Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Әдәбият елына йомгак ясап…
17.12.2015

Әдәбият елына йомгак ясап…

Ноябрь аенда Удмуртиядә яшәп иҗат итүче татар язучылары һәм шагыйрьләре бергә җыелып Әдәбият елына нәтиҗә ясадылар. Әлеге түгәрәк өстәл Н.А.Некрасов исемендәге китапханәдә узды. Аны “Хәерле кич” телевизион тапшыруын алып баручы Хәмидә Гайфуллина оештырды.

Әйе, узып баручы 2015 ел Әдәбият елы дип игълан ителү күпләр өчен әһәмиятле вакыйга булды. Чөнки әдәбиятка игътибар итү, укучыларда аңа карата мәхәббәт тәрбияләү, иҗатка кагылышлы кешеләрне хөрмәтләү бу елда дәүләти югарылыкта максат итеп куелды. Инде ел азагына якынлаша. Башкарылган эшләргә нәтиҗә ясарга да вакыт. Бу хакта иҗат кешеләре үзләре ни сөйли?
Ринат Батталов:
“Россия Хөкүмәте тарафыннан 2015 ел Әдәбият елы дип игълан ителде. Шушы юнәлештә эшләдек. Уңышлар белән беррәттән безнең кимчелекләр дә җитәрлек. Кыскача шушы хакта сөйләп үтәсем килә.
Соңгы 15-20 ел эчендә 62 китап дөнья күрде. Аларның күпчелеге “Яңарыш” газетасы редакциясе тырышлыгы белән чыкты. Ул китаплар киң катлам укучыларга барып иреште. Бу — 31 авторның иҗат җимешләре.
Быелгы елга килгәндә, Уд­муртиядә язучыларның алты китабы басылып чыкты.
Быел мин үзем күпчелек башка авторларның әсәрләрен әдәби редакцияләү белән шөгыльләндем. Алты китап чыгардык. Ибраһим Биектаулының рус телендә “Грядущие” дип исемләнгән китабы басылды. Уразай авылыннан Раилә Бариеваның “Сагынып яшим”, Фоат Кәримовның “Яшәүләрем — моң минем”, Раил Разовның “Гомер кичкәндә” дигән китабы чыкты. Шушы көннәрдә генә Әминә апа Гайфуллинаның “Күңелемдә минем җәй яши” китабы дөнья күрде. Бу китаплар күбесе автор­ларның үз хисабына чыкты.
Чаллыда яшәүче язучы Мансур Сафин Риза абый Шәфинең рус телендә шигырьләр китабын бастырып чыгарды. Бу Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре арасында килешүләр нигезендә эшләнде. Аның нигезендә безнең оешмабыз — иҗади берләшмәбез яшәп килә.
Инде кимчелекләргә килгәндә, соңгы вакытта Удмуртия Язучылар берлеге тарафыннан безгә ярдәм булмавын әйтер идем. Без Татарстан Язучылар берлеге аша биш елга бер китап чыгарып киләбез. Шулай ук азмы-күпме ай саен хезмәт хакы алабыз. Татарстанның ярдәмен һәрвакыт тоеп яшибез. Удмуртиягә килгәндә, апрель аенда зур чаралар — туган тел, әдәбият көннәре үткәрдек. Без анда Удмуртия Язучылар берлегеннән дә вәкилләрне чакырган идек. Әйе, алар килделәр, ләкин бер сүз дә әйтмичә, безнең җыелышны ташлап чыгып киттеләр. Соңгы вакытта Удмуртия Язучылар берлеге таркау хәлдә.
Удмуртия Язучылар берле­гендә 2000 елдан алып исәптә торабыз, әле бер китап чыгарырга да акча бүленгәне юк.
Икенче кимчелек — соңгы ва­кытта иҗатка килүчеләр саны аз. Удмуртиянең төрле тө­бәкләрендә булырга туры килә. Татарстанның Әгерҗе районы авылларында да еш булабыз. Яңа каләм тибрәтүчеләрне табып булмасмы, дип, иҗат түгәрәкләре уздырабыз.
70-60нчы елларда булды ул — Та­тарстаннан, Башкортстаннан
безгә халык агылды. Ул вакытта республикабызда заводлар төзелгән чак иде. Хәзер киресенчә, халык Татарстанга агыла”.

