Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №10 (996)
9.03.2012

Әдәби сәхифә №10 (996)

Әниемә ачык хат

«Әни, әнкәй», — диеп башлап, сиңа атап, балачакта язганмындыр инша бихисап. Яратам дигәнмендер, онытмам дигәнмендер, үтәү-үтәмәүне белми вәгъдәләр биргәнмендер. Ни язсам да ышан, әни, язылганнар ихлас йөрәктән. Һәрбер сүзне уйлап, үлчәп сөйләргә, соңрак тик тормыш өйрәткән. Балачакта бит һәр мизгелне уйлап, үлчәп бетерә алмыйсың, җырдагыча «әниләрнең кадерен яши-яши генә аңлыйсың».

Бүген менә тагын инша язам, һәрбер юлы изге хатирә… Япь-яшь ханым, төнлә ерак юлдан кайтып, нәни сабыен сөя. Кич утырып, балама дип, кофта бәйли, кисеп тегә күлмәген. Күңел җылың сеңгән киемнәрне кайларда гына кимәдем. Печән өсте – кулларыңда чалгы, өйгәндә син – кибән башында.  Бәйрәм киче – концерт бара, син сәхнәдә – халык каршында.

Юка иңнәреңә дөнья, ир-ат җилкәсе дә күтәрмәслек кайгы – авырлыклар өйгәндә, сыгылмадың әнкәй, сынмадың. Үзең генә белгәнсеңдер, буйга җиткән кызың үлем белән тартышканда, йөрәгеңнең шомлы уйдан өшеп туңганын, тагы беркат исбатладың. Әнкәй, безнең хакка бар нәрсәгә әзер булуыңны, бар көчеңә тырышып, «иблис тырнагыннан» йолып алган чакта улыңны.

Ничә генә яшьтә булсак та, кайсы төбәктә яшәсәк тә, безнең өчен сакчы фәрештә – син, таяна алабыз сиңа һәрчакта. Һәрбер эшең – миңа үрнәк. Һәр фикерең – закон бүген дә. Син өйрәттең, әнкәй, һәрнәрсәдә тик яхшылык кына күрергә. «Үзең күтәрердәй сүзне генә әйт башкага, үзеңә сугып кара – кул күтәргәнче ятларга», «Ярдәм сораганга – ярдәм күрсәт, түбән диеп көлмә кешедән», — кечкенәдән сеңгән хакыйкатьне балаларыма да төшендерәм.

Гөлназ Вәлиева, Яңа Авыл

 

Күңелләрнең  куаныр фасылы

Кеше гомер-гомергә яз килүен көтеп алган һәм ала. Игенче, уңыш башлангычы булган орлыкны, бер сәгатькә дә кичекмичә, дымлы җиргә чәчәргә ашыга. Язгы кояш җылысына агачларда бөреләр ачыла. Яз үзе белән кешеләргә мәхәббәт, өмет, күңел күтәренкелеге алып килә, яшәү дәрте өсти.

Табигать бар иткән иң бөек зат —  әниләр. Тормыш алиһәсе булып яратылган затлар алар. Көчлеләрнең көчлесе, сабырларның да сабыры, галәм үзе дә күтәреп тора алмастай кайгы-хәсрәтләрне кичергәннәр дә әниләр. Әниләрдәге дәрман хәйран калырлык.

Ана белән бала арасындагы бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт хисләре дә язда табигать бар иткән Бөек хис! Кылган эшеңне хуплап әниең чәчеңнән сыйпап иркәләсә, йөзеннән елмаю бөркелеп чыкса, яз елмаюы синең дә күңелеңне биләп ала, шифалы нур балкый.

И, әниләр, хатын-кызлар!  Сездәге күркәм сыйфатларны санап бетереп буламыни соң? Язлар җирне яшәрткән кебек, кешелекне яңартып, дәвамлылык биреп торасыз.

