Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - “Әбекәй — матуркай”лар билгеләнде
9.03.2017

“Әбекәй — матуркай”лар билгеләнде

4 мартта Халыклар дуслыгы йортында “Ак калфак” оешмасы (җитәкчесе Алия Абдуллина) тарафыннан “Әбекәй- ­матуркай” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә Флүрә Латыйпова, Зөлфия Латыйпова, Гүзәлия Абдрахманова, Фәридә Имаметдинова, Фәния Гаделшина, Фәридә Хуҗәхмәтова, Асия Сәләхова, Фәйрүзә Шәйдуллина катнаштылар.
Шунысы кызыклы: жюрида бары тик ир-атлар гына иде. Алар уңган, булган әбекәйләрнең һәр сынавына бәя бирделәр. Бәйгедә катнашучылар үзләренең осталыкларын тегү, пешерү, иҗади номерлар күрсәтүдә сынадылар. “Дуслык” ансамбле җырчылары, гармунчылары бәйгегә үзләренең концерт номерлары белән ямь өстәделәр. Бәйгедә моңа кадәр милли тормышта чалынмаган Флүрә Латыйпова, Гүзәлия Абдрахманова, Зөлфия Латыйпова, Фәридә Имаметдинова кебек хатын-кызларның катнашуы аеруча игътибарга лаек.
Бәйгенең җиңүчесе булып, Фәйрүзә Шәйдуллина билгеләнде. Икенче урынга Асия Сәләхова, өченче урынга Фәридә Хуҗәхмәтова лаек булды. Катнашучылар барсы да “Ак калфак” оешмасы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге исеменнән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Әлеге чара телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауның башында иң элек хатын-кыз торуын тагын бер кат дәлилләде.

Рәфилә Рәсүлева.