора.
Намаз вакытларын халык
Һәрвакыт белеп тора.

«Белем һәм тәрбия» битендә
«Белегез!» — дия, дия.
Мәктәпләр турында яза
Закирова Рилия.

«Алтын йомгак»та балалар
Шигырь язалар тезеп.
Мәзәкләрен, әкиятләрен
Укымый булмый түзеп.

«Яшьлек адымы»н укыгач,
Яшәреп китә күңел.
Афәрин, Элмира, үзең дә
Яшьлек гөленә күмел.

«Мөслим» дә безгә кунакка
Һәр атна килеп тора.
Кемнең кайчан юбилее —
Анысын Ләйсәннән сора.

«Җылы сүз — җан азыгы» дип
Тели матур теләкләр.
Рәсемдә шат йөзләр күреп
Эреп китә йөрәкләр.

Гүзәл, Регина, Фәридә —
Һәркайсы эш остасы.
«Яңарыш»ның һәр санына
Көчен куя, кыскасы.

Хатлар укый Хәмидуллин,
Исеме булыр Рамил.
«Хатлар – тормыш көзгесе» шул,
Моңа иманым камил.

«Ижау – иҗат мәйданы»нда
Монда — язучы сүзе.
Бу битне беренче булып
Укыйм, шәхсән, мин үзем.

«Әдәби сәхифә» битендә
Шигырьләр күп басыла.
Тугыздан туксан яшькәчә —
Шигырь яза барысы да…

Повестьлар һәм хикәяләр
Бәетләр дә күп килә.
Үз әдипләребез яза бит
Бастырмаска ди нигә?

Рәсемнәр белән бизәгәч,
Тартып тора һәр саны.
Чын рәссам Әхәт Фаррахов
Бик оста ясый аны.

Редколлегия җыела
Дүшәмбе көнне иртән.
Закуан һәм Шиһабетдин
Килгәннәр инде күптән.

Күп эшләгән күп ялгыша,
Ләкин, ялгышып кара!
Дания Борһан һәр санны
Күзәтеп кенә бара.

Тир чыгаргач, ашыйсы да
Бик тә килеп тора ул.
Баш хисапчыбыз Раилә
Юмарт, сузып тора кул.

Миһербанлык, рәхим-шәфкать
Хөкем сөрә сафларда.
Иншаллаһ, мондый мохитне
Рәмзия бар сакларга.

Бер алманы бишкә бүлеп,
Җырдагыча яшибез.
Эшкә бик җаваплы карый
Өлкәнебез, яшебез.

«Яңарыш»ка языл, укы,
Дусларыңа да тарат.
Башкалар да яздырырлар,
Синең үрнәккә карап.

Яңарып яшик, туганнар,
«Яңарыш» безгә кирәк.
Газетаны саклыйк, дуслар,
Йөрәкләр белән терәп!

Мең акыл, хезмәт куелган
Һәр битенә, сүзенә.
Шуңа күрә «Яңарыш»ның
Мең саны — мең хәзинә!

Ринат Батталов

 

Меңенче саның белән!

«Яңарыш»ны котлыйм әле
Меңенче саны белән.
Кайнар йөрәгем түреннән
Бер бүләк булсын миннән.

Ул — минем зур ярдәмчем дә,
Милләт өчен көрәшчем.
Егерме бер ел буена
Якын дустым, киңәшчем.

Рухлану, илһам уянды,
Хиссият артты җанда.
Илаһи сөенәм күреп,
Шигырьләрем мин анда.

Дүрт китабым дөнья күрде,
Яратып укый кеше.
Чыгаруда бик күп булды
«Яңарыш»ның өлеше.

Рәхмәтлемен «Яңарыш»ка,
Зурлыймын, хөрмәт итәм.
Егерме бер ел буена
Милләткә хезмәт итә.

Газиз ана телебезне
Саклый күз карасыдай.
Шигъри телдә сайрашабыз
Сандугач баласыдай.

«Яңарыш»ны халык укый,
Ярата, хөрмәт итә.
Биш меңләп укучысы
Өйгә килгәнен көтә.

«Яңарыш»ка изге теләк,
Юлларына ак келәм.
Чын күңелемнән котлыйм
Меңенче саның белән!

Шиһабетдин Садыйков, Ижау шәһәре

 

Яңарышка — яңа җыр

Сез  килегез, якын дуслар,
Бездә иҗат бәйрәме!
Күңелләрдә – татар моңы,
Кулда – чәчәк бәйләме.

Туган көнең котлы булсын,
Котлы булсын, Яңарыш!
Газиз халкым бәйрәм итә
Ижауда — милли балкыш.

Меңенче сан дөнья күргән —
Без бердәм һәм бергә ич!
Бергә булыйк, бергә калыйк,
Бердәмлектә — безнең көч!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы