Һөнәр сайлау – үз-үзеңне табу ул
Бүгенге көн — укымышлы, белемле кешеләрнеке. Кулыңда дипломың булмаса, эш табармын, димә. Шул ук вакытта, белем алу бар кеше дә чишә алмаслык мәсьәләгә әверелде. Элек яхшы укыганнарга урта һөнәри, югары белем алу юлларында киртәләр юк иде, һәркемгә ишекләр ачык, акча түлисе юк, тулай торакта урыннар җитәрлек… Белем алу — энә белән кое казу, дисәләр дә, кое казу булмаган инде ул элек, иң рәхәт вакытлар булган! Кадерен белмәгәнбез.
Бүген инде әти-әни кредитка бата-бата баласын укытырга тырыша! Әле ярый, баласы алган һөнәре буенча эшләсә. Киресенчә дә килеп чыга… Баланың үзенең булачак һөнәрен күзаллый алмыйча, ашыгып, тугызынчы сыйныфтан ук чыгып китеп, укырга барып керүе күп очракта ялгышларның башы була. Әле ярый, бала, әти-әни үз вакытында сөйләшеп, киңәшеп дөрес, туры юл сайланса, дөрес юнәлеш алынса… Гомер буе яратмаган эш башкарырга туры килсә, бетте инде! Ни үзеңә, ни халыкка файдаң булмый. Андый катыргының, бәлки, кирәге дә юктыр!
Мин үзем мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, иң яраткан укытучыларымның берсе – Фәридә апа Ахунҗанова тәкъдиме белән Алабуга педагогика институтына юл алдым. Кечкенә чакта балалар табибы буласым бик килгән иде. Ә аннан соң кино артистларының фотоларын җыеп, артист булам диеп хыялландым. Ә мәктәпне тәмамлагач, пединститутка укырга киттем. Әмма укымадым! Студент булу бәхетенә ирешеп тә, мин бер көн дә укымыйча нигә, ни өчен кире кайттым икән?! Мин моны бүген дә аңлата алмыйм. Тик ул вакытларда газиз әти-әниемне нинди борчуларга салганымны хәзер генә яхшы аңлыйм. Алар минем белем алуымны бик телиләр иде. Кеше кайгысын белмисең, үз башыңа төшмәсә, диләр бит. Быел 9нчы сыйныфны тәмамлап, Ижауга укырга кергән оныгым: “Һөнәремне дөрес сайламаганмын…” – дип, үз мәктәбенә укуын дәвам итәргә кайткач, мин моны тагын бер кат йөрәк аша үткәрдем. Әйе, әти-әниемә кешеләрдән дә оят булгандыр… Ул вакытларда моны уйлыйсыңмы соң?!
Алабугадан чемоданнар белән кайтып төштем. Бакча буйлап төшеп, ишегалдына кердем. Мәрхүм әткәем ат арбасы тәгәрмәче майлый. Мине күрде дә, әллә ничек сәер итеп кенә елмайды. “Кайтып җиттеңме, кызым? Укымаска уйладың инде алайса? Ярар, бар кер, аша!” — диде. Әнием дә тыныч иде… (Алар минем укымаячагымны алдан сизенгәндер инде) Ий, сөендем инде! Күтәрелеп бәрелүче булмады бит… Ий, бала акыллары! Минем укуым алар өчен генә кирәкме соң инде! Өч-дүрт көн үткәч, иртәнге сәгать дүрттә әткәй мине уята: ”Тор, кызым, киен!” – ди. Юк, ачуланып түгел, җайлап кына. Аңгыра кеше кебек киендем, белмим бит кая барганны… “Әйдә, киттек, — диде әткәй урамга ымлап. Анда колхоз рәисе әтиемнең икетуган энесе Касыйм абый УАЗ машинасы белән безне көтеп тора икән. Утырдым инде нәрсә уйларга да белмичә. Киттек. Машина, тузаннар туздырып, колхозның сыер лагерена килеп туктады. Ә анда эш гөрли, сыер савучы апалар маллар арасында мәш килә. “Менә сиңа чиләк, сөтеңне салырга бидон! Бүгеннән сыер савасың, укыйсың килмәгәч,” – диделәр миңа ике Мөлеков. Алар ничек үзара елмаешкандыр да, минем кыяфәтем нинди булгандыр — белмим. Ул вакытларда телефоннар юк бит төшереп алырга… Сер биреп торып булмый бит инде. Әткәй белән Касыйм абый китеп