Әбиләрнең тылсымлы дөньясы
2012 елдан бирле 26 май Удмуртиядә Әбиләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көндә өлкәннәргә хөрмәт, үзенчәлекле әбиләрне халыкка күрсәтү максатыннан республикакүләм бәйге дә уздырыла башлады. Өлкән яшьнең матурлыгы, әбиләр тәрбиясе, аларның тормыштагы роле игътибар үзәгенә алыну — матур күренеш.
Әбиләр көне якынлашып килгән көннәрнең берсендә миңа хезмәттәшем: «Син бит әби тәрбиясендә үскән кеше, әби тәрбиясе турында ни әйтерсең?» — дип кызыксынды. Бу гади генә сорау мине үткәнгә алып кайтты. Әбиләр балачак елларымның зур өлешен, асылын тәшкил итүен, алар белән бәйле хатирәләремнең тылсымлы дөньяга тиң икәнлеген сөйләп бирәсем килде. Бу турыда язарга каләм алгач: “Күңелдәге хис-тойгыларымны тулысынча җиткереп булырмы?” — дип, берникадәр дулкынлану да кичердем.
Миңа бик кечкенәдән әби-бабам тәрбиясендә, алай гына да түгел, бабамның әнисе — нәнәем (Башкортстанда шулай дип атыйлар) тәрбиясендә үсәргә туры килде. Сабыр, артык тыйнак нәнәйнең йогынтысы, аның янына хәл белергә килеп йөрүче әбиләрнең аралашу, үз-үзләрен тоту, яшәү рәвеше күңелемә тирән уелып калган һәм бар булмышымның бер өлешен тәшкил итә дисәм, һич арттыру булмас. Әбиләр белән тирәнрәк аралашырга этәргеч ясаган тагын бер нәрсә – әбием авылның иң өлкән яшьтәге әбиләренә сөт илтергә җибәрә торган иде. Әбием йә бер карчыкка, йә икенчесенә сөт илтергә кушканда: «Сыер тотмый хәзер, сөтле чәй эчәсе килеп, тилмереп ятмасын», — ди иде.
…Түбәле биек капканы ачып, Әнисә әбинең чирәм үскән иркен матур ишек алдына керәм. Без мал тоткач, андый болынны хәтерләткән чирәмле ишек алды юк иде ул чакта. Мин яшел чирәм арасындагы сукмактан эчкәрәк атлыйм. Капкадан йорт эченә кадәр сузылган тимерчыбык аша кыңгырау шалтырый, әбигә кемдер керүен хәбәр итә. Ире Бари исән чакта эшләп калдырган бу кыңгырауны. Ул авылда оста куллыларның берсе булган. Бал кортлары тоткан, зур итеп йорт төзегән. Агачны чокып ясаган гадәти булмаган умарталар бакча артында үскән агач башларында ул вакытта да эленеп тордылар. Тик Әнисә әби корт тотмый иде инде. Җил «тегермәне», матур итеп ясалган сиртмәле кое, өй эчендәге сандык, каралты-курасы гына аның истәлеген саклый. Ишек алдындагы агачка эленгән матур итеп ясалган җимлекләрдә кышын кошларның бик күп булуы игътибарны җәлеп итә.
Әнисә әби күпләп казлар тота иде. Язын каз бәбкәләре бераз ныгыгач, аларны су буена алып төшә. Ә безнең өй су буенда гына урнашкан. Казларын судан чыгара алмый азапланган чагында, Әнисә әби мине чакыра. Ап-ак казлары сыман ак яулыгы, казларын куа торган очына ак тукыма бәйләнгән таягы ничектер бер-берсен тулыландырып торалар. Әллә үзе кошлар яратканга инде, мине “һава кызы” дип йөртә иде ул. “Догалар укып, теләк теләгәндә, исемеңне онытып җибәрсәм дә, сине “һава кызы” дип атап дога кылам”, — дип әйткәне хәтердә. Хәер китергәч: “Эш бәхетеннән бигрәк, баш бәхете бирсен”, — дип тели торган иде. Әнисә әбинең өй түрендә хөрмәләре, лимоннары биек булып үсә. “Каян алдыгыз аларны?” — дип сорагач, “Балаларым алып кайткан иде. Әфлисуным да быел бигрәк матур итеп чәчәк атты”, — дип, җимешләре эленеп торган әфлисун ботакларына кагылып-кагылып ала. Ә мин эчемнән генә: “Үскәч, мин дә өйдә шундый агач кебек биек гөлләр үстерәчәкмен”, — дип хыяллана идем.
Тагын бер әбидә еш булырга туры килде. Анысы — Җәмига әби. Аның янына бару исә минем өчен икенче бер дөньяга аяк басу сыман тоелды. Көл белән ышкып, сап-сары итеп юылган буяусыз болдырдан өй алдына үтәсең. Кояш кызулыгыннан соң, өй алдындагы киптерергә эленгән дару үләннәренең хуш исләре белән кушылган салкынча һава җанга рәхәтлек бирә. Менә шулай авылымның иркен болыннарыннан җыйган төрледән-төрле дару үләннәрен киптерә дә, махсус тегелгән чүпрәк капчыкларга салып, чоланындагы агач киштәгә куя. Җәй көнендә җиләк җыярга баргач, әбием белән урман буенда да очраткан булды аны. Чип-чиста итеп җыйган эре җиләкләре, җиләкләреннән дә матур чәчәкле алъяпкычы, аның олы кесәсендәге мәтрүшкә чәчәкләре әле дә күз алдымда тора. Бервакыт Казанга баргач, Каюм Насыйри музеена алып керделәр безне. Каюм Насыйриның дару үләннәрен өйрәнүе, халык медицинасы турында сөйләгәндә, анда да шулай Җәмига әбинеке сыман киптереп эленгән үләннәрне күреп, балачагыма кайткан идем.
