Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №11 (997)
17.03.2012

Әдәби сәхифә №11 (997)

Гармун моңы

Үзәкләрне өзеп гармун уйный,
Мин мөкиббән гармун моңына.
Бу көйләрдә минем яшьлегем бар,
«Әй, гармунчы, килче яныма»

Киң урамны иңли гармун моңы,
Ач тәрәзәң, керсен өйләргә.
Татар моңы йөрәкләрне айкый,
Күңел җырлый шушы көйләргә.

Шулай дәртле итеп без яшь чакта
Сыздыралар иде туйларда.
Кичке уеннарда, аулак өйдә,
Әй, ул еллар китми уйлардан.

Гармун уйнап, җыр-биюләр белән
Сабантуйлар узды гөр килеп.
Урам әйләнгәндә яшь егетләр,
Яшьлек, сафлык калды бөркелеп.

Җилфердәде чиккән кулъяулыклар
Яшел гармун каешларында.
Җырлар, моңнар аша белдерде ул
Сабуллашу, сагышларын да.

Үзәкләрне өзеп гармун уйный,
Түзеп булмый, күзләр дымлана,
Хисләр ташый, күңел иләсләнә,
Илһамлана йөрәк, моңлана.

Күптән кичергән юк бу ләззәтне,
Гармун моңын күңел сагынган.
Бу илаһи көй күкрәп килә бугай
Безнең яшьлегебез ягыннан.

Яшь буынның гармун моңы белән
Йомшар микән шулай бәгыре?
Татар моңы, татар гармунының
Югалмасын даны, кадере!

Рәмзия Җиһангәрәева, Кичке Таң авылы

 

Мин гашыйк кыш

Җанга иңгән җылы, гамьле нур син,
Бер бизәк син – тәүге сөйгән яр.
Ерагайган саен гашыйк кыштан,
Салкыная бара яуган кар.

Әй, ул аклык, ак карлардай сафлык:
Төргән җанны мең кат бизәккә.
Еллар белән үрелеп, ул бизәктән
Сөю тамган күңел-үзәккә.

Күпме серләр, моңнар күмелгәндер,
Төне буе явар иде кар…
Хәтеремдә яши матур сурәт —
Мин гашыйк кыш. Анда сөйгән яр.

Фәридә Хафизова, Әгерҗе шәһәре

 

Төшләремә керде әткәй

Төшләремә никтер әнкәй түгел,
Әткәй керде бүген яратып.
Әллә ничек сөеп карады да
Чәчләремне куйды таратып.

Әткәемнең моңлы күзләрендә
Күрдем ул чак еллар сагышын…
Бүген — колагымда: «Кызым!» — диеп,
Миңа дәшкән йомшак тавышы.

Мин сискәнеп, күзләремне ачтым,
Акты-китте яшьләр битемнән.
Авылымны кайчак онытсам да,
Әткәй тавышы чыкмый исемнән.

Күңел тулы җылы хисләр белән
Ярсып тибә кайнар йөрәгем.
Еллар узган саен ныграк тоям
Ата назы җанга кирәген.

Җәмгыя Исламова, Ижау шәһәре

 

Өмет

Өмет белән яшимен мин,
Яшәп тә булмый ансыз.
«Өметсез – шайтан», — ди халык,
Өметсез кеше – аңсыз.

Кояш иркәли чәчемнән
Сөйгәнем кулы кебек.
Өмет белән яшәгәнгә
Бәхетем тулы кебек.

Өметсезлеккә бирелү,
Өмет өзү — халәт ул.
Киләчәккә өмет баглау —
Бик тә күркәм гадәт ул.

Өмет белән яшимен мин,
Килә биек менәсе.
Баш бармагымны күрсәтәм,
Тормыш гөрли, янәсе.

Венер Садыйков, Ижау шәһәре

 

Ни үкенеч…

Чуар күзле, чуар йөзле,
Чуар күлмәкләр кия.
Чуар йөрәкләрне эзләп,
Кайда йөри карт көя?!

Ә мин чуарланып йөрмим,
Яратмыйм ул гадәтне.
Яшь чакта мут булганга да,
Үкенәмен шул хәтле.

Ни үкенеч, сыра кабып,
Шәраб эчүчеләр бар.
Ахирәтне уйламыйча
Гомер кичүчеләр бар.

Максатым шул: гайбәт чәчмәү,
Телгә ирек бирмәскә,
Чуар холык белән яшәп
Гөнаһыга кермәскә.

Госман Вәлиев, Түбән Кама шәһәре