Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Һөнәр сайлау — җаваплы эш
27.05.2021

Һөнәр сайлау — җаваплы эш

Ижауның 14 нче лицеенда профильле сыйныфлар эшли. Шушы көннәрдә нефтьче сыйныфы ачылды.

Мәктәпләрдә соңгы кыңгы­рау­лар чыңлады. 9,11 нче сыйныфларны тәмамлаучы укучылар һәм бигрәк тә аларның әти-әниләре өчен җаваплы чор. Хәзерге вакытта күпчелек ата-аналар да, укучылар да баш ваталардыр: «Кайда укырга керергә? Нинди һөнәр сайларга? Мо­ны бала 7-8 нче сыйныфта укыган чорда ук алдан уйлап, әзерләнә баш­ларга кирәк. Ленин районында яшәүчеләр өчен бик уңайлы булган 14 нче лицейда гуманитар, меди­ци­на сыйныфлары эшли. Шушы көн­нәр­дә генә 10 нчы сыйныфлар өчен нефтьче сыйныфы да ачылды.
14 нче лицейда 538 укучыга 43 укытучы белем бирә. Аларның уңыш­лары да байтак. Лицей УдДУ­ның фәлсәфи-социология, филология, физика, химия-биология факуль­тетлары белән хезмәттәшлек итә. 2016-2017 нче уку елы нәтиҗә­ләре буенча, Россиянең иң яхшы 500 мәктәбе, укучыларның талант­ларын үстерүне тәэмин итә торган Россиянең иң яхшы 200 мәктәбе, профильле әзерлекнең югары дә­рәҗә­сен тәэмин итә торган иң ях­шы 100 мәктәбе исемлегенә керде. 8 нче медицина сыйныфында биология һәм химия тирәннән үзләштерелә, Ижау медицина көл­лияте, Ижау медицина академиясе белән хезмәттәшлек итәләр. 10 нчы нефтьче сыйныфында физика, информатика, математиканы тирәнрәк өйрәнәләр.
Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Хәзерге вакытта югары сый­ныфларда укыганда, укучыларга кирәкле юнәлеш буенча белемнәрен арттыру мөмкинлеге бар. Җир йөзендә 70 меңнән артык һөнәр бар икән. Аларның кай­бер­ләре вакыт узу белән юкка чыга бара, яңалары өстәлә тора. Иң игелекле һөнәр ияләре кем дип сорасагыз, мөгаен, күпләр шәфкать туташы дип җавап бирер. 9 нчы яки 11 нче сыйныфны тәмамлагач кына, “Кем булырга, нинди һөнәр сайларга, укуны кайда дәвам итәргә?” – дип баш ватканчы, үзеңне алдан ук тикшереп карау өчен бик уңайлы. Кайчак теге яки бу һөнәр сиңа ошарга мөмкин, тик кулына диплом алгач, бу һөнәрнең үзеңнеке түгел икәнлеген ачыклаучылар да бар. Авыр хәлдә калмас өчен укучылар алдан ук үзләренең кем буласын күзалларга тиеш.

