Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №12 (998)
24.03.2012

Әдәби сәхифә №12 (998)

Ипи кадере

Кулыма ипи телеме алсам, еш кына сугыш еллары исемә төшә. Ул еллар күпме сабыйларны ятим итте, бер телем ипигә тилмертте. Җиңү сәгате сукканнан соң да аның авыр нәтиҗәләре, югалту, кайгы-хәсрәт шаукымы байтак вакыт әле үзен сиздерде. Ул бүген дә онытылмый, җанны тырмап тора. 1948 елның август башларында үзем шаһит булган бер күренешне һаман да оныта алмыйм. Безне, бер эшелон 18 яшьлек малайларны, мәҗбүриләп Көнчыгыш Себергә ФЗОга җибәрделәр. Күзәтеп барабыз: бар җирдә җимереклек, картада гына исемнәре калган авыллар. Ачлык-ялангачлыктан исән калганнар кайда, ничек үзенә оя кору, җимерекләрне торгызу, тыныч тормыш башлап җибәрү белән мәшгуль.

Шулай бара торгач, поезд кечкенә генә бер станциягә килеп туктады. Вагоннардан төшәргә рөхсәт булмаганлыктан, без ачык ишектән генә тирә-юньне күзәтәбез. Шулвакыт әллә каян гына безнең вагон турысына 7-8 яшьлек сәләмә киемле, ак чырайлы, бик ябык бер малай килеп басты. Без кызыксынып, бер сүз дәшмичә генә, малайны күзәтәбез. Ул зур зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп безгә карады, аннан зәгыйфь, калтыранган тавышы белән: «Абыйлар, аз гына булса да ипиегез юкмы?» — диде. Сабыйның бу сүзләреннән мин эсселе-суыклы булып киттем. Көчсезләнгән, хәлсезләнгән кулларын миңа таба сузган кебек тоелды ул. Физик яктан берәр кимчелеге булганмы, әллә салкыннанмы, малайның сул кулы дер-дер килә, бармаклары бөкләнгән иде. Вакыт-вакыт искән көчле җилдән ул менә-менә егылыр кебек, ертык-тишек күлмәгеннән тәне ялтырап китә. Бу сабыйның калтыранып чыккан нечкә тавышы инде менә ничә еллар колагымда яңгырап, күңелне тетрәтеп тора.

Менә бит ул каһәр сугыш! Аның авыр шаукымы ерак Себер җирләренә дә барып җиткән. Мин бу малайга бер телем икмәгемне бирдем, аннан күз яшьләремне күрсәтмәскә тырышып, икенче якка борылдым. Сабыйның ипине ничек кабул итүен, уч төбенә кысып кына иреннәренә китерүен күреп, йөрәгем атылып чыгарга җитте. Аны кызгануымны, ул минутлардагы кичерешләремне күңелдән бернинди дулкын да юып алып китә алмас, мөгаен.

Башка станцияләрдә дә ипигә тилмерүчеләргә азмы-күпме үзебезнең паекларны бирдек. Күп еллар узса да, теге зәңгәр күзле, ак чырайлы малай һич тә хәтеремнән китми. Табынга утырган саен, авыру кыяфәте белән, кулларын сузган хәлдә  каршыма килеп баса кебек. Шушы сабыйны жәлләүдән җаным әрни, кызгану хисе күңелемне биләп ала. Бу хис миңа ипине тагын да олыларга, кадерен белергә  куша.

Сафа Фәррахов, Можга шәһәре

 

Кыш белән яз шаяра

Кыш белән яз шаяралар тышта,
Кышның килми әле китәсе.
Көмеш җепләр белән тәрәзләргә
Килә аның чигү чигәсе.

Бер җылытып ала, бер суытып,
Кыш белән яз шулай шаяра.
Күбәләктәй ак кар явып үтә,
Эреп юкка чыга кай ара.

Кыш теләми әле бирешергә,
Агачларны төрә ак карга.
Йомшак карлар өеп куя җиргә,
Салкын җилен өрә аларга.

Яз кояштан җылы нурлар алып,
Бар дөньяны коча иркәләп.
Яз кызының җылы сулышыннан
Кыш егете чигә әкренләп.

Кәүсәрия Нуруллина, Чайковский шәһәре

 

Апазым

Туган авыл Апазымның
Дүрт ягында бар чишмә.
Сагынып кайтсаң авылны,
Суларын эчми китмә.

Авылны икегә бүлеп
Ага Шушма елгасы.
Тирәсендә моңлы итеп
Сайрыйдыр сандугачы.

Җил-давылдан саклап тора
Биек Апаз таулары.
Парын эзләп кошлар сайрый,
Аткан чакта таңнары.

Хәтерлим мин бүгенгедәй
Казлар суга куганым.
Шундый матур авылымда
Бала чагым узганын.

Болыннарда чәчәк эзләп,
Печән таптап йөргәнем.
Ап-ак ромашкалар җыеп,
Такыялар үргәнем.

Кайтам барысын сагынып,
Басар өчен сагышым.
Туктамасын ярты юлда
Минем гомер агышым.

Фәния Гыйззәтуллина, Можга шәһәре

 

Тормыш язы

Минем тормыш язда башлана:
Эреп аккач суык кар-капкач,
Җылы яктан кошларым кайткач.
Язлар гына бирә ташлама –
Һәрбер тормыш язда башлана.

Минем тормыш яздан башлана:
Җылы ләйсән яңгыры яугач,
Яшел бөре бүрттерсә агач.
Яз җылысы миңа ашлама –
Һәрбер үсеш яздан башлана.

Минем тормыш язын башлана:
Умырзая күзләрен ачкач,
Алып кояш нурыннан ачкыч.
Җир уяна, сулый Җир-ана –
Ул да шулай язын җанлана.

Күңел әллә кая ташлана –
Минем…
Тормыш язым башлана.

Рамил Хәмидуллин, Иж-Бубый авылы

 

Белмим

Чүп сүзләрдән төп фикерне сөзә белмим,
Усаллана торганнарны сөзә белмим,
Озын-озак сөйләүчене өзә белмим,
Үзем матур итеп сүзләр тезә белмим –
Кирәк чакта тешең кысып түзә бел, дим,
Чөнки үзем ярсу чакта түзә белдем.

Рамил Хәмидуллин, Иж-Бубый авылы

 

Дуслыгыбыз белән көчле без

Сәлам сиңа мәгърур Урал ягы,
Сәлам сиңа татар иленнән.
Сәлам сиңа Идел буйларыннан,
Бөек Тукай, Җәлил җиреннән.

Уртак безнең гүзәл Иж суыбыз,
Уртак безнең Чулман-Камабыз.
Ызандаш без удмурт дуслар белән,
Җир чәчәбез, ашлык урабыз.

Өзелмәсен дуслык җепләребез,
Ныгысыннар алар тагын да.
Көенсеннәр дошман, сөенсеннәр дуслар,
Бездә шундый дуслык барына.

«Зечбурч, уром!», «Исәнме, иптәш!» —
Бармы бер сүз, шуннан затлырак.
Ике республика пар йолдызлар кебек
Балкысыннар тагын да яктырак!

Габдулла Галиев, Кырынды авылы