Әбиебезне яратабыз
Татар базары бистәсенең посадка артында яшәүчеләр арасында әбием Гүзәлия Төхвәтуллинаны белмәгәннәр юктыр. Чөнки ул һәрвакыт халык арасында, өстәвенә ачык йөзле, ярдәмчел, аралашучан. Әбиемнең балачагы сугыш чорына туры килгән. Аңа да яшьтәшләре кебек сугыш елларының авырлыкларын, ачлыкларын күрергә туры килә. «Әти» сүзен әйтергә тилмереп үстем. Әнием мин ятимлекнең ачысын тоймасын өчен бөтен көчен куйды. Буй җитеп, гаилә коргач та, ул минем зур терәгем, киңәшчем булды”, — дип, җылы итеп искә ала ул әнисе хакында.
Бабам да алтын куллы булган. Алар әби белән бергәләп йорт салып чыкканнар, тәрбияле балалар үстергәннәр. Әбием «Ижмаш» заводында, сәүдә өлкәсендә намуслы хезмәт куйган. Тик бабам белән тигезлектә озын-озак гомер кичерергә туры килмәгән аңа. Әбием бик иртә тол калса да, башка тормышка чыкмаган, гомер буе бабама тугрылыклы булып калган. Тормыш сынауларына карамастан, әбием күңел төшенкелегенә бирешмичә, балаларына, оныкларына сөенеп, тормышны яратып яши. Аның көләч йөзе, йомшак итеп сөйләшүе, төпле киңәшләре безгә яшәргә көч бирә. Хәзер әбинең балалары үзләре әбиләр инде. Әмма Гүзәлия әбиебез балаларының, оныкларының, оныкчыкларының тормышы, эшләре турында белешеп тора. Безнең кечкенә генә уңышларыбызга безгә караганда да ныграк сөенә.
Тиздән әбиебезгә 80 яшь тула. Юбилей уңаеннан әбиебезне котларга тату гаиләбез түгәрәк табын янына җыелачак. Киләчәктә дә әбиебезнең сәламәт булуын, күтәренке күңел белән балаларына, оныкларына терәк булып яшәвен телибез.
Айгөл Климова, Ижау шәһәре.