Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Әбиләргә һәйкәл булачак
17.01.2013

Әбиләргә һәйкәл булачак

Узган елның җәендә Удмуртия Президенты Александр Волков гаилә традицияләрен саклау, өлкән буынның абруен арттыру максатыннан республикада Әбиләр көнен булдыру турында карар чыгарган иде. Әбиләр көне ел саен 26 майда – “Бураново әбиләре”нең “Евровидение”дә чыгыш ясап, уңышка ирешкән көнне уздырылачак. Әлеге карар республика җәмәгатьчелеге тарафыннан гына түгел, ил күләмендә яклау тапты. Быел Әбиләр көненә Әбиләргә багышланган һәйкәл дә ачылу күздә тотыла. Мәдәният, матбугат һәм мәгълүмат министры Дмитрий Иванов белдерүенчә, һәйкәл удмурт әбиләренең җыелма образын чагылдырырга тиеш. Һәйкәл Гоголь бульварында — Курчак театры һәм музыка колледжы тирәсендә урнашырга мөмкин. Бүгенге көндә һәйкәл проектына конкурс игълан ителде. Конкурста теләгән һәркем катнаша ала.