Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №12 (1050)
22.03.2013

Әдәби сәхифә №12 (1050)

Кыңгырау гөл

Тәрәз төбемдә әниемнән калган ачык кызыл чәчәкле ике кыңгырау гөл үсә. Бу гөлләрне мин вакыт-вакыт яңартып торам. Алар элек  җәйләр буе шау чәчәктә утыралар иде, ә соңгы елларда, әллә ялгызлыгыма ишарә итеп, кечкенә кыңгырауга охшаган берәр генә чәчәк аталар: берсе сулуга икенчесе ал таҗларын ача. Гаҗәп:  гел шулай.

Ялгыз кыңгырау чәчәгенә карыйм да әниемнең җәен-кышын шау чәчәктә тәрәз төбен тутырып утырган гөлләре күз алдыма килә.  Махсус гөл савытларында үстерми иде бит элек авыл апалары гөлләрне, буяу савытларын, иске кәстрүлләрне буяп утырта иде. Ә әниемнең тәрәз төбендә әтием сырлап ясап биргән агач савытларны да хәтерлим әле мин. Рәхәтләнеп җәелеп иркенләп үскәннәрдер алар анда. Аларны әнием көрән төстәге керәч савытларга алмаштырды. Ходайның рәхмәте, гөлләре бу савытларны да яратты. Ядкәрем булсын диптер инде, әнием шушы савытларның икесен гөлләре белән миңа китерде. Ялгыз кыңгырау чәчәкләргә карап, әниемне искә төшерәм…

Тын гына яуган кар астында әкрен генә тәрәз төпләрендә  үскән гөлләрне күзәтеп, урам буйлап атлыйм. Бүген тәрәз төпләрендә ниндиләре генә үсми. Ә менә соңгы елларда бүлмә гөлләрен ясалмалар алмаштырды. Дөрес, бик матур алар, ләкин алардан табигыйлек, сафлык  урынына салкынлык бөркелеп тора. Гөлләргә су сибеп йөрүче ак яулыклы әби-апалар да бик сирәк күзгә чалына. Белмим, кыйммәтле пәрдәләрне күтәреп пычратудан куркамы алар, яисә тәрәзә төбе чүпләнүдәнме?!

Ут яктысында балкып утырган тәрәзәләргә өмет белән күз салам. Тәрәз төбен тутырып утырган гөлләр арасыннан әниемнең нурлы йөзен күрермен кебек…

Розалия Кәримова, Яңа Авыл авылы

 

Сәер төш

Кайчакта бик сәер төш күрәм:

Дөньяда  бернәрсә  калмаган —

Таркалган, эрегән, югалган,

Билгесез — мин кайчан яшәгән,

Бүгенгем — сүрелгән  вә сулган,

Җансүрәм  җир  йөзен тутырган,

Югыйсә,  тирә-юнь — чын бушлык,

Уртада —  шәп-шәрә  зур  чүлдә,

Моңаеп,  тын  калган бер  Кошчык…

 

Җиңеләеп, зураеп, елмаеп,

Язмышлар  эченә  мин керәм,

Чәчкәгә ирешкән  корт  сыман,

Селкенәм, җилкенәм, исерәм…

 

Мин — шәүлә, киемсез вә төссез,

Үтәли  үтәмен  Галәмне.

Шәүләне күрүче күренми,

Берүзем  тоямын  бәдәнне.

 

Тирләмим, өшемим, өшәнмим,

Изелмим  хәсрәттән, михнәттән,

Уятмый-өркетми  авазлар —

Утырам  гөмбәздә-түбәдә.

Алдымда — гаҗәеп  манзара!!!

 

Ибраһим Биектаулы, Ижау шәһәре

 

Уйларым

Тауларыма менеп бер сызгырсам,

Куркытмаммы очкан кошларны?

Сагышларга түзми өзгәләнәм,

Ничек чыгармын соң кышларны?

 

Тауның түбәләре болытларны

Көймә кебек яра, аралый.

Сагыш-моңга тулы йөрәк ничек

Түзсен икән янмый, арымый?

 

Баш очымда әй талпына бөркет,

Күтәрелә биек кыяга.

Ялгыз башым  моң һәм сагыш баса,

Ай-елларым үтә заяга.

 

Курай алып кулга мин уйныймын,

Кушыламын искән җилләргә.

Мәхәббәтем миңа дәшә кебек:

“Кайт, җаным, — дип, — туган илләргә?!”

***

 

Мәхәббәт тавына киләм дә

Чәчәк куям иелеп.

Өзелеп, өзелеп искә төшә

Яшәгән чак сөелеп.

 

“Вәгъдәгә тап төшермәм”, — дип,

Кулларым тауга сузам.

Тавым шаһит, сине сагынып,

Гомеркәйләр бит узган.

 

Рәкыя Шәрипова, Ижау шәһәре

 

Яшьлегем

Яшь чагында бар да сәер инде,

Бөтен нәрсә кызык тоела.

Чәчәк атарга да өлгермисең,

Ул чәчәкләр бик тиз коела.

 

Яшьлек еллар, сабый бала чаклар

Калды инде хәзер еракта.

Хисләр генә ялкын учак булып,

Сүрелмичә яна йөрәктә.

 

И яшьлегем, гүзәл яшьлек чагым,

Кайда калды, кайда югалды?

Парә  килеп хиссиятле йөрәк

Картлыгына инде юл алды.

 

Ходай кушып, имин картлык булсын,

Бар булганга  риза, канәгать.

Яшьлегемнән керәм картлыгыма

Канәгать йөз белән, җәмәгать.

 

Заһир Сәлахов, Сарапул шәһәре

 

Синнән миңа бик күп җылы кала

Синнән миңа бик күп җылы кала,

Миннән сиңа җылы бармы соң?

Юктыр, ахры, сизәм, бозлар булып,

Күз алларымда ук туңасың.

 

Бозлы ялкын була микән әллә? —

Җылыта кебек тә, туңдыра.

Плюс, минус – бергә кушып куйсаң,

Уңай-тискәрене тудыра.

 

Бозлы ялкыннар да туа шулай

Тискәре һәм уңай хисләрдән.

Кем бар икән, янып-көеп-туңып,

Бозлы ялкыннарга исергән?

 

Синнән миңа бик күп җылы кала,

Ә мин бирә алмыйм җылымны.

Белмим инде: җылы бирер өчен

Тискәреме соң мин, уңаймы?

 

Рәзилә Хәмидуллина, Иж-Бубый авылы

 

Туган авылым Камай

Бигрәк матур иде Камай,

Урамнары киң иде.

Әллә инде язмыш җиле,

Әллә яман күз тиде.

 

Шуңа язам бу юлларны —

Күп авыллар югалды.

Камай да юк, ул йөрәктә

Моңлы җыр булып калды.

 

Авыл урынында бушлык,

Алмалык та, чиялек.

Сагынудан сыкрап торам,

Чияләргә сөялеп.

 

Авыл елгасы буенда

Кошлар моңы — талларда.

Нигеземнең туфрагына

Ятып елыйм таңнарда.

 

Сәүдә Шәйдуллина, Әгерҗе шәһәре