Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Һәр өйнең үз хуҗасы булырга тиеш
11.06.2015

Һәр өйнең үз хуҗасы булырга тиеш

5 июнь көнне “Яңарыш” газетасы редакциясендә Удмуртия Республикасы Йорт советлары берләшмәсе җитәкчесе Марат Исмәгыйлев,  УР Капиталь ремонт Фонды директоры урынбасары Алексей Горбунов укучыларны борчыган сорауларга  җавап бирделәр. Телефон аша шалтыратучылар да, редакциягә килеп мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Газета укучыларны иң  кызыксындырганы —  капиталь төзекләндерү.

Йортларыбызда капиталь тө­зекләндерү эшләре 30 елдан соң гына узачак икән. Безгә ул вакытта йөз яшьтән артып китә бит. Әллә исән булабыз, әллә юк. Нигә түләргә тиеш без аны?
— Илебездә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр капиталь ремонт өчен соңгы 3-5 елда гына түли башладылар әле. Аңа кадәр берәүнең дә бу хезмәт өчен түләгәне булмады. УР Капиталь ремонт Фонды төзелгәч, әлеге өлкәдәге эшләр җиңеләйде дияргә була. Шунысы мөһим: Удмуртиядә әлеге законның эчтәлеге Россия төбәкләре арасында иң яхшысы. Анда күп сорауларга төгәл җавап бирелгән. Күп фатирлы йорт­ларда яшәүчеләр җыелыш җыеп, капиталь төзекләндерү өчен акчаларны кайда күче­рү мәсьәләсен хәл иттеләр. Рес­публикабыз халкының 42%ы мах­сус исәп-хисап счетын булдырырга карар кылды. Бу — Россия буенча иң югары күрсәткеч. Яңа закон нигезендә сезгә йорттагы гомуми милекне төзекләндерү өчен озак вакыт көтәргә туры килмәячәк. Исәп-хисап счетында акча җыелу белән, теләгән эшләрегезне башкара аласыз. Бу акчаларны ничек сарыф итүне идарә итүче компанияләр түгел, ә бары тик милек хуҗалары гына хәл итә ала. Капиталь ремонт өчен түләүләр анда яшүчеләрнең яшенә бәйле түгел. Җыелган акчалар бары тик шушы торак йортны төзекләндерүгә сарыф ителәчәк. Әгәр кем дә булса түләми икән, ул фатир сатканда капиталь төзекләндерүгә бәйле проблемалар туарга мөмкин. Бурычын түләмичә, әлеге фатирны сатарга рөхсәт бирелмәячәк яисә бәясен ки­метергә туры киләчәк”.
Яңа йортларда яшәү­челәргә дә капиталь ремонт өчен түләргә кирәк булуын аңламыйбыз. Йортлар яңа гына кулланылышка тапшырылган, нигә капиталь төзекләндерү кирәк аларга?
— Йортлар бит гел яңа булып тормая­чак, вакыт узу белән искерә башлаячак. 10 елдан соң, 15 елдан соң башкара торган эшләр бар. Кирәк булгач кына, тиешле акчаны җыеп бетереп булмый бит. Шуңа күрә әз-әзләп җыя башларга кирәк. Яңа йортлар өчен ташламалы түләү вакыты да каралган. Әйтик, тиешле сумманың 5%ы җыелгач, бу хезмәт өчен биш ел түләмичә торырга була.
— Капиталь ремонт өчен фондка түләү отышлыракмы яисә махсус исәп-хисап счетынамы?
— Моны күпфатирлы йорт­ларда яшәүчеләр үзләре хәл итә инде. Шунысы бар, капиталь ремонт йортның кайсы елда төзелгәнлегенә карап уздырыла. УР Капиталь ремонт фондында үзара ярдәм кассасы бар, шуңа күрә иске йортларда яшәүчеләр өчен әлеге фондка түләү кулайрак.
— Кайберәүләр: “Капиталь ремонт турындагы закон дөрес түгел, әлегә түләмәгез. Аңа үзгәрешләр кертеләчәк”, — диләр.
— Бу ялгыш фикер. Алда әйтеп узганча, әлеге законның эчтәлеге безнең республикада иң яхшысы. Заманалар үзгәреп тора. Китереп биргәнне көтеп утыра торган чаклар артта калды. Үзебезгә актив булырга кирәк. Үзегез яши торган йорттагы милек хуҗаларын җыеп, җаваплы кешене билгеләгез, аңа хезмәт хакы булдыруны хәл итегез. Ижауда күпчелек йорт­ларда 1 квадрат метрдан 1 сум җыялар. 10 мең квадрат метр­лы йорт булса, 10 мең сум хезмәт хакы килеп чыга. Кешене кызыксындыру өчен әз акча түгел бит. Капиталь ремонт фонды бу хакта аңлату эшләре алып бара.
— Безнең Заводская урамында урнашкан 2нче йорт­та 13 майдан бирле кайнар су юк. Ел саен май ае башында кайнар су бирүне туктаталар да, көз җиткәч кенә бирәләр. Белдерүләрне ике атна саен алыштырып торалар. Закон нигезендә кайнар суны күпме вакытка туктатып тора алалар?
— Закон нигезендә, авария булмаган очракта, планлы эшләр башкарылганда, кайнар суны ике атнага гына туктатып торырга ярый. Әгәр бу тәртип бозыла икән, сез 78-06-55 телефоны аша шәһәр хакимияте каршында эшләүче торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә аласыз.
— Мин Восточная урамындагы 9нчы йортта яшим. Безнең йортка “Единая СПК” дигән идарә итү компаниясе хезмәт күрсәтә иде. Хәзер аларга лицензия бирмәгәннәр икән дип ишеттем. Беркөнне “Шәһәр идарә итү компаниясен сайлаганыгыз өчен рәхмәт”, — дигән белдерүне күрдем. Кайсысына түләргә инде безгә? Кемнән сорарга?
— Әйе, чыннан да, кайбер таләпләрне үтәмәгән өчен “Единая СПК” ида­рә итү компаниясенә лицензия бирелмәде. Әмма сезнең яңа идарә итү компаниягезнең җитәкчесе шул ук. Сорауларыгыз булса, җыелыш бер­кетмәсен сорый, нинди үзгәрешләр булуы турында кызыксына аласыз.
— Без Ижауның Ленин районында яшибез. Соңгы вакытта чүп чыгару мәсьәләсе уңай хәл ителде төсле. Тик арабызда хезмәт күрсәтүче оешмалар белән килешү төзүдән баш тартучылар бар. Шуның нәтиҗәсе: урамда, посадкаларда чүп өемнә­ре артканнан-арта­ ба­ра. Мондый намуссыз ке­шеләрне ничек тәртипкә өйрәтеп була?
— Бу очракта сез Ижау шәһәре хакимияте каршында эшләүче муниципаль милициягә мөрәҗәгать итә аласыз (Пушкинская, 276. Телефоннары 41-43-11). Әгәр тиеш булмаган урынга чүп түгүчене күреп алгансыз икән, аны фотосурәткә төшерегез.
— Июльдән коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артачакмы?
— Әйе, 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр артачак, ягъни электр энергиясе өчен 8,7%, җы­лылык энергиясе уртача 8,9%, газ өчен 7,5%ка арттырып түләячәкбез. Капиталь ремонт өчен түләү­ләр үзгәрешсез калачак. Гаиләдәге гомуми керемнең 22%ы коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә сарыф ителсә, дәүләттән субсидия алырга мөмкин, ягъни андый категория гражданнарга 50% социаль ташлама каралган.

Турыдан-туры линия оеш­тырганда җәй көне, бакча эшләре гөрләгән чакта, шалтыратулар булыр микән дип, икеләнү бар иде. Әмма борчылуыбыз юкка булган. Бер сәгать дәвамында редакциябезгә ике дистәгә якын шалтырату булды, белгечләргә өч дистәдән артык сорау бирелде. Киләчәктә дә газета укучылар өчен белгечләр белән туры линия уздырырга ниятлибез.

Борчыган сорауларыгыз, кызыксындырган темаларыгыз булса, редакциягә 78-35-43 телефоны аша хәбәр итегез.

Альбина Шәйхетдинова.