Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №13 (1051)
22.03.2013

Әдәби сәхифә №13 (1051)

Умырзая

Умырзая — язның горурлыгы,

Кар астыннан башын калкыта.

Нәфислеге белән таң калдыра,

Тугайларны бизи, балкыта.

 

Каеннарга басып кошлар сайрый,

Урман уяна, тугай яшәрә.

Умырзая  багып таң каласың,

Көч аласың сөеп яшәргә.

 

Урман аланнары чәчәккә бай,

Җәйдә чәчәк атмый калмаслар.

Ләкин алар умырзая кебек,

Көтеп алган, назлы булмаслар.

 

Гөлсинә Фәсхетдинова, Чайковский шәһәре

 

Йолдыз кагам күңел тәрәзәмә

Караларын ертып караңгының

Күңел тәрәзәмә йолдыз кагам,

Өмет җуйган хыял канатыдай

Җилдә тибрәлә кебек  буш таган.

 

Башы да юк, азагы да ерак,

Кулларымда юлның нәкъ уртасы.

Нишләп калдым соң әле мин туктап,

Юыртасы да бит, юыртасы?!

 

Дөреслеккә абынган күңелем

Гаделлекне әл дә йөри эзләп,

Вакыт кына тынгы бирми һаман,

Ашыктыра: тизрәк, әйдә, тизрәк.

 

Кемдер ярган туры кыек кебек,

Юл да түгел, тар буразна гына.

Юыртасы да бит, юыртасы,

Ләкин никтер аяк тартмый шуңа.

 

Караларын  ертып караңгының

Йолдыз кагам күңел тәрәзәмә.

Ашыктырма вакыт, ашыктырма,

Кабаланма әле, өзгәләмә.

 

Таганнарда бер атыныйм әле,

Җилләр кебек, ирек  коча-коча.

Кулларымдагы юл уртасына

Хәзер җиһан да тоташып оча.

***

Мин ышанмыйм сиңа.

Гаҗәпме шул!

Сөенер идеңме ышансам,

Табынсам сиңа,

Тартылсам сиңа,

Ялганыңнан әгәр алдансам,

Сөенер идеңме?

 

Мин ышанмыйм сиңа.

Җитмиме шул!

Гаделлек атлы бер ятимне

Каксаң да күпме,

Суксаң да күпме,

Аямый үзеңне, көчеңне,

Җиңелер дисеңме?

 

Мин ышанмыйм сиңа.

Гаепме шул!

Бәхетсез иттемме үзеңне,

Ялганнан туеп,

Ялгыштан тыеп,

Дөреслеккә ачып күзеңне?!

Бәхетсез иттемме…

 

Альбина Гайнуллина, Казан шәһәре

 

Ипи кадере

Ипи кадерен белеп үстем,

Ипидә булды күзем.

Әнкәй кайчак әйтер иде:

“Улым, бераз бул түзем!”

 

Күәс төбе – ачы камыр,

Арыш оны өстәлә.

Бәрәңгене кыргыч белән

Кырам агач өстәлдә.

 

Әнкәем сала күәскә

Крахмалның барлыгын,

Аннан куша кырдан җыйган

Алабута орлыгын.

 

Ипикәй мичтән чыкканда

Тарала өйгә исе.

Җанны биләп ала зурлау,

Ипигә хөрмәт хисе.

 

Каһәр сугыш җуйды безнең

Ипине, балачакны.

Ач һәм ятим үскәнгәдер

Ипигә булдым сакчыл.

 

Күкрәгемә терәп кисәм

Хәзер ап-ак  икмәкне.

Ошбу  байлыкларга бары

Шөкерана итмәкле.

 

Шөкер итеп ипи кисәм:

Дус, туганнар, ашагыз!

Илгә иминлек теләгез,

Кулга ипи алсагыз!

 

Сафа Фаррахов, Можга шәһәре

 

Матурлык

Зәңгәр күккә карыйм. Биеклектә

Йолдыз эзлим үзем күзләрлек.

Нинди матур, якты безнең төбәк –

Башка төсләр, башка гүзәллек.

 

Әйтерсең лә бер кул бармаклары —

Җәелеп ага инеш, елгалар.

Ак болытлар язгы нурга төренеп,

Якты өмет белән агалар.

 

Нурлар уйный болыт сыртларында,

Җилләр җиргә нидер сөйлиләр.

Нурлар гүя күңел кылларыннан,

Саф хисләрдән бәллү көйлиләр.

 

Җир ананың язгы сулышыннан

Гүзәллеккә кеше табына.

