Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә № 43
29.10.2015

Әдәби сәхифә № 43

Гөлләр үстерәм

Алоэ гөле үстерәм
Тәрәзә төпләрендә.
Яран да аннан калышмый,
Су сибәм төпләренә.

Яран салып чәйләр эчсәм,
Сулыш ачыла хәтта.
Бал белән алоэ ашау
Йөзгә кадәр яшәтә.

Бик күп сырхауларга дәва
Аның сусыл яфрагы.
Эчәбез дә, ашыйбыз да,
Бәйлибез яраларны.

Яран гөлләрен утыртам.
Өй эчен ямьли – матур.
Ап-ак, кызыл һәм дә ал
Төсләрдә чәчәк атар.

Фәния Мулланурова.

Әлфирә Низамова

“Вне доступа”

Әй, бу кесә телефонын
Кемнәр тапкандыр уйлап?!
Сөйләшү, фото, хисаплау…
Була уеннар уйнап…

Тик бер ягы һич ошамый
Бер ягы барыбер ким:
Киреләнсә, кабатлый ул:
“Недоступен, недоступен…”

Кабаланып, кабат җыям
Бер минут — гомергә тиң…
Ә телефон җавап бирә:
“Недоступен, недоступен”.

Бөтен яктан уңай үзе
Өйдә, бакчада, эштә…
Кемдер басып, кемдер йөреп,
Кемдер ятып сөйләшә…

Тиенде адәм баласы
Телефон оҗмахка тиң,
Тик бер җөмлә кәеф боза:
“Недоступен, недоступен!”

“Вакытлыча!” — дип өстәсә,
Нишлисең соң, көтәсең…
“Недоступен” араларны
Гомерлеккә өзмәсен!!!

Исәнбай авылы.

Рәзилә Хәмидуллина

Кәрәзле телефон

Кәрәзле телефон шалтырый.
Кемнәрдер атлыймы эземнән?
Ашыгып-ашыгып төймәгә
Басамын — элемтә өзелгән.

Кәрәзле телефон шалтырый,
Вакытны ала ул кайчакта.
Янында булырга тиешле,
Торырга тиешле син сакта.

Кәрәзле телефон шалтырый…
Сәбәпсез сөйләшәм (шыр тиле).
Дөньямны онытып тыңлыймын.
Коллыкка төшерде ул мине.

Кәрәзле телефон шалтырый…
Акылны томалый тавышы.
Акылны томалап тавышы,
Тамырдан үзгәртте тормышны.

Кәрәзле телефон шалтырый,
СМС җибәрә кемнәрдер.
СМС җибәргән кемнәрдер
Без салган акчаны имәдер.

Шайтаннар бот чабып көлсә дә,
Кулларым сузыла кесәгә.
Шайтанның күзләре ялтырый —
Кесәмдә телефон шалтырый.

Иж-Бубый авылы.

Зәбир Хәлимов

Бәхет

Бүген менә Сине күрдем әле,
Болыннарда җырлап йөрдек әле.
Беренче кат назлар тойдым әле,
Елак көзем назга төрдең әле…

Болытларым китеп, Кояш көлде,
Күңелдәге сагышларым үлде.
Синең сусыл иреннәрең тәме…
Мин уяндым.
Никтер, дөньям ямьле…
Бүген сине төштә күрдем әле…

Яр-Чаллы шәһәре.

Сабира Мулламөхәммәтова

Хатлар язам

Туганнарым хат көтәдер,
Бер дә язмыйлар диеп.
Мин үзем хат алган көнне
Әйләнеп йөрим биеп.

Кош тоткандай куанамын,
Хатлар алган көннәрдә.
Без инде дөньядан киткәч,
Кемнәр язар кемнәргә?!

Ижау шәһәре.

Рәйсә Габделхакова

Әтиемә

Яшә әле, әти, яшә әле,
Минем өчен генә булса да.
“Иң яраткан кызым”, — диеп дәшеп
Каршы ала синең бусагаң.

Иң зур терәк булып торасың син
Бүген минем гомер юлымда.
Чыдам, корыч холкың үрнәк безгә,
Белсен шуны ике улым да.

“Ата кеше — алтын багана”, — дип,
Борынгылар юкка әйтмәгән.
Шул багана булып торыр өчен
Әткәй ниләр күреп бетмәгән.

Яшә әле, әти, яшә әле
Кояш булып күңелем күрендә.
Гармун тавышларың, җырларың
Яңгырап торсын йөрәк түремдә.

Ижау шәһәре.