Гыймран Сафин:
“Бу 2015 елның Әдәбият елы дип игълан ителүен мин бик шатланып каршы алган, аннан уңай якка үзгәрешләр көткән идем. Әдәбиятка Мәскәү, Казан, Удмуртия түрәләре дә йөзләре белән борылыр, аңа финанслау булыр, җитди эш планы төзелер дип көткән идем. Кызганычка каршы, менә ел үтеп бара, артык шапырынып, зур уңышларга ирештек дип әйтә алмыйм. Ул ничек булган, нәкъ шулай булып калды. Әдәбият елы дип игълан ителгән икән, башта аны ил күләмендә ничек уздыру планын төзергә кирәк, ә республикаларның үзләренең анык планнары булырга тиеш иде, минемчә. Нинди китаплар чыгарга тиеш? Нәшриятларга нинди финанслар бүлеп бирелә? Язучылар берлекләре Әдәбият елында сафларын тулыландыруга игътибар итәргә тиеш иде. “Әдәбият елы үзен тулысынча акламады”, — дип әйтер идем.
Үзе мохитебезгә әйләнеп кайтып, мисаллар белән сөйләгәндә, Кәүсәрия Нуруллинаның җыр­ларын татар дөньясы, мисал өчен Мирсәет Сөнгатуллин башкаруында, халык артистлары башкаруында тыңлыйлар, аннан ямь табалар. Шуның авторы инде ничә еллар Татарстан Язучылар берлегенең ишеген шакый, ишекне ачмыйлар. Мондый авторлар җитәрлек.
Биредә яшәп иҗат итүче күп кенә каләмдәшләрем Удмуртия язучылар берлеген тәнкыйтьли. Әмма без Удмуртиягә түгел, Татарстанга карыйбыз, Татарстан республикасы белән эшлибез. Удмуртия безне үзенә кабул иткән икән, безне үзенең әгъзалары итеп исәпли, кайвакытта безнең әсәрләрне тәрҗемә итү белән шөгыльләнә икән, рәхмәт аларга. Удмуртия Татарстан түгел. Үзенең икътисад хәле, аның финанс хәле шактый авыр. Әдәбиятка игътибары көчле булмаган икән, аңларга була. Ә менә Татарстан нәшриятларының бернинди дә чираттан тыш китаплар чыгаруын ишетмәдем мин. Булмады ул. Әмма кирәк иде. Ринат Батталов әйтеп китте, нәшриятта биш елга бер китап чыгарабыз дип. Кайбер язучылар: “Без ике-өч елга берне әзерлибез, китаплар шул килеш аунап ята, чыкмый бит!” — дип зарлана. Димәк, әдәбият елында да бу мәсьәләдә бернинди дә алга китеш булмады. Хәзер күренеп тора, Әдәбият елы дип игълан итү һавага эленгән шар гына булган, аны әзерлексез килеш игълан иткәннәр.
Ләкин, шуңа карамастан, язучының бурычы — язу. Ул актив булырга, иҗат итәргә, халык арасында булырга һәм әдәби агарту эшләре алып барырга, хискә, мәгълүматка, әдәби телгә сусаган җаннарга шифа бирергә тиеш.
Әдәбият елында безнең язучылар булдырганча үзләренең укучылары белән очрашырга тырышты. Апрель аенда әдәби чаралар бик күп узды. Әле күптән түгел мин Удмуртиянең төньягында урнашкан Балезино районы Кис­тем авылында булдым. Мине гаҗәпкә калдырган әдәби очрашу — балаларның шигырь уку бәйгесе иде. Минем андый бәйгеләрдә Ижауда да катнашканым, берничә тапкыр жюри әгъзасы булып та утырганым бар. Иҗатка тартылуның мөһим икәнлеген балаларга аңлатып чыгышлар да ясыйбыз. Ә менә Кистемдә мин сокланып кайттым. Балалар И.Биектаулы, Р.Батталов, Ә. Ни­замованың шигырьләрен укыдылар. Анда телнең, татарның гореф-гадәтләрен саклауның тәмен беләләр. Һәрбер җирдә дә шундый мохит булдырасы иде безгә. Балалар, ата-аналар белән бик рәхәтләнеп сөйләшеп, күңелне бушаттым. Әле безнең әсәрләр кирәк икән, димәк, без язарга, иҗади мохитне суытмаска тиеш дигән фикер белән кайт­тым.
Чынлап та, шулай. Әгерҗе мәк­тәпләрендә чыгыш ясау бик рәхәт. Анда татар телен ка­мил беләләр. Ә Удмуртия мәк­тәпләрендә татар сыйныфларында бу авыррак проблема. Моңа безнең иҗтимагый оешмалар да игътибар итәләр, ләкин әле көч җитми.

