Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №10 (1048)
7.03.2013

Әдәби сәхифә №10 (1048)

Гүзәл затларга

Һәр хатын-кыз — зур бер симфония,
Түтәлдәге гүзәл бер чәчәк.
Ул уйнаса — тормыш җиңеләя,
Ул елмайса — матур киләчәк.

Нинди күзләр, нинди зур толымнар,
Фәрештәдәй сылу кыз бала.
Рәхәт уйдан җан-тән эреп китә,
Йөрәкләрдә хисләр кузгала.

Табигыйлек сездә, бар хис, әхлак,
“Гүзәл затлар!”  —  дигән даныгыз.
Бу исемне аклап,  киләчәккә —
Гасырларга  алып барыгыз!

Бәйрәм белән сезне, гүзәл затлар,
Яшәгез сез ләззәт, рәхәттә!
Милли йөзегезне югалтмагыз,
Төренегез шатлык, бәхеткә!

Ринат Батталов, Ижау шәһәре

 

Кара ефәк иде чәчем

Кара ефәк иде чәчем,
Үсүеннән туктады.
Тәкъдирнең  тирән эзләре
Маңгаемда  күп калды.

Менәм дә тау башларына
Уйлыйм гомер юлларын.
Дисбе тарткан кебек саныйм
Һәрбер узган  елларын.

Ачы җилләр җилпеп үтте
Йөрәгемнең парәсен.
Картлык – түгел шатлык, беләм
Көтмәгәндә киләсен.
Беләм, яшьлек кире кайтмас,
Картлыкка да мин түзәм.
Чөнки әткәм-әнкәм кушкан
Исемем — Тимергүзәл.

Иртән торсам, сүтәм, җыям,
Йортка кунмасын тузан.
Гомернең  һәр көнен шулай
Тузан туздырып узам.

Тимергүзәл Гафурова, Ижау шәһәре

 

Кайтмассыңны белсәм дә…

Кайтсын  иде кире ул вакытлар,
Кайтсын иде бары бер мизгел.
Әйтер идем: ”Син кадерлем минем,
Минем өчен син бит – бердәнбер!”

Кабатлансын иде бергә чаклар
Һәм сукмаклар  бергә үтелгән.
Әйтелмичә калган җылы сүзләр
Коелыр иде күңел түреннән.

Кайтсын иде тыныч яшәгән чак
Сыенып  синең җылы кочакка.
Сөенешеп, утын ыргыткан чак
Без кабызган уртак учакка.

Кулларыңның җылы назын тоеп,
Башны салыр идем күкрәгеңә.
Синең өчен мең кат кабынырлык
Ялкын саклыйм  әле күкрәгемдә.

Бәхет касәм тулы булган икән,
Чайпалдырды, түкте бу язмыш.
Сүзләремне тыңлый бары җилләр,
Ә каршымда  – бары салкын таш.

Сезгә дәшәм, парлы, бәхетлеләр,
Бүгенгенең кадерен белегез!
Кызганмагыз сөю, назыгызны,
Онытылмасын җылы сүзегез!
Ходайныкын белеп буламы соң,
Бәлки, бергәлекнең соңгы көнедер?!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы

 

Җәннәт кошлары

Хатын-кызлар — җәннәт кошлары,
Оҗмахтагы  җәннәт хурлары.
Гаибәнә мактауга лаеклылар,
Гаиләнең  яме, нурлары.

Тәңре сезне яраткан сөяр өчен,
Ирләр белән гаилә корырга.
Сөю билгесе булган балаларны
Бергәләшеп назлап торырга.

Гаиләдә сез — яктылык чыганагы,
Сездән башка өйләр күңелсез.
Әүлиялык биргән сезгә Ходай,
Тормышыгыз нурга күмелсен!

Нур өстәгез әле җир йөзенә,
Тирә-якка сибеп матурлык.
Ана булу бездә — зур горурлык,
Ана булу — үзе батырлык!

Госман Вәлиев, Түбән Кама шәһәре

 

Өметне өзмик әле

Терлексез калган абзарлар,
Яшьләрсез калган авыл.
Чайкала язмыш иркендә
Җилдә дә, давылда да ул.

Язмышлар өзде авылның
Иң изге өметләрен.
Калалар алды суырып,
Өрлектәй егетләрен.

Авыл халкының кылганы
Изге гамәлләр  генә.
Өннәрендә, төшләрендә
Хыялый гамьнәр генә.

Милләткә күпме галимнәр,
Әдипләр биргән авыл.
Лачын егетләр үстереп,
Дошманны җиңгән авыл.

Авыл  ул — бәндә затының
Иң тәүге бер баскычы.
Туган телнең ачкычы ул,
Милләтемнең сакчысы.

Илне туйдырган халыкка
Рәхмәтләр укыйсы бар.
Игенченең сукмагына
Келәмнәр тукыйсы бар.

Истә әле иң борынгы
Изге гадәт-йолалар.
Әүвәлгәчә ярга кагып,
Дулкынлана елгалар.

Читтә гомер кичергәннәр
Сагыштан авырганда.
Җаннарына дәва эзләп
Кайталар авылларга.

Әле бабамнардан калган
Нигез ныклы ниргәдә.
Йоклый авыл, гүя язмыш
Җилләрендә тирбәлә.

Йоклый авыл, тәкъдир-юлга
Балаларын очырган.
Хәбәр түгел, җилләр генә
Исә авыл очыннан.

Авылны саклап калырдай
Юлларны эзлик әле.
Нурланыр, кабат нурланыр,
Өметне өзмик әле.

Чыңгыз Мусин, Мордывый авылы

 

Яшәү — бәхет

Бәхет өчен туган бит без бу җиргә,
Туры килә җәбер, михнәт күрергә.
Пар аккоштай җирдә, күктә гел бергә
Ходай бирсен уртак язмыш үрергә.

Тормыш- көрәш, олы сынау кешегә,
Тормыш яну белән охшаш бер шәмгә.
Кайчак гөрли, кайчак пыскый ул җилдә
Яшәү рәвешебез билтә бу җирдә.

Бәхет өчен туган син – мин бу җиргә,
Рәнҗешмичә яшик әле гомергә.
Бер сүнәрбез, алдан минме?.. Әллә син?
Үкенсәк тә, янда юк, дип,  сөйгән тиң.

Яшик җырлап, ямен тоеп тормышның,
Нәтиҗәсен күреп кылган һәр эшнең.
Сөйгән ярның белеп бары кадерен,
Дус-ишләрнең саклап, яклап һәрберен.

Матурлыгын тоеп яшик һәр көннең,
Шатлыклардан елмаюын һәркемнең.
Чынга ашсын өмет тулы хыяллар,
Яшәү — бәхет, аннан кыйммәт ни соң бар?!

Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре

 

Әни кадере

Баласы буйга җитсә дә,
Әнигә һаман бала.
Баласының кайгысын да
Ул йөрәгенә сала.

Рәнҗетмик без әниләрне,
Рәнҗү ул төшә, диләр.
Кадер-хөрмәттә яшәсен
Безнең газиз әниләр.

Роза Никашева, Иж-Бубый авылы