Шушы матурлыктан керсез  җаным

Ак ефәктәй җилдә кагына.

 

Зөһрә Камалиева, Ижау шәһәре

 

Ир-егеткә

И егеткәй, сүлпәнсең шул,

Ятып тормый эшкә кул.

Утлы күмер кебек кызу,

Кырмыскадай тырыш бул.

 

Әйткән сүзең туры булсын,

Ярып керсен йөрәккә.

Җитез кәлтәдәй өлгер бул,

Үзем шундый теләктә.

 

Яхшы теләк – ярты бәхет,

Өлкәннәрдән бер үгет:

Күп яшәгән – күпне белгән,

Үпкәләмә, ир-егет.

 

Шамил Яхин, Сарапул шәһәре

 

Авылым мәзәкләре

Крокодилга охшаш…

Асия апаның улы Сәлим, күрше рус авылы Покровкадан рус кызын, үз итеп, кәләшлеккә алды. Якын тирәдә татар-башкорт авыллары күп булгач, җан кисәге безнеңчә — татар-башкортча оста сөйләшә. Сәлим, башка телдә түгел, үзенең туган телендә дә күп сөйләшә торган кеше түгел. Шулай да матур итеп яшәп киттеләр, малайлары туды, Аркадий дип исем куштылар. Асия апа сөенечен яшерә алмый, һәр очраган кешегә:

— Малайның улы туды, мин дә оныклы булдым, — дип сөйли.

— Нинди исем куштыгыз соң? – дип сорый аннан авылдашы Хәлимә апа.

— Һмм… Исемен онытып торам, Рәйханга якын, крокодилга да охшаш, — дип, оныгының исемен исенә төшерә алмый аптырый ул. Күзләрен чекерәйтеп шактый вакыт торганнан соң:

— Ә, юк ! Исемә төште: Аркадий! — ди Асия апа сөенечле тавыш белән.

 

Генералга чыксаммы?!

Күршебездә Лотфулла бабай белән Хәят әби яшәделәр. Бер-беренә: “Җаным!”, “Йөрәгем!”, “Алтыным!” — дип кенә дәштеләр. Шулай да сирәк-мирәк алар белән дә кызык хәлләр булгалады.

Бервакыт ат арбасына утырып урманга утынга баралар болар. Гел яхшы кәеф булып тормый бит инде, Хәят әбинең кәефе начар, үпкәләп бара. Лотфуллага:

— Шушы матурлыгым, уңганлыгым белән генералга кияүгә чыгарлыгым бар иде, “Волга”га  гына утырып йөрерлек көемә, ат арбасына утырып йөр инде, — ди.

Лотфулла бабай тыныч кына тыңлаганнан соң:

— Әй, алтыным, сиңа кайда инде ул генерал, минем пиджактагы өч төймәнең берсен дә атналар буе тагып бирә алмыйсың. Ә менә генерал мундирындагы 12 төймәне ничек тагар идең. Аннан генерал минем кебек биш түгел бер генә тапкыр әйтер иде. Вә-ә-т!

Бу сөйләшүдән соң Хәят әби «генерал» сүзен бер дә әйтми.

 

Үрдәк урынына унты

Без бәләкәй чакларда, яз көне, авыллар буйлап инкубатор чебешләре сатып йөриләр иде. Шул чорда Үзбәкстаннан туганнарыбыз кунакка кайтып төште. Радик, Рамил исемле малайлары белән урамнан да кайтып кермибез, төрле уеннар уйнап вакыт уздырабыз. Әни безне:

— Әгәр урамда  чебешләр сатып йөргәнне күрсәгез, миңа әйтегез, алар бер авылда озак тормыйлар, — дип кисәтеп куйды.

Без качышлы уйныйбыз. Шул вакытта Рамил урамнан тавыш ишетеп:   — Утки привезли, утки саталар, — диде. Тиз генә әнкәйгә кайтып әйттек. Ул тартмалар алып магазин ягына ашыкты. Без дә әни белән бергә урамда очраган бер кешегә әйтә-әйтә барабыз. Барып җитсәк, утки түгел, унты саталар икән. Сатучы:

— Очсызга гына сатам, алыгыз, — дип тора. Без аптырашта калдык. Рамилгә дә ачуланып булмый, Ташкент малае каян белсен инде Себердә кия торган унты дигән аяк киемен. Аңа унты, утки булып ишетелгән. Очрашканда бу хәлне әле дә булса көлешеп искә алабыз.

Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре