Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №11 (1049)
16.03.2013

Әдәби сәхифә №11 (1049)

Бик сагынсаң…

Бик сагынсаң әгәр, ач  тәрәзәң,
Язгы кояш булып иңәрмен.
Көмеш чәчләреңнән сыйпап-сыйпап
Битләреңнән назлап үбәрмен.

Бик сагынсаң әгәр, ач тәрәзәң,
Яз җилләре булып исәрмен.
Җан җылымны өрепҗылытырмын,
Сагышларың алып китәрмен.

Бик сагынсаң әгәр, ач тәрәзәң,
Язгы тамчы булып тамармын.
Сагыш тулы хисле йөрәгеңдә
Учак булып мәңге янармын.

***

Мизгелләрдән тора тормыш юлы,
Бер уйласаң исең китәрлек.
Һәр мизгеле яңа бер җыр кебек,
Шөкер кылып гомер итәрлек.

Гомер дилбегәсен тарта-тарта,
Узганнарны сизми калсам да,
Сөюеңне саклыйм йөрәгемдә
Көзләремә кереп барсам да.

Кәүсәрия Нуруллина, Чайковский шәһәре

 

Хатыннар колагына

Хатыннарны хөрмәт итәм,
Яратып гомер итәм.
Исәп, ният күздә тотмыйм,
Сер итеп кенә әйтәм.

Зинһар өчен, сез ирләрне
Какмагыз һәм ормагыз.
Рәнҗетеп йә кыерсытып,
Кәефләрен кырмагыз.

Ирләрегезне саклагыз,
Кадер-хөрмәт кылыгыз.
Якты йөзле, саф күңелле,
Тәмле телле булыгыз.

Ир-хатын тигез булса да,
Хуҗа итеп күрегез.
Ир беләге тауны җиңәр,
Сый-хөрмәткә төрегез.

Илнең эше ир муенында,
Данлагыз һәм  назлагыз,
Кайнар сөюгә төрегез,
Ир бөлдергеч булмагыз.

Ирне ир иткән дә хатын,
Дегет иткән дә хатын.
Хак-нахак белән иреңне
Ярсытма Аллаһ хакы.

Ир теләгәнне үтәгез,
Ихтыяҗын аклагыз.
Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп
Мул тормышта атлагыз.

Холыксызлык, тәртипсезлек
Түбәндер ул, кимдер ул.
Парлы тормыш — күркәм тормыш,
Оҗмахка да тиңдер ул.

Шиһабетдин Садыйков, Ижау шәһәре

 

Авыл уртасында һәйкәл

Яуда калганнардан  ядкәр булып,
Һәйкәл калкып чыкты авылда.
Тора һәйкәл горур кыяфәттә,
Бирешмичә җилгә, давылга.

Салкын ташка батырларның исеме
Алтын хәрефләрдән уелган.
Мәрмәр ташта — вакыт, Адәм гаме,
Кызыл һәм ак гөлләр куелган.

Еракларга горур караш ташлап
Нидер сөйли кебек тоела.
Көткән аналарның яше булып
Язгы яңгыр җиргә коела.

Авыл уртасында һәйкәл тора,
Горуранә  тотып гәүдәсен.
Онытылмый сугыш батырлары,
Кайта җиңеп вакыт шәүләсен.

Зөфәр Хәкимов, Сарапул шәһәре

 

Газиз яр

Тирә-якта матур парлар бик күп йөри,
Мәхәббәттән куанышып җырлар көйли.
Һәрберсенең өзелеп сөйгән үз пары бар.
Тик кая соң миңа язган шул газиз яр?

Күгәрчендәй гөрләшәләр парлы җаннар,
Хисләр белән томаланган акыл, аңнар.
Бик күпләрнең бу тормышта терәге бар,
Тик кая соң миңа язган тиң, газиз яр?

Хыялымда инде күптән эзләп таптым,
Өннәремдә очратмадым, озак бактым.
Очрашырбыз, ышанычым, өметем бар,
Күрешсәкче, табышсакчы, әй газиз яр!

Фәнсилә Шәйдәүләтова, Яр Чаллы-Кырынды

 

Югалту

Чәчәкнең була сабагы,
Елганың — ике яры.
Яз көне кайткан кошлар да,
Барсы да, парлы-парлы.

Парын югалткан кешенең
Йөрәген кемнәр бәйләр?
Каны саркып тормаса да,
Кала шул тирән җө йләр.

Йөрәк итенә сызылган
Сагыш  эзләре  кала.
Газиз ярларын сагынып,
Яшьле күзләре тала.

Лениза Шәрипова, Салагыш авылы

 

Мин тормышка гашыйк

Кара икмәк ашап үстем,
Яшәдем туган җирдә.
Тырышып белем алуым
Очмады бушка җилгә.

Илгә тырышып эшләдем,
Белем бирдем яшьләргә.
Күкрәк киереп, хөрмәт белән
Була миңа яшәргә.

Еллар уза, язмыш  сыный,
Аптырамыйм үткәнгә.
Мин тормышка гашыйк бер зат,
Туксан өчкә җитсәм дә!

Батыргәрәй Дәүләтбаев, Новый поселогы

 

Яз килде

Язлар килде, язлар килде,
Хәерле язлар булсын.
Яшәргә дип килгәннәр
Тормыш кадерен белсен.

Кояш көлсен, җир җылынсын,
Уянсын умырзая.
Язның көне ел туйдыра,
Узмасын гомер зая.

Хәтфәгә әйләнгәч үлән,
Күренмәс җирдә кара.
Әкрен генә язбикәбез
Кышны озатып бара.

Тәнзилә Хәбибуллина, Салагыш авылы

 

Күз карашы (парча)

Күз карашында кешенең бөтен барлыгы чагыла. Үз матурлыгы да, матурлык төшенчәсен аңлау дәрәҗәсе дә, күңел дөньясының байлыгы да, тирә-юньгә мөнәсәбәте дә, хәтта нәрсә әйтергә теләгәнен дә чамалап була. Бер-берсен кабатлаучы күзләр булмаган кебек, һәр кешенең күз карашы да аерым бертөрле.

Йөрәкләр жу итәрдәй усал карашлар була. Барган юлыңнан борылып китәргә этәрүче тупас карашлар очрый. Тәннәр чирканып китәрлек оятсыз карашлар бар. Зәңгәр күл өсте кебек тигез, тонык карашлар уйландыра. Әнинеке кебек кайгыртучан, әтинеке кебек таләпчән карашлы кешеләргә дә юлыгасың. Ә кайбер чакта бер генә сүздән торган киңәш сорар өчен, акыллы караш эзлисең. Бер белмәгән кешегә дә елмаерга серле караш мәҗбүр итә. Ак-караны аермыйча, үзең дә аңламыйча каядыр чабып барганда, гамьле караш туктата. Туктата һәм уйландыра.

Бәлки югары даирә кешеләренең карашлары биләгән кәнәфиләренә карап, я  матурая, я ямьсезләнәдер. Ә гади һәм тормышка гашыйк  кешенең күз карашын еллар үзгәртә алмый. Бәлки күңеле баеган саен матурая гына торгандыр әле ул. Күңел дөньясы беркемгә күренми торган абстракт төшенчә генә түгел ул. Күз карашы барысын да ачып сала. Юктан гына халкыбыз телендә “карашыннан куркам”, “күз карашын яшерә”, “карашы — үтерә”, “күз карашлары мәхәббәтле”, “күз карашларына кадәр яратмыйм”, я булмаса, “карашы — җанга дәва” кебек гыйбарәләр яшәмәс иде.

Фәридә Айдарова, Әгерҗе шәһәре