Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә № 30
29.07.2015

Әдәби сәхифә № 30

Кызарып пешкән җиләкләр, карлыганнар, чияләр.
Сусыл кура җиләкләре “Без өлгердек” дияләр.

Рәйсә Шәймәрданова, Ижау шәһәре.

 

Чыңгыз Мусин

Кайберәүләргә
(уены-чыны бергә)

Арка терәр өчен мендәрең бар,
Алда күпме якты көннәрең бар?
Сызланулы авыру аягың бар,
Таянырга кәкре таягың бар.

Иж буйларын айкап йөргәнең бар,
Урманнарга барып кергәнең бар.
Йөрәгеңдә нинди серләрең бар?
Серең сөйләр өчен кемнәрең бар?

Әле дә, шөкер, керсез йөрәгең бар,
Оланнарга изге теләгең бар.
“Пенсионер” дигән кенәгәң бар,
Ул булмаса, кемгә кирәгең бар?

Мордывый авылы.
Гөлфия Исхакова
Күршем гармунчы

Гармунын ала да күршем
Сузып уйный кичләрен.
Кемнәргә болай моңланып,
Җиткерәдер хисләрен?

Ай елмаеп тыңлый сыман,
Җемелдәшеп йолдызлар.
Күршем баскан һәр төймәдә
Җан тибрәтер моңнар бар.

Алып кайта үткәннәргә
Яшьлек елларын урап.
Баса сагышларны, баса,
Өздереп гармунда уйнап.

Авылда адашып калган
Дәрт тулы үсмер чаклар.
Күршем аларны җыяр да
Гармун телендә саклар.

Воткинск шәһәре.

Рәзилә Ясавиева
Шәһәргә киткәннәргә

Чордаш, яшьтәш, классташлар бермәл
Читкә китү ягын каерды.
Шулай итеп, безнең араларны
Тормыш тузаннары аерды.

Киттеләр дә болар урнаштылар,
Кайсы булды хәтта зур түрә.
Ишетелә: кайберләре шунда
Шәһәр урамнары себерә.

Тирес түктек туган нигездә без,
Хезмәт куйдык туган төбәккә.
Кар-буранын, пычрак-тузанын
Якын иттек барын йөрәккә.

Кайта болар бермәл ялга безгә,
Тел үзгәргән, кием гел башка,
Вәкарь белән безгә карыйлар,
Тоеп үзен биек бер башка.

Оя кордык, бала үстердек,
Тугры калып туган нигезгә,
Авырлыклар килсә, бирешмәдек,
Куйдык бергә иңне иңнәргә.

Күңел тыныч, олыгайсак та,
Шул ук сукмак буйлап йөрибез,
“Ник ташладык икән нигезне?” — дип
Үкенеп һич елап йөрмибез.

Кайта хәзер калага киткәннәр,
“Юкмы монда сатлык өйләр? – дип, —
Әткәй-әнкәй хатирәсен, бәлки
Кем дә булса безгә сөйләр”, — дип.

Ә без горур, әмма тыйнак һәрчак,
Һәрбарчасын кунак итәбез.
Үлчәү башка, хәзер без инде
Нәкъ бер башка биек икәнбез.

Кадыбаш авылы.

Саҗидә Аширова
Риза булып яшим барсына

Кызыкмыйм һич кеше бәхетенә,
Үз бәхетем җитә үземә.
Балаларым исән, көнем якты,
Тагын нинди бәхет көтәргә?!

Эзләмәдем затлы малларны мин,
Кумадым һич байлык артыннан.
Тазалыктан Ходай аермасын,
Ярдәм итмәс мәрҗән-алтыннар.

Өлешемә тиде ямьле тормыш,
Кояш нуры, айның яктысы.
Кайгы белән шатлыкның да
Бик якын тоелды арасы.

Кайчак ялгышлык та ясалгандыр,
Тик кермәдем кеше хакына.
Үкенмим мин һич тә язмышыма,
Риза булып яшим барсына.

Ижау шәһәре.

Фәридә Җәмилева
Әй, замана, замана

Тора-тора шаклар катам
Заманага.
Нәрсә генә майтармыйлар
Бу дөньяда.

Ата улны, ана кызны
Белмиләр лә.
Картлар әйткән ахырзаман
Җиткән мәллә?

Күңелләрдә битарафлык
Канат җәя.
Кешелеклек сыйфатлары
Китә кая?

Көн-таң атса, начар хәбәр —
Бу соң нишләү?
Анда атыш, суеш, талау,
Монда көчләү!

Сугышсыз да кырыла халык:
Тагын теракт!­
Бәлаләрдән, казалардан
Булыйк ерак.

Бөтен җирдә кыскартулар —
Халык нишләр?
Эш табалмый гаҗиз була
Күпме яшьләр!

Җир җимертеп эшләр иде,
Булса эше.
Анда алдау, монда ялган —
Туйды кеше.

Түрәләрнең баеганы
Череп байый.
— Түлим, — диеп эшләтә дә
Аннан алдый.

Андыйларның эше хутта:
Җиткән хәзер.
Балаларга, оныкларга
Фатир әзер.

Бик күпләрнең юк торагы,
Барыр җире.
Ипотека дигәне дә —
“Заман чире”.

Ниләр генә майтарылмый
Бу дөньяда.
Килер микән яшьләр өчен
Шәп замана?

Исәнбай авылы.