Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Һөнәр сайлау — язмыш сайлау
26.05.2016

Һөнәр сайлау — язмыш сайлау

Кайбер дини теоретиклар кеше язмышы ул тугач та аның маңгаена язылып куелган, диләр. Әгәр кеше бу теориягә нигезләнеп яшәсә, аңа белем алу да, җаны яраткан һөнәр сайлау да, үзенең бәхетле тормышын кору өчен тырышып эшләү дә, белемен һәм һөнәри осталыгын арттыру да кирәк булмый түгелме соң? Язмыш инде алдан ук язылып куелган, ә кешегә “алма төш, авызыма төш” дип, язмыштан язылганны көтеп утырырга микәнни? Тик тормыш чынбарлыгы һәм Изге Коръән кануннары кешегә яшьтән үк үз җанына якын һөнәр сайлау таләбен куялар. Ул һөнәрнең нечкәлекләрен җентекләп өйрәнү, ягъни үз эшеңнең остасы булырга тырышу халкыбызга гомер-гомергә хас булган.

Үзе яраткан һөнәр белән шөгыльләнгән кеше һәрвакыт эшендә уңышларга ирешә. Бу бәхәссез! Ләкин һәр кеше дә үзе теләгән һөнәр буенча эшлиме соң? Бу турыда берниниди статистика мәгълүматлары күргәнем юк минем. Кеше, гадәттә, яшь вакытта үзенең сәләте дә, көче дә җитмәслек эш турында хыяллана. Ю.А.Гагарин космос­ка очкач, яшьләрнең күпчелеге космонавт булырга хыяллануы шул турыда сөйли. Икенчедән, кешенең тормыш шартлары ул теләгән һөнәрне алырга һәм аның буенча эшләргә бик күп очракларда мөмкинлек бирми. Якында гына теләгән һөнәр буенча уку йортлары юк. Ә фәлән мең чакрымга барып укырга матди мөмкинлекләр чикләнгән.
Кемдер бу турыда укыгач, тырышкан барыбер табар, барыбер үз максатына ирешер дияр. Без бүген башка җәмгыятьтә яшибез. Бу җәмгыятьнең девизы совет сис­темасындагы кебек, бөтен авырлык­ларны җиңәргә һәм алга барырга түгел, ә теләсә нинди юл белән күп акча табарга. Ә “Укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга!” дигән сүзләр онытылдылар. Көнбатышта уйлап чыгарылган “кулланучылар җәмгыяте” дигән термин безнең яшьләрнең аңын бик тиз яулап алды. Совет системасында илгә, халык хуҗалыгына күпме эшчеләр, инженер-техник хезмәткәрләр, галимнәр, Дәүләт идарәсе хезмәткәрләре, хәрбиләр һ.б. белгечләр әзерләү һәм аларны эш белән тәэмин итүнең төзек системасы бар иде. Хәзер бу юкка чыкты. Планлы рәвештә илгә эшчеләр һәм белгечләр әзерләү системасы Чубайс, Гайдарларның теләсә ничек акча эшләргә өндәүче лозунг­лары белән алышынды. Һәм бу лозунгны эләктереп алучылар табылды.
Илнең югары белем бирү системасын җиңел акча эшләү (ягъни, түләүле белем алу) ысулы итеп бик тиз үзгәрттеләр. Халыкның аңы җиңел һәм күп акча эшләү өчен икътисадчы һәм юрист булырга кирәк дигән шыр ялган белән агуланды. Ә ялганга ышанучылар бездә һәрвакыт җитәрлек булды. Имеш, икътисадчылар һәм юристларның эшләре бик җиңел, ә акчаны көрәп алалар. Ә яшьләргә җиңел акча кирәк.
Дәүләт югары уку йортларының икътисад һәм юридик факультетларына керү өчен “штурм” башланды. Бу нәрсәне көтеп кенә торган җинаятьче авантюристларга халыкны талап, акча эшләү мөмкинлеге туды. Алар илдә йөзәрләгән түләүле икътисад һәм юридик факультетлар ачтылар. Ниндидер ысуллар белән үзләре “әзерләгән” яшьләргә дәүләт дипломы бирү хокукын алдылар һәм гади халыктан акча “саварга” керештеләр. Ә диплом алган “белгечләр” эшсезләр санын тулыландыралар яки кибетләргә сатучы булып урнашалар.
