Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - «Әдәби марафон»да катнаштым
21.11.2018

«Әдәби марафон»да катнаштым

Мин үзем китапханәдә эшлим. Бер ел эчендә ике төрле марафонда катнаштым. Бу соңгысы булмасын иде, дигән теләктә калам. Беренчесе «Сәламәт иртә» дип аталса, икенчесе — Россиякүләм V «Әдәби марафон» онлайн проекты. Ике проектның да җитәкчесе – Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Мәүлет улы Гатауллин.
«Әдәби марафон” про­ектының татар дөньясы белән кызыксынучылар, ана телендә сөйләшүче, шулай ук үз телләрен яратучылар өчен никадәрле файдалы икәненә инандым. Бу проект 2017 елның көз аенда башланып китә. Беренчесендә бары 30 кеше катнаша. Ә инде бишенчесендә 117 кеше финалга уза.Үзем артыннан 12 яшьлек улымны ияртүем белән чын күңелдән горурланам. Рус мохитендә үсүче укучы өчен, 21 көн Тукай шигырьләрен укып, үз битеңә куеп бару — үзе бер батырлык, минемчә. Шулай ук Раил Гатауллинның зур өлеше бар. Улым минем сөйләгәннәрне тыңлап, Раилнең чынлап та куйган максатларына ирешүче кеше икәненә инанды.
Ә инде үземә килгәндә, бик күп­тәннән укырга дип әзерләп куелган ике тарихи әсәрне укып чыктым. Менә шулай 21 көн китап укып, иң кызыклы, матур урыннарны Интернет челтәрендә “ВКонтакте” битендә урнаштырып барып, финалга чыктык. Бәйгене йомгаклау тантанасы бик матур узды Казан шәһәрендә. Китап сөючеләргә дип­лом, бүләкләрне мәртәбәле язучыларыбыз — Мәдинә апа Маликова, Марсель абый Галиев, Нәбирә апа Гыйматдинова, Галимҗан Гыйль­манов, Гөлсинә Галимуллина, күп җырларның авторы Гөлнур Айзатулова, Айгөл Әхмәтгалиева, Резидә Батталоваларның кулыннан алу бик куаныч һәм горурлык булгандыр дип уйлыйм. Китап укуга килгәндә, китапханә хезмәткәрләре, шушы рәтнең алгы сызыгында булырга тиеш. Матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү — безнең бурычыбыз. Бүгенге көндә халык телендә «Китапханәгә кем йөри, халык китап укымый» дигән сүзләрне күп ишетергә туры килә. Мин үзем бу фикер белән килешмим. 25 ел китапханәче булып эш­ләү дәверендә төрле чор кичерде китапханәләр. Ә бүгенге көндә китапханә, чын мәгънәдә, халыкка иң кирәкле, вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү урыны, күңел байлыгын арттыру урыны дип уйлыйм.
Мин үзем күренекле рус язучысы В.Г. Короленко исемендәге ки­тап­ханәдә эшлим. Ижауның бу районында (Первомай районы) татарлар күп түгелдер дигән фикердә идем. Ялгышканмын. 2-3 ел элек “Сездә татар телен өйрәтү мөмкинлеге юкмы?” — дип мөрәҗәгать иттеләр. Ә аннары тагы берничә кешедән шундый тәкъдим булды. Һәм, Аллага тапшырып, башлап җибәрдек. Әби-бабасы, әти-әнисе татар булган, балалары ана телендә сөйләшә алмаганнар күп булып чыкты. Без әкрен генә алга таба атлыйбыз. Ләкин безнең китапханәдә татар телендә китаплар юк. Хәзергә үземнең шәхси китапханәне файдаланам. Кытай, инглиз, немец телендә аралашу бик яхшыдыр инде ул, берсүзсез! Ләкин үз телеңдә, ана телендә сөйләшә, аралаша белү — бүгенге яшь буын өчен бик зур горурлык, ә әти-әни өчен икеләтә. Тел өйрәтү, китапка мәхәббәт шулай ук гаиләдә тәрбияләнәдер, дип уйлыйм. Китаплар ярату миңа әтиемнән күчкәндер, дим. Ул югары уку йортлары бетермәсә дә, гомер буе укыды, белемен арттырды, 80 яшендә дә китаплар укырга тырыша. Ә инде «ялкау кеше генә китап укый» дигән кешеләргә әйтәсе сүзем бар: вакытыңны дөрес бүлсәң, гаиләңә дә, кул эшенә дә, шул исәптән китап укырга да вакыт җитә.
Әйдәгез, дуслар! Татар телен сак-лап, яратып, яңа китаплар, язучылар белән танышып бару өчен, VI Россиякүләм “Әдәби марафон”да бергәләп катнашыйк.

Лилия Гыйззәтуллина — Галиева, Ижау шәһәре.
Фотосурәттә: автор (уңнан беренче).