Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Һөнәре барның — киләчәге бар
16.02.2017

Һөнәре барның — киләчәге бар

Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев милли чемпионат кысаларында уздырылучы «Ворлдскиллс» стандартлары нигезендә «Яшь профессионаллар» II Региональ чемпионатын ачуда катнашты.
WorldSkills — бу халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәт. Әлеге хәрәкәттә 75 ил катнаша. Максаты — эшче һөнәрләренең абруен күтәрү һәм күнекмәләрен үстерү. WorldSkills Чемпионаты ике елга бер тапкыр төрле илләрдә уза. Аларда яшь, югары квалификацияле эшчеләр, студентлар, университетлар һәм көллиятләр студентлары — катнашучылар сыйфатында, ә танылган профессионаллар, белгечләр, остазлар экспертлар буларак, биремнәр үтәлешен тикшерүдә катнашалар.
Россия рәсми рәвештә 2012 елда WorldSkills хәрәкәтенә кушылды, ә ике елдан соң Удмуртия дә катнаша башлады. 2016 елда Удмуртиядә WorldSkills стандартлары буенча Беренче Региональ чемпионат узды.
Быел чемпионатта Удмуртиядән, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Татарстаннан, Пермь краеннан, Башкортстаннан, Ульяновск, Түбән Новгород һәм Киров өлкәләреннән 226 егет һәм кызлар катнашачак.
Аларның осталыкларын Удмуртиядән -­ 196, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 22 эксперт бәяләячәк. Шулай ук беренче тапкыр безнең республикада беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен төбәк чемпионатында JuniorSkills узачак.
Республика Башлыгы Александр Соловьев белдергәнчә, мондый чемпионатны уздыру республиканы квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә, мәгариф учреждениеләре белән әйдәп баручы предприятиеләр арасында үзара хезмәттәшлекне активлаштырыга ярдәм итәчәк.