Ибраһим Биектаулы:
“Әдәбият елы ул кәгазьдә генә. Әдәбият елы бармы, юкмы, иҗатчылар аңа карап иҗат итмиләр. Эшлиләр. Ләкин күпчелек өстәл тартмасына эшли. Язылган әйбер басылмагач, тагын да язарга күңел канатланып тормый. Шунлыктан һәр өлгергән язучының елына бер китап язарлык потенциалы юкка чыга.
Ярый әле берничә тапкыр очрашуларга чыктык. Әгерҗе районы мәктәпләренә бардык, Глазовка чакырдылар. Глазовта татар халкын җанландыручы, бик тә актив милләттәшебез Минзирә Касимованың 80 яшьлеге уңаеннан кичә булган иде. Бик ошады бу очрашу, мил­ләттәшләрем белән аралашу.
Дөрестән дә язучыларга аралашу, үзенең фикерен кешегә җиткерү, кайтаваз кирәк. Иҗат кайтавазы. Татарларда иҗатны бәяләү дигән нәрсә юк. Алар хәтта нәрсә икәнен белмичә дә я мактыйлар, яисә бөтенләй эндәшмиләр. Хәзерге заманда китап чыгару авыр дип зарланабыз, әмма кайбер китап­лар басылып чыгып та, кибет киштәләрендә посып ята. Шунысы да бик аянычлы.
Без картайгач кына, таякка таянып, әдәбиятка килеп кердек. Шунлыктан бик авыр хәлдәбез. Безне Казандагы яшьләр дә бик яратмыйлар. Әле күптән түгел 20 авторның әсәрләрен җыеп, Мәскәүгә озатканнар. Китап чыгаралар. Без анда керәбезме? Без бит картлар, иҗатыбыз буенча гына яшьләр без.
Ә менә рус укучысы игъти­барлы. Рус телендә язган ши­гырь­ләрне җыентыкка кертеп куя, үз фикерен дә язып куя. Менә шундый игътибар татар телендә язучы чит төбәкләрдә яшәүчеләргә тәтеми. Шуңа да алар канат җилпеп күтәрелә алмый. Тәнкыйтьчеләребез дә юк. Алар инде бер 20-30 ел элек үлделәр. Яңалары юк. Чөнки тәнкыйть мәктәбе юк. Мактау мәктәбе генә бар. Язучылар берсен-берсе мактыйлар. Шушындый күңелсез хәл. Дөреслекне сөйләргә кирәк. Комга башны тыгып утырырга кирәк түгел”.

