Әбика, тиздән приеду
Һәр милләт ул чәчәкләр кебек үзенчәлекле, үзенчә матур. Минем күп тапкырлар татарларның эшчәнлеген, чисталыгын мактаганнарын ишеткәнем бар. Чыннан да, халкым шундый булу белән мин чиксез горурланам да! Әлбәттә, көтүдә бер пычрак сыер булган кебек бездә дә милләтне оялтучы затлар күп. Башка халыклар безнең яхшы якларны гына күрсеннәр иде, үзенчәлекле халык дип соклансыннар иде дә соң…
Әле шушы көннәрдә генә татар бистәсендә булдым. Автобуста татар егет белән татар кызы утыралар. Аларның татар икәнлекләрен каян белдең, дисезме? Кызның муенында ярымай эленеп тора, ә егетнең телефоннан: “Әбика, тиздән приеду”, — дигәненнән чамаладым. Хәер, егет муенына әллә нинди татулар ясаткан, колагына алкалар таккан. Мода, имеш. Кыз да заманнан калышмаган: аякларында — тату, чалбары эт талаган диярсең, ертык. Менә малай, замана яшьләре! Күңел әллә нишләде. Һәр буын үзеннән яшьрәк буыннан канәгать түгелдер инде, анысы… Тик шулай да, йөзебезне югалтмасак иде. Исемдә: әбием әнине тәрбияли иде. Ә әни: “Без башка халыклардан тәртипле, тыйнак, әдәпле булуыбыз белән аерылып торабыз”, — дип әйтә иде безгә. Ә хәзерге яшьләргә карасак, яхшы якларыбыз бик күренми шул!
Шәфкать Ганиев, Мукшур-Тирсә.