Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Әбиләрнең иң-иңнәре билгеләнде
28.05.2015

Әбиләрнең иң-иңнәре билгеләнде

Моя бабушка“Известия Удмуртской Республики” газетасы быел Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән өченче мәртәбә “Минем әбием” фотоконкурсын уздырды.

Бәйгегә 26 майда йомгак ясалуы очраклы түгел. 2012 елда Бураново әбиләре Евровидениедә катнашканнан соң, Удмуртиядә бу дата Әбиләр көне буларак билгеләп үтелә башлады. Бер ел элек күпсанлы газета укучылар соравы буенча, бәйгегә “Минем бабам”, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Җиңү өчен рәхмәт!” дигән номинацияләр дә өстәлгән. “Известия Удмуртской Республики” газетасы редакторы На­дежда Саварская сүзләренә караганда, быел катнашучылар саны бик күп булган. Ике ай эчендә редакция поч­тасына әби-бабалары турында матур эчтәлекле ике йөзгә якын фотосурәт һәм иншалар килгән. Юкамен, Кече Пурга, Можга, Якшур-Бодья, Балезино районнары, Глазов, Воткинск, Сарапул, Ижау шәһәрләрендә яшәүчеләр аеруча активлык күрсәткән.
Халыклар дуслыгы йортында узган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында УР Дәүләт Советы рәисенең беренче урынбасары Светлана Кривилева, УР Социаль, гаилә, демография сәясәте министры Ольга Корепанова, РФ Пенсия Фондының УР буенча бүлеге җитәкчесе Алексей Бельтюков, Милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикова катнаштылар.
Сарапулда гомер кичерүче Хәмит Басыйров “Җиңү өчен рәхмәт!” номинациясендә җиңүче булган. Аның фотосурәтен бәйгегә почта хезмәткәре Наталья Напольских җибәргән. Милләттәшебезгә 90 яшь тулган. Ул күпсанлы медаль-орденнарга ия. Дистә еллар үтсә дә, ветеран сугыш елларын күз яшьләре белән искә ала. “Иң эшлекле әби” номинациясендә җиңгән Сәминә Гарифуллина Ижауда гомер кичерә. “Фотосурәтемне балаларым җибәргән. Мин бу хакта белми дә калдым”, — ди ул. Оныгы Резеда әбисе турында: “Без әбиебезне яратып: “Әнкәй!” — дип дәшәбез. Быел аңа 87 яшь тула. Ул 40 яшендә тол калып, берья­лгызы биш баланы аякка бастырган. Бүгенге көндә 12 оныгын, 13 оныкчыгын тәрбияләргә булыша. Кул эшләре белән мавыга, матур келәмнәр бәйли. Тик торырга яратмый. Без аны бик яратабыз”, — дип сөйләде.
“Яңарыш” газетасы редакциясе иң шаян әбигә үз бүләген әзерләгән иде. Күпсанлы катнашучылар арасыннан оныгы белән өстәл хоккее уйнаучы 82 яшьлек Асия Арасланова безне көр күңелле булуы, шаянлыгы белән җәлеп итте. Ул Юкамен районы Ежевск авылында яши. Кызганычка каршы, бәйрәмгә Асия Әхәт кызы үзе килә алмаган иде. Әмма бүләге аны редакциябездә көтә.
Олыласаң олыны, олыларлар үзең­не, ди халык. “Известия Удмуртской Республики” газетасы бу чараны уздырып, өлкән буынга чиксез хөрмәтен күрсәтә, ихтирамын белдерә. Без дә барлык әбиләрне узган бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек, озын гомер, оныкларын милли рухта тәрбияләүләрен телибез.

Альбина Шәйхетдинова.
Николай Глухов фотосурәте.