Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №13 (999)
31.03.2012

Әдәби сәхифә №13 (999)

Дүртьюллыклар

Яшәргә! Яшәргә! Яшәргә!
Кайгыга, бәлагә үч итеп!
Эрегән бозда да эз калсын!
Өлгер бул һәркайда, һәрвакыт!

***

Куркаклардан әрдәнәләр өя
Кояш сүнү, компас юклыгы…
Батырларны йолдызларга чөя
Илне сөю, Иман ныклыгы…

***

Яхшы вә Яман ярала
Ана карынында – хак.
Бер анадан дөнья күрә
Ике җан: даһи, ахмак…

***

«Дөнья серен беләм!» — дияр
Көфер сүзле берәр кяфер.
Шиксез ялган… Чын хакыйкать  —
Син киячәк күлмәк-кәфен…

***

Күшеккән кошчыкны кулга ал,
Кызганма йөрәгең сулышын…
Күңелеңдә яралган үсенте
Чәчәккә күмелер, күрерсең!..

Ибраһим Биектаулы, Ижау шәһәре

 

Соң димә

Соң димә. Соң түгелдер, бәлкем…
Корылган пәрдә-ятьмәдән
Котылып мәңгегә, язмышны җиңәргә,
Хисләнеп алырга янәдән.

Соң димә. Соң түгелдер бер дә,
Үзең дә тоясың, яшермә!
Соң булса, оныттыр-онытыл,
Көз белән кавыштыр гомергә.

Соң булса, кирәкми язларың,
Җәйләреңне дә ал үзеңә,
Бәсле керфекләрем аша гына
Багам парлы чана эзенә…

Соң димә. Соң түгелдер бер дә,
Көзләр дә бит мәңге килмәгән.
Соң түгелдер әле иңгә иң куешып
Уянырга язгы иртәдә…

Альбина Гайнуллина, Кырынды-Казан