Шушы көн­нәр­дә 14 нче лицей­да узган “Соңгы кыңгырау” бәй­рәмендә Ленин районы Башлыгы Рамил Илдар улы Гайнуллин да катнашты. Аның кызы Әминә дә медицина сыйныфында укыган, 9 нчы сыйныфны тәмамлый. “Әминә 17 нче мәктәптә укыды. Ул урта звенога күчкәч, без алдагы тормышта кем булырга теләве турында уйлана башладык. Медицина хезмәткәренең һәммәбез өчен кирәкле, файдалы һөнәр икәнлеген аңлап, әлеге мәктәпкә күчердек. Бу хакта ишетеп белә идек. Алга таба һөнәр сайлау турында уйлап, аңа ошыймы-юкмы икәнен белер өчен 8 нче сыйныфка әлеге лицейга бирдек. Әлбәттә, башта яңа коллектив, яңа укытучылар, укучыларга ияләшү авыррак булды. Биредә укуы үзенә бик ошый. Хәзер инде ул кече шәфкать туташы (сиделка) һөнәрен үзләштереп тә чыкты. Алга таба теләге — медкөллияткә укырга бару. Югары белем алырга кирәклеген дә яхшы аңлыйбыз. Медицина хезмәткәре — иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Әлеге проект балага һөнәр сайлаганчы ук үз юлын табарга мөмкинлек бирә.
Кызыбыз спорт белән дә дус, каратэ, футбол белән яратып шөгыль­ләнә. Теләге булса, спорт медицинасына да китәргә була, дигән тәкъ­димнәр, киңәшләр бирәбез” , — ди.
Ленин районында мәктәпләрнең торышы турында да сөйләшеп кит­тек. “Районыбызда иң заманча мәктәпләрнең берсе – 20 нче мәктәп. Башка мәктәпләрнең бинасы яңа булмаса да, белем бирү, укыту процессы яхшы куелган. Быел төп максат — 55 нче мәктәпнең фасадын төзекләндерү. Башка мәктәпләрдә косметик ремонт эшләре булачак”, — диде Рамил Илдар улы.
14 нче лицей­да Наталья Тарасенко директор булып 13 ел эшли. Үзе дә шу­шы мәктәпне тә­мамлаган, шу­шы районда яши. Аны Ленин районының патриоты дисәк тә, ялгыш булмас. “Ленин райо­нында яшим, эшлим, үз районым белән горурланам”, — ди ул. Профильле сыйныфлар хакында: “9 нчы сыйныфлар ОГЭ биргәннән соң, шул нәтиҗәләр буенча 10 нчы сыйныфларга алабыз. Хәзерге вакытта 8 нче медсыйныфларга язылу бара. Мондый сыйныфларда алар химия һәм биологияне тирәннән үзләштерәләр, шулай ук медицина көллиятенә, медүзәкләргә прак­тик дәресләргә йөриләр. 10 нчы сыйныфтагыларның 1/3е — респуб­ликадан килеп укучылар. Һәрберсе табиб булмаса да, биредә алган белемнәре аларга тормышта бик кирәк булачак, алар беренче ярдәм күрсәтә алачаклар. 8-9 нчы сыйныфтан соң укучылар аттестат бе­лән бергә кече шәфкать туташы таныклыгын да алып чыгалар. Узган елгы чыгарылыш укучыларның күбесе киләчәкләрен медицина юнәлеше белән бәйләделәр. 7 укучы медакадемиягә бюджет хи­сабына укырга керде. Безнең ишекләребез һәрчак ачык”, – ди.

14 нче лицейда татар егет-кызлары үзләренең уңышлары белән сөендерәләр. Шундыйларның берсе – Айгөл Мостафина. Ул 2020-21 нче уку елында химия буенча олимпиадада призер булган. Алар Төзүчеләр шәһәрчегендә яшиләр. Аның әнисе Альбина ханым кызы 45 нче мәктәптә укыганда, 14 нче лицей турында ишетә һәм кызын медицина сыйныфына бирү турында уйлана башлый. 7 нче сыйныфка 45 нче мәктәпкә барса, икенче яртыеллыкта әлеге лицейга күчә.
Айгөл — бик тырыш, акыллы, уң­ган кыз. “Барысы да минем уку­ым­нан тора. Укуы җиңел булмаса да, бик кызыклы, ошый миңа биредә, бигрәк тә химия, биология, инглиз теле фәннәрен яратам. Олеся Хаузировна дәресләрне кызыклы итеп оештыра. Ул безгә медицина турында күп сөйли. Күпне өйрәндек һәм тагын да күбрәк белергә өмет­ләнәбез. Медкөллияттә манекеннарны чын кешеләр итеп күзаллап, алар белән исәнләшәбез, сөйләшәбез, аларда өйрәнәбез. Киләчәктә мин табиб булырга хыялланам. Ни өчен мин бу һөнәрне сайладым дисезме? Чөнки табиб булсам, мин кешеләргә ярдәм күрсәтә алам. Ә кешегә ярдәм итү — дөньяда иң зур бәхетләрнең берсе”, — ди.
“Ризванов Тимур һәм Ринат — 9 нчы сыйныф укучылары. Алар химия фәне белән бик кы­­зык­сыналар, 6нчы сыйныфтан химия түгәрәкләренә йөреп өй­рәнделәр. Быел Тимур — химиядән Республикакүләм олимпиада җиңү­чесе. Тиешле баллар җыеп, финалга чыкты. Удмуртия буенча 7 укучы Белгород шәһәренә финал олимпиадасына барды. Безнең мәктәптән алар икесе иделәр. 95 кеше арасында призер булдылар. Аларга хәзер укырга керү мөмкинлекләре шактый зур. Алар әле җәен дә шөгыль­ләнүләрен дәвам итәргә, җәйге каникулда да махсус лагерьга барып, укуларын дәвам итү өстендә эшләргә җыеналар.

