Әбиләр бәхет бүләк итәләр
Әби-бабай белән үсүче балалар бәхетле дә инде, мин әйтәм. Балаларының әби-бабасы янәшәдә булган әти-әниләр тагын да бәхетлерәк. Килешәсездер бит?
Беренчедән, каядыр барасың булса, баланы кем белән калдырыйм, дип, баш ватасы юк. Әби-бабай, кырык эше кырыкка ярылып ятса да, ярдәмгә киләчәк.
Икенчедән, үз балаларын иркәләп, сөеп үстерергә вакытлары булмаган, хәзер шуңа үкенеп яшәүче өлкәннәр күңелләрендәге шушы бушлыкны тутырырга тырыша. Яшьләргә моннан файда гына! (Безнең, их, ник кечкенә чагында баламны алларыма утыртып, озаклап сөеп калмадым икән, дип уфтаныр чаклар алда әле!) Без өлгермәгәнне әби-бабайлар эшли: ярата да, ипләп кенә аңлата да, баланың серләрен бүлешергә дә җай таба.
Өченчедән, әби-бабай белән үскән бала тәртипле, тәрбиялерәк була. Чөнки олыларның мең дә бер ырым-ышануы бар: «Өстәл артында аяк селкеп утырсаң, җеннәр килә», «Ашаган вакытта киерелсәң, үсми каласың», «Тәлинкәдәге ризыкны ашап бетермәсәң, бәхетең кими», «Баш киеме белән уйнасаң, башың авырта»… Хәтерлисездер боларны? Ырымнарга ышанырга ярамый, дигән булалар. Алар безне тәрбияли икән бит!
Дүртенчедән, әби белән бабайның баланы эшкә өйрәтергә вакыты һәм теләге бар. «Мин дә эшләп карыйм әле», — дигән баласына әти-әни нәрсә ди? Күп очракта: «Әйдә, башка вакытта, бүген ашыгам», — дип борып җибәрә. Яшь кешенең ашыкмаган чагы бармы? Булса да, бик сирәк! Ә өлкәннәр башкача эшли: күрсәтәләр, аңлаталар, сабыр итәләр, баланың ялгышларын «күрмиләр»…
Бишенчедән, әби-бабай белән үсүче бала — кечкенә профессор. Аның белмәгәне аз булыр. Чөнки әби белән бабай сөйләргә дә иренми! Күргәнен, белгәнен, хәтта белеп бетермәгәнен дә балага аңлатырга тырыша.
Алтынчыдан, җиденчедән… онык янында әби белән бабай ул — чиксез ярату! Ә мәхәббәтебезне бәхетле итә.
Дөрес, әби белән бабай оныкларны «бозып бетерә», диләр. Мең яхшының бер кечкенә генә яманы инде монысы…
Балаларыбызга бәхет бүләк итүче әби-бабаларыбызга чиксез рәхмәт! «Бозсагыз» да сүз әйтмибез, булыгыз гына!
Рамилә Уваева, Казан шәһәре.