Әлфирә Низамова:
“Чыннан да, Әдәбият елында язучыларга игътибар артмавы аларның җанына иң тия торган нәрсә. Мин әйтер идем: монда утыручы язучылар — өчесе дә авылда туып үскәннәр. Мин аларны асфальтны тишеп чыккан гөлгә тиңләр идем. Һәм ул чәчәккә, һичшиксез, игътибар, су кирәк. Аны сугару кирәк. Әмма ул җитеп бетми. Язучылар бит алар бер җирдә дә укымыйлар. Мин белгәнемчә, Ибраһим Биектаулы, Гыймран Сафин самолет җыярга укыган. Ринат Батталов, Гөлфия Исхакова шулай ук язучы һөнәренә укыган кеше түгелләр. Мин үзем дә. Язучыларны күңел мәктәбе, җан авазы кулларына каләм алдыра. Һәм аларга пенсия дә билгеләнми. Алар үлгәнче иҗат итәләр. Шуңа күрә, язучы дигән кешенең хөрмәте дә, шөһрәте дә, аңа караш та икенче — үзгә булырга тиеш.
Әгерҗе районында Әдәбият елына килгәндә, үзебезнең авыл клубында да, район күләмендә дә бик зур чаралар үтте. Зур әзерлек белән Әдәбият елын ачу, ябу тантанасы булды. Әмма иң әһәмиятлесе, иң сөендергәне, әл­бәттә, үзебезнең татар классигы, күренекле язучы, татар драмматургиясенә нигез салган Таҗи Гыйззәт пре­миясен булдыру.
Без бу турыда күптән сөйләштек, хыялландык. Әдә­бият елында аның тормышка ашырылуы, безнең “Күңел чишмәләре” әдәби бер­ләшмәнең тәкъдимен район җитәкчелегенең кабул итүе, хуп­лавы һәм мондый премия булдырылу районыбыз өчен зур вакыйга.
Премиянең беренче карлыгач­лары — безнең аксакал язучыларыбыз Габдулла абый Галиев, Чыңгыз ага Мусин. Алар янәшәсендә, иҗатым белән ул кадәр зур казанышларга ирешмәсәм дә, мин дә бар. Габдулла абый 90 яшенә җитеп килә. Армый-талмый иҗат итүен дәвам итә. Чыңгыз абыебыз 9 дистәне тутыра, әле каләмен куйганы юк. Бу өлкән аксакаллар премиягә, һичшиксез, лаеклы.
Премия ел саен тапшырылачак. Ул язучыларга гына түгел, шагыйрьләргә, журналистларга, татар теле укытучыларына, мәдәният хезмәткәрләренә, кем иҗатта уңышка ирешә — шуңа биреләчәк.
Үземнең иҗатка килгәндә мәкаләләр, шигырьләр язам. Мин алары язмыйча кала алмыйм. Нәрсәгәдер җан әрни дә мәкалә язарга утырам. Алар бик күп вакытны ала. Әмма ләкин туасы шигырь тумыйча калмый инде. Бер китаплык шигырьләрем туп­ланып бетте инде. Ләкин һаман да шул бер сүз, юбилейлар җитмичә, китапны көтү — ул көлке генә. 2016 елда “Әҗер” дигән китабым басылып чыгар дип өметләнәм.

Гөлфия Исхакова:
“Безнең шәһәрдә бик зур чаралар узды. Аның берсе — композитор Чайковскийга 175 яшь тулу уңаеннан. Анда язучы буларак кына түгел, мәдәният хезмәткәре буларак катнаштым. Җиңүнең 70 еллыгына кичә уздырдык, шигырьләр укыдык. Сугыш чоры балалары җыелган иде. Өстәл артында сөйләшеп утырдык. Бергә бәйрәм иттек. Көз көне Удмуртиядә яшәп иҗат итүче язучыларны Воткинскига чакырган идем. Шигырьле-җырлы иҗади кичә булды бу. Бик күңелле үтте. Һәр үткәргән кичәне шагыйребез Риза Шәфине искә алудан башлыйбыз. Шигырьләрен, җырларын концертларда башкарабыз. Воткинскида калын гына китап басылып чыкты. Анда язучылар, рәссамнар, мәдәният хезмәткәрләре турында язмалар тупланды. Анда Риза абый турында да мәкалә бар.
Үземнең иҗатка килгәндә, саллы гына китап әзерләдем. “Гомерем мизгелләре” дип атала ул. Казанга илтәсем бар. Балалар өчен китап та әзерләдем. Быел минем өчен аеруча иҗади ел булды.
Соңгы вакытта татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә башладылар. Минем дә 60лап шигыремне тәр­җемә иттеләр. Украинада нәшер ителгән калын гына китапта 9 шигырем чыкты.

Менә шундый уй-фикерләр, нәтиҗәләр белән язучыларыбыз, Әдәбият елын озатып, Яңа елга керә. Уңышлары белән бергә, аларның күңелендә канәгатьсезлек, икеләнү хис­ләре дә булу, минемчә, табигый күренеш, иҗат кешесе эзләнүдән, борчылудан туктаса, димәк, ул иҗат итүдән дә туктыйдыр, минемчә. Бары тик яңа үрләр яулауга омтылып, тынгысыз рәвештә тормышны рухи яктан матурларга, бизәргә омтылганда гына нәтиҗәләр дә матур була. Яңа елда каләмдәшләребезгә яңа уңышлар, шатлык-сөенечләр, сәламәтлек телибез.

Элмира Нигъмәтҗан.