Гашкинур әби турында да искә алмыйча үтә алмыйм. Аның янына әбием ешрак җибәрә торган иде. Чөнки аның аяклары, куллары авырта иде. Авырлык белән генә атлап, күпчелек урын өстендә ятып торды. Анда барсам, озаграк торып кайтуыма да ачуланмый иде әби. Идәнен юып, паласларын кагып, өйләрен җыештырып кайтам бит. Әлеге гап-гади ярдәмемә шундый нык сөенә иде ул. Кат-кат рәхмәтләрен, догаларын укып кала. Аның шушы сөенүе, үземне кирәкле итеп тою миңа канат куя торган иде. Әбиләр арасында иң дини, укымышлысы да ул булгандыр. Хәер илткәч, гаиләбезгә исәнлек-саулык теләп, озак итеп кычкырып догаларын укый. Үземнең балачакта махсус догалар ятлап утырганым булмаса да, барлык догаларның миңа таныш булуына, аларны яттан белүемә үсеп җиткәч гаҗәпләнгән идем. Дини китаплар алып, догаларны ятлыйм әле дип утырсам, андагы күпчелек догалар миңа таныш икән бит, бары тик нинди дога, кайсы очракта укыласын гына белмәгәнмен.
Ул вакытта әле бүгенге кебек дингә игътибар көчле булмаса да, авылымның барлык әбиләренең дини булулары, догаларны яхшы белүләре, йолаларны саклап яшәүләре гаҗәпләндерә дә, сокландыра да.
Ничектер бервакыт миңа абыем: “Элмира үз яшендәгеләр белән уйнамый бит ул, бөтен дуслары — әбиләр”, — дигән иде. Ул вакытта аның бу сүзләренә эчтән генә үпкәләп тә йөргән идем әле. Хәзер уйлыйм да, дөрестән дә шулай булган икән бит ул. Әбиләр белән дуслыгымны белгәнгәме, мәктәптә дә мине класс җитәкчесе тимурчыларның җитәкчесе итеп билгеләде. Классташларымны ике төркемгә бүлеп, уку елы дәвамында шефлыкка алган әбиләргә ярдәм итәргә йөрдек. Мунча, сарай түбәләрендәге карны төшерү, кар көрәү, су ташу, утын яру кебек эшләрне ярыша-ярыша башкару үзе бер шатлык иде.
“Элмираның дуслары әбиләр” дигәнгә кире кайтып: “Нишләп ул вакытта бу сүзләр минем күңелгә тиде икән?” – дип гаҗәпләнәм. Югыйсә бит миңа тәрбия бирүчеләр дә әбиләр булды. Әбием, нәнәемнең сабаклары аша тормышка карашым оешкан. Әбиләрнең тынычлыкны яратуы, аларның җирдән, табигатьтән көч, сихәт алып, аның кочагында яшәргә омтылуы, әйбернең кадерен белеп, тапкан малның бәрәкәтен белеп яшәве, азга да канәгать була белүе бүген дә сокландыра. Әбием: “Кешеләргә ярдәмеңне кызганма, хезмәтең кеше өчен булса, өйрәнүең үзең өчен”, — ди иде. Ә үзе аз гына ярдәмемә дә кош тоткандай сөенә, мактап бетерә алмый. Хәзер уйлыйм да: “Бу аның шушы рәвешле хезмәткә кызыксыну, мәхәббәт уятуы булган бит!” — дип нәтиҗә ясыйм. Үзем дә, шушыны истә тотып, балаларымның ярдәменә, эшенә бәя бирүне күпсенмәскә кирәклеген истән чыгармыйм.
Нәнәемнең мәрхүм булуына да ничәмә еллар үткән, бүгенге көндә бабам да юк инде. Әбием хәзер үзе 92 яшен тутырды. Ялгыз яшәүче өлкәннәрне кайгыртып, сөт җибәрүче әбием бүгенге көндә үзе дә ялгызы гомер итә. Аны да онытмыйлар, әле бер күршесе: “Бал суырттык”, — дип, бал күтәреп керә, әле бер күршесе: “Бүген яздым”, — дип, май кертә. Бәхетле балачак бүләк иткән бабам һәм әбиләремә, тәпи басып киткәннән бирле тормышны таныткан, яшәү матурлыгын күрергә өйрәткән, бай рухи дөнья бүләк иткәннәре өчен чиксез рәхмәтле мин.
Әбиле тылсымлы дөньям… Балачагымның хатирәләре бүген дә авылның саф һавасы кебек кадерле, әбиләрнең ак яулыгы сыман саф, Коръән сүрәләре кебек изге. Алар болында үскән мәтрүшкә, җиләк исләрен хәтерләтә…
Элмира Нигъмәтҗан.