Мин 8-Март бәйрәмен яратам. Бу – күңелләрнең куаныр фасылы. Кодрәтемнән килсә, җир шарындагы барлык әниләргә  язның беренче чәчәкләрен — умырзаяларны, нәркизләрне, лаләләрне бүләк итәр идем.

Ир затлары! Әниләрегезгә, хатын-кызларыгызга игътибарлы булыгыз! Илаһи матурлыкны, күңел күтәренкелеген аларның йөрәгенә күчерегез. Бүләк алырга да онытмагыз. Бүләгегезне кабул итеп алганда йөзләренә күз салыгыз, андагы шатлык нурын, мөлдерәмә булып тулган бәхетне күрегез!

Бар галәмдәге, кадерле әниләр! Хөрмәтле хатын-кызлар! Бәхетегез язгы ташкыннар кебек ташып торсын, канатларыгыз каерылмасын, иңнәрегезгә тормыш авырлыклары кунмасын!

Бәйрәмнәрегез котлы булсын, шатлыклар сезгә!

Зөһрә Камалиева, Ижау шәһәре

 

Татар кызына

Ак чәчәктәй ак хыялга
Төреп йөрәк хисемне.
«Татар кызы – алиһәм», — дип
Атыйм синең исемне.

Хөр табигать өрфия бил,
Нәфислеккә бизәгән.
Табигыйлек дөньясына
Чакырып кул изәгән.

Татар кызының җанына
Саф инсафлык иңдергән.
Яшь гомернең кадерен белеп
Шат яшәргә күндергән.

Татар кызының йөзендә
Ай, кояш нуры балкый.
Кыз балага хас сыйфатны
Күз карасыдай саклый.

Татар кызы киң күңелле,
Ягымлы, матур телле.
Мәрхәмәтлелеге белән
Сокландырмый ул кемне?

Татар кызы хезмәт сөя,
Бик күп һөнәргә ия.
Егетләр сине ярата,
Мактый, күкләргә чөя.

Сөттәй ап-ак хыял синдә,
Гөнаһсыз  олы сөю.
Синдәй сылуга язмасын
Сагыш утында көю.

Татар кызы милләтемнең
Күркәм сафлыгын сакла.
Күңелеңә хуш килердәй
Татар егетен сайла.

Шиһабетдин Садыйков, Ижау шәһәре

 

Рухи хәзинәң бай

(Гафурова Тимергүзәл апага)

Кояш кебек күз нурларың
Сибелә һәр тарафка.
Шуңа күрә һәрберебез
Сине сөя, ярата.

Җиде буынлык шәҗәрә
Чагыла күзләреңдә.
Яшәешнең гүзәллеге
Әйтелгән сүзләреңдә.

Рухи хәзинәң бай, якты,
Матур яшәү үрнәгең.
Ипләп кенә яулыйсыңдыр
Гүзәллекнең үрләрен.

Акыл бизмәненә салып,
Җайлап кына сөйлисең.
Синең кебек изге җанны
Ничек инде сөймисең?!

Гөлҗимеш Багишаева, Ижау шәһәре

 

Әүлиям

Кеше туа, үсә, картая,
Белми нәрсә күрәсен.
Ходай тарафыннан шулай
Яратылган күрәсең.

Хатыным минем — әүлия,
Гөнаһсыз җан иясе.
Чөнки аның һәр киңәше
Тора алтын бәясе.

Намазларын көн дә укый,
Елмаеп тора ул гел.
Үзеңне яхшы дип белсәң,
Бүтәнне әүлия дип бел.

Хатынымны хөрмәт итәм,
Бик яратам мин аны.
Аннан башка алып барып
Булмый икән дөньяны.

Һәрбер сүзе, һәр киңәше
Әһәмияткә ия.
Күп бүләкләр алып кайтам,
«Былбылым!» — дия, дия.

Мөлдерәмә серле күзләр,
Түгел очып китәрлек.
Аннан илһам һәм көч алам
Бер гомергә җитәрлек.

Шамил Фатыйхов, Киров өлкәсе, Тәрхан авылы