“Медицина сыйныфы” шәһәр проекты бик кызыклы, чөнки укучылар медицина белән бәйле төр­ле чараларда катнашалар. Табиб һө­нәре ошый икән, максатыңа ирешү өчен медицина сыйныфында уку, чыннан да, искиткеч мөмкинлек. Биредә интерактив манекеннар, мик­роскоплар, электрокардиограф, тонометрлар бар. Лаборатория заманча җиһазланган. Медицина сыйныфында белем бирүебезнең төп максаты – укучыларны урта һәм югары медицина белемен алуга әзерләү. Укучылар биредә ги­гие­на тәр­биясе, авы­руларны ка­­рау буенча күнекмәләр ала­­лар. Укучылар белән РКБ хастаханәсендә манекеннарда практика узабыз. Балалар биредә үзләрен чын табиблардай хис итәләр! Укучы яхшы нәтиҗәләр күрсәтсен өчен, аңа уку кызыклы булырга тиеш, димәк, ул укуның мәгънәсен күрергә тиеш. Шуңа күрә фән нигезләрен коры кагыйдәләр җыелмасы буларак түгел, ә алга таба тормыш юлын сайларлык буларак бирергә тырышабыз. Мин бу проектның кураторы буларак, бу биредә белем алучыларга алга таба ярдәм итәр дип ышанам. Яраткан хезмәтең булу – зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен, илгә-көнгә яраклы, туганнарыгызга, якыннарыгызга, гаиләгезгә кирәкле булып яшәгез дигән теләктә калам”, — ди медицина сыйныфларының кураторы Олеся Зыязетдинова.
Бүген өлкән сыйныфларда укучылар киләчәген нинди һөнәр белән бәйләү, кайсы уку йортында һөнәри белем алу турында нык­лы карарга килергә әзерләнә. Бу җи­ңел эш түгел, чөнки кайда булса да укып, диплом алу гына түгел, ә ки­лә­чәк һөнәреңне алдан күзаллау да мөһим. Әйтик, хезмәт базарында ул кирәклеме? Югыйсә, берничәшәр югары уку йортын тәмамлап та, һөнәре буенча эшкә урнаша алмыйча йөрүче эшсезләр дә җитәрлек бит. Кемнәрнеңдер тәкъдиме яки күр­сәтмәсе буенча үзеңә ошамаган һөнәр алып та, аны күңел салып башкара алмыйча җәфаланучылар да юк түгел. Яшьләргә төпле карарга килергә ярдәм итү әти-әни­сенең һәм туганнарының, шулай ук мәгариф учреждениеләренең дә намус эше. Хәер, тормышта кайсы гына юнәлешне сайласалар да, иң мөһиме, кеше булып калсыннар, җәмгыятебезгә кирәкле булып үссеннәр иде.

Гөлнара Вәлиева.