Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Әбиләр һәм бәбиләр
18.05.2012

Әбиләр һәм бәбиләр

Телевизорым күрсәтми башлады: тавышы бар, сурәте юк. Татарча сериал бара, бетәргә күп калмаган иде инде. Тиз генә күршеләргә кереп киттем, карый торганнардыр әле, матур фильм бит. Юкка кергәнмен: телевизорга өйдәге өч һәм биш яшьлек ике малай хуҗа. Әбиләре, хәлне аңлап, кирәкле каналга баскан иде, малайлар кара тавыш күтәрде. Әби кешегә кире мультфильмга көйләп куймый чара калмады. Ул, гаепле кеше кебек: «Менә шулай инде, ял көнне телевизорга алар хуҗа, бакчага киткәч кенә карыйбыз. Аш бүлмәсендә кечкенәсеннән карый торган идем дә, бу арада ватылып китте әле», — дип әйтеп куйды. Чыгып киттем инде. Уйлап куйдым: әбиләр белән бәбиләр бигрәк телевизорга багынабыз шул хәзер. Элек, без бала чакта юк иде бит әле ул сихерле тартма, ансыз ничек яшәдек икән соң? Хәтер сандыгымны актарам: балачакның күңелдә уелып калган мизгелләрен барлыйм. Без бала вакытта галиҗәнап китап бар иде. Әтием дә, әнием дә китап укырга бик ярата иде. Китапка мәхәббәт миңа да алардан күчкәндер, мөгаен. Әткәйнең «Солтангәрәйнең язмышы» дигән китап укуы, сукыр егетне кызганып барыбызның да елашканыбыз хәтеремдә. Мәктәптә укый башлагач, үзләре кул эшләре белән мәшгуль әти-әни китап уку эшен абый белән миңа тапшырдылар. Бик рәхәтләнеп, кычкырып укый идек без.

Тагын кино да карый идек әле. Күрше егете үзе ясаган аппараты белән күрсәтә иде. Ә аппарат дигәнебез, эчендә лампочка урнаштырылып, диафильм күрсәтергә җайланган посылка тартмасы булып исемдә калган. Соңрак диафильм карый торган махсус кечкенә калай җайланма да сатып алды әти.

Аннан соң авылда телевизор да күренә башлады. Башта санаулы гына кешеләрдә иде. Күршедәге укытучы апаларга бу сихерле тартманы карарга бөтен урамыбыз белән кергән хәтердә калган. Киң күңелле кешеләр иде. Әйбәт кино булса, көндез үк әйтеп куялар һәм без күрше-тирә керә идек. Үзләренең дүрт малай, без тагын күпме булганбыздыр, ник бер тавыш чыксын: сәгать ярымлык киноны тын да алмый карыйбыз. Бу кичәләр безнең өчен могҗизалы бәйрәм кичләренә тиң була иде. Ә бүген исә бу телевизор дигәне без әбиләр дә, әнә шул бәбиләр генә карый торган нәрсәгә әйләнеп кала бугай, ушлыраклар компьютер каршында хәзер.

Болай телевизорсыз яшәп булмас, башка чыгымнарны кысыштырып булса да, киләсе пенсия акчасына алып куярга кирәк булыр.

Розалия Кәримова, Яңа Авыл авылы