Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Һөнәри бәйрәмебезне каршылап…
12.01.2017

Һөнәри бәйрәмебезне каршылап…

13нче гыйнвар — Россия матбугаты көне

Һөнәри бәйрәм алдыннан УР матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Алексей Воронцов журналистлар белән очрашып, башкарылган эшләргә хисап тотты, киләчәктә нинди юнәлешләргә йөз тотып, алга барачаклары турында сөйләде.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә Удмуртиядә 262 массакүләм мәгълүмат чарасы бар, аларның 159 басма матбугат (40 журнал, 115 газета, 3 бюллетень, 1 альманах) һәм 103 электрон массакүләм мәгълүмат чарасы (23 телетапшыру һәм телеканал), 79 радиотапшыру һәм радиоканал, 1 электрон вакытлы матбугат) бар.
2016 елда 16 радиоканал, 2 телеканал, 10 басма матбугат барлыкка килгән. 60 массакүләм мәгълүмат чарасы, ки­ре­сенчә, дөнья күрүдән туктаган. Агентлык канаты астында дөнья күрүче массакүләм мәгълүмат чараларының саны — 38. Озакламый бу исемлеккә “Вега” дип аталган Воткинск газетасы да өстәләчәк. Ел дәвамында агентлык 2 яңа массакүләм мәгълүмат чарасы — “Удмуртия” региональ яңалыклар хезмәте һәм “Республика” дип аталган иҗтимагый-сәяси журнал оештырды.
Алексей Воронцов агентлыкның “Уд­муртия” дип аталган сайты турында да әйтеп үтте. “Аңа керүчеләр, кызык­сынучылар саны 14 тапкырга артты һәм узган елның ноябрь аенда 3676 кешене тәшкил итте. Узган елның март аенда сайтның удмурт телендәге варианты барлыкка килде. Агымдагы елда ин­глиз телендәге версиясен булдыру, турыдан-туры транс­ляцияләрне үстерү, камилләштерү өстендә шөгыльләнәчәкбез.
“Моя Удмуртия” телерадиокомпаниясен үстерү буенча да даими эшлибез. “Удмуртия” телеканалының ауди­ториясен киңәйтү максатыннан кабельле бәйләнеш операторлары белән техник мәсьәләләрне хәл итеп бетерәсе бар. Быел “Моя Удмуртия” телеканалын 21нче төймәгә басып карый ала торган региональ канал булачак”, — диде.
Ул китаплар чыгару мәсьәләсенә дә тукталды. 2016 елда “Удмуртия” китап нәшрияты тарафыннан 60 китап дөнья күргән. Аларның яртысы удмурт телендә. Гомум тиражы 50 меңне тәшкил иткән. 8 дәреслек, 11 эш дәфтәре һәм методик кулланма нәшер ителгән. Шулай ук 13 укыту-методик комплекты фәнни, педагогик, иҗтимагый, региональ һәм этномәдәни экспертиза узган. Федераль дәреслекләр исәбенә кертелү турындагы рәсми кәгазьләр Россия Фән һәм мәгариф министрлыгына тапшырылган.
Алексей Воронцов матбугат көне уңаеннан еллык хезмәткә нәтиҗә ясап, УР Хөкүмәте тарафыннан биреләчәк премияләргә лаек шәхесләр — Вячеслав Ар-Серги, Владимир Мирошниченко, Владимир Михайлов һәм Өлфәт Бәдретдинов — исемнәрен әйтеп үтте.

“Узган ел юбилейларга да бай булды. “Моя Удмуртия” телерадиоканалы — 15, “Удмуртия” телевидениесе — 60, “Кенеш” журналы — 90, “Яңарыш” һәм “Известия УР” газеталары 25 еллык бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Аларга озын гомер, тагын да үз укучыларын һәм тамашачыларын сөендереп, зур үсешләр яулап эшләүләрен телим”, — диде Алексей Воронцов.

Элмира Нигъмәтҗан.