Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Әбиле гаилә – бәхетле гаилә
13.12.2019

Әбиле гаилә – бәхетле гаилә

Балаларны тәрбияләгәндә, әбиләр киңәше, ярдәме бик кирәк. Оныкларның уңышларга ирешүендә әбиләрнең өлеше бик зур. Шушы көннәрдә Нәзирә Салихҗан кызы Касимова редакциягә шалтыратып, үзенең сөенечен уртаклашкач, әлеге фикергә килдем мин.

“Оныгым Алихан Россия күләмендә информатика фәне буенча узган фән олимпиадасында беренче урынны алды. Бүләккә Парижга юллама бирделәр. Алиханга 14 яшь кенә, шуңа күрә аның белән барырга бер олы кешегә дә түләүсез юллама бирделәр. “Әти белән әни Парижга барырга өлгерерләр, ә менә әби картаеп бара, үзем белән аны алып барам”, — дигән ул. Гомеремдә дә Парижга барырмын дип уйламаган идем, рәхмәт оныгыма. Анда Эйфел манарасын, Триумфаль арканы, Версаль сараен, Александр III күперен күрдек. Диснейлендта ял иттек. Хәзер балалар бик акыллы бит. Француз телен камил белмәсә дә, оныгым телефондагы тәрҗемәче ярдәме белән Парижның барлык матур урыннарына да алып барды.
Оныгым Алихан кечкенәдән үк тырыш булды. Башлангыч сыйныф укытучысы да бик көчле иде. 30 биремне берничә минут эчендә дөрес итеп эшләргә куша иде. Баштарак Алихан бирелгән вакытка сыеша алмады, соңыннан булдыра башлады. Ә укырга ул 4 яшьтән өйрәнде. Мин барлык оныкларыма да 4 яшьтән әлифба китабын укырга өйрәтәм. “Китапны укып бетергәч, күңелегезгә ошаган әйберне алабыз”, — дип кызыксындырам. Олы оныгым Көлсылуныкы (Золушканыкы) кебек күлмәк, ә Алихан лего сорады. Әлбәттә, балаларга биргән вәгъдәмне үтәдем. Оныклар каникул вакытында бездә кунакта булырга яраталар. Аларны бакча, өй эшләренә өйрәтәм. Бер-берсе белән үзара дус, тату булып үссеннәр өчен тырышам. Үзебез балалар үстергәндә тиешенчә игътибар бирә алмадык. Хәзер лаеклы ялда булгач, кулдан килгәнчә, оныкларны тәрбияләргә булышабыз”, — диде Нәзирә Салихҗан кызы.
Нәзирә ханым, киләчәктә дә оныкларыгыз сезне шулай уңышлары белән сөендереп торсыннар.

Рилия Закирова.