Чөнки түләүле югары уку йортларының дипломнары белән килүчеләрне кадрлар бүлекләренә кертмиләр дә, алардан файда юк икәнлеге инде күптән исбатланды. Ниһаять, быел хөкүмәт җитәкчелеге андый югары уку йортларын ябу турында карар кабул ителәчәк дип белдерде. Ләкин соң шул инде! Хыяллары җимерелгән меңәрләгән икътисадчыларга һәм юристларга нишләргә? Югалган еллар, бушка түгелгән акчалар өчен күз яшьләре түгеп, бөтенесен дә өр-яңадан башларга гына кала…
Ә менә безнең һөнәр сайлау алдында торган яшьләргә бу “икътисадчылык» һәм «юристлык» чирләреннән арынып, дөньяга карашларын үзгәртергә вакыт. Дөнья галимнәре һәм Рәсәй галимнәре раславынча, Фән һәм техника казанышларын сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында һәм фән үсешендә куллану буенча Рәсәй иң артта калган илләр рәтендә, ә АКШ исемлектә 11нче урында. Бу саннар күп нәрсәләр турында сөйлиләр. Илгә уку йортларында һәм һөнәр көллиятләрендә нигезле белем алып чыккан инженер-техник хезмәткәрләр эшчеләр кирәк. Югары квалификацияле эшчеләр әзерләүгә Рәсәй соңгы вакытта игътибарын киметте. Тормыш үзе бу ялгышны барыбер төзәтергә мәҗбүр итәчәк. Һәркемгә билгеле булган фактны тагын бер тапкыр ассызыклап билгеләп үтәсе килә. Бүген станокларда эшләүче эшчеләр җитми заводларда. Ә бит, бүгенге эшче ул 20-30 ел элек булган эшче түгел. Компьютер программалары белән идарә ителә торган станокларда эшләү өчен заманның алдынгы белеменә ия булу кирәк. Димәк, эшче дә инженер-техник хезмәткәрләр белән бер югарылыкта торырга тиеш. Шул ук нәрсәне халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче эшчеләр турында да әйтергә була.
Соңгы елларда эш урыннарында югары белемле белгечләргә өстенлек бирелә. Әйтерсең бәхет ачкычы югары белем дипломында гына. Сүз дә юк, яраткан һөнәреңне сайлап, шул өлкәдә югары белем алып, уңышлы эшләү — ул бәхет нигезе. Ә “мода өчен” диплом алып, үз урынын таба алмыйча тормыш давылларында югалып калучылар һәм үзләрен бәхетсезләр исемлегенә теркәүчеләр күпме?
Менә бу урында җәмгыятьнең һәм ата-аналарның роленә тукталып китмичә булмый. Һәркем дә педагог та, психолог та булып бетми, ләкин һәр ата-ана баласы урта мәктәптә укыганда, аның нинди эшкә сәләте барлыгын ачыкларга тиеш. Укытучылар да кайсы укучының нәрсәгә сәләтле икәнен күпмедер дәрәҗәдә беләләр. Ата-аналар һәм укытучылар чыгарылыш классы укучыларына әлеге мәсьәләне чишәргә киңәшләрен бирергә бурычлылар. Бик авыр, бик нечкә проблема бу. Монда фәрманнар, мәҗбүр итүләр дә, яшь кешенең киләчәгенә битараф караш та булырга тиеш түгел. Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр. Һөнәр сайлау мәсьәләсендә дә бу шулай.

Гыймран Сафин,
Ижау шәһәре.

P.S. Быел булачак икътисадчыларга, юристларга югары уку йортларында бушлай белем алу мөмкинлеге чикләнгән.