бардылар. Кереп киттем үзем савасы сыерлар янына. Сауган бар бит инде өйдә, янәсе… Берне, икене саудым, өченче, дүртенчегә дә тырыштым… Чиләгем тулды дигәндә генә, сыерым тибеп җибәрмәсенме?! Мин баштаяк сөт белән коендым. Мин елыйм, сыер савучылар көлә, мине өйрәтә… Шулай көннәр, атналар узды… Өйрәндем, авыл кызы бит мин! Ярты ел сыер саудым, аннан соң бозау карарга күчерделәр… Инде ияләшеп кенә беттем дигәндә икенче уку елы башланыр вакыт җитте. “Укыйсыңмы?” – диделәр өйдә. «Әйе, укырга китәм мин. Әмма авыл хуҗалыгы буенча». Бер сүз дә әйтүче булмады. Моның белән сөйләшүнең файдасы юк, дигәннәрдер инде, газизләрем. Бөгелмәдә ике ел укып, туган авылымда сөт продукциясе эшкәртү өлкәсендә 10 ел эшләдем. Эшемне яратып башкарсам да, җаныма нидер җитми, күңел эзләнә иде… Ялгыш арты ялгыш ясап, шулай бәргәләнеп йөргәндә, Аллаһының рәхмәте белән, авыл мәдәният йортында район буенча оештырылган “Авылымның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге“ исемле конкурска әзерләнә башладылар. Мине һәм авылдашым Наил Шәрәфиевне алып баручы итеп чакырдылар. Ул чорда мәдәният йортының җитәкчесе булган Рәҗибә Ялалованың бик уйлап, тиешле югарылыкта эшләнгән сценарие буенча бик оста чыгыш ясап, без районда беренче урын яуладык. Барыбыз да сөендек, шатлыгыбыз чиксез булды. Мин икеләтә бәхетле идем! Ниһаять, мин үз-үземне таптым! Мине туган сәхнәм җылысы янәдән утыз елга якын яшәтте, яшәртте… Ул бүген дә минем өчен — иң кадерле урын, йөрәгемнән өзелеп чыккан җан җимешләремне – шигырьләремне яраткан халкыма җиткерү урыны. Мәдәнияткә килү минем иҗатыма юл ачты. Бер-бер артлы шигырьләр, сценарийлар туды. Мин бу тылсым дөньясында зыялы шәхесләр, игътибарлы, ихтирамлы җитәкчеләр – Әнвәр Закиров (мине эшкә алды), Мәҗит Исрафилов, Наил Нәбиуллин, Фаиз Мусиннар белән эшләвем белән бик бәхетле! Бүген дә минем хәлләремне белешеп, кирәк вакытта ярдәм кулын сузарга әзер торучы мәдәният бүлеге җитәчесе Марс Гатауллинга, авылыбыз мәдәният йорты хезмәткәрләренә, хезмәттәшем, иҗатташым, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арслановка мин бик рәхмәтле!
Тәмен табып, ямен күреп эшләүгә, тулы, җанлы тормышка мин бик күп ялгышлар, абынулар, адашулар аша килдем. Тик үкенмим. Күңелемдә йөрткән, сайлаган һөнәрләрем минем эшемдә, иҗатымда гел янәшә, юлдаш булдылар. Мөгаллимә була алмасам да, тәрбияви кичәләр, очрашулар, концертлар оештырдым, табиб була алмасам да, язган шигырьләрем, хикәяләрем, язмаларым кеше җаннарын дәвалый, артист та түгел, әмма гомеремнең күп өлеше сәхнәдә үтте. Кайчандыр уку йортын ташлап кайтсам да, мин гомер буе укыдым, эзләндем, яңалыкка омтылдым, иҗат иттем. Мин бик бәхетле! Тик шулай да, бүген аттестат тотып, юл чатында басып торучыларга, булачак һөнәрең – синең җан таләбең булырга тиеш, дип әйтә алам. Иң элек, йөрәгеңне тыңлап, үз-үзеңне табарга тырышырга кирәк. Бала вакытта моны бик аңлап та бетермисең… Әти-әниләрнең акыллы киңәшләре, укытучыларның дөрес юнәлеш бирүе бик урынлы, әлбәттә. Ә үзеңдә исә, уку-белемгә омтылыш көчле булырга тиеш. Беләге юан берне егар, белеме бар меңне егар, дип, юкка гына әйтмәгәндер безнең зирәк халкыбыз.
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.