Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Һәр җирлекнең — үз остасы
24.09.2015

Һәр җирлекнең — үз остасы


Һәр җирлектә үз һөнәре белән башкаларны гаҗәпләндереп, сок­ландырып яшәүче оста куллы кешеләр була — кемдер тимердән капкалар чүкеп ясый, кемдер талчыбыктан кәрҗиннәр, йорт җиһазлары үрә, кемдер чигә, бәйли, тегә, картиналар ясый…. Андый осталар һәркайда да хөрмәткә ия. Сүзем Можга шәһәрендә яшәп, үзенчәлекле кул сәнгате белән шөгыльләнүче Илфат Сәгыйть улы Хәсәнов турында. Ул кәгазьдән, газетадан кәрҗиннәр, йорт кирәк-яраклары, самавырлар үрә. Ничек кәгазьдән үрелгән әйберләрне көнкүрештә кулланып була икән? Илфат Сәгыйть улы боларның барысы турында да сөйләде, эш тәртибен аңлатты, үзенең 4 ел эчендә меңнән артык әйбер үрүен әйтеп сокландырды.
Илфат абый — шәхси эш­мәкәр, тормыш иптәше Эльвира ханым белән сәүдә өлкәсендә эшлиләр. Кәгазьдән үрүне дә беренче тапкыр кибеттә күргән ул. “Эшкә килгәч, бер сатучының шулай бөтәрләгән кәгазьдән нидер үреп утырганын күрдем дә, мин дә тотынып карарга булдым. Әлбәттә, мине бу эшкә берәү дә өйрәтмәде. Барысын да Интернет челтәреннән карап, үзлегемнән өйрәндем. Беренче вакытта тәлинкәләр үрдем. Аннан бераз катлаулырак әйберләр үреп карадым. Хәзер инде ташлый алмыйм”, — ди ул үзенең яраткан шөгыле турында.

Әйе, аларның йорт­ларында кәгазьдән үрелгән кәрҗиннәр, төрле үлчәмдәге көнкүреш өчен файдалы тарт­малар, вазалар, идән лампалары, икмәк саклау савытлары, сумкалар, утыргычлар, самавырлар бихисап. “Эш кәгазьне озын энә ярдәмендә бөреп, торбалар ясаудан башлана. Аннан аларны бераз юешлибез. Соңыннан үреләчәк әйбернең калыбын ясыйм да шуның тирәли үрә башлыйм. Үрүнең дә төрле ысуллары бар, мин һәрвакыт төрле бизәкләр белән үрергә тырышам. Әйберне үрү вакытында башка яңа идеяләр килсә, мин аны тормышка ашырырга тырышам. Үрү эшләре беткәннән соң, аны 2 кат лак белән, аннан паркет лагы белән каплыйм. Лакның экологик яктан чис­тасын, суга бирешми торганын сайлыйм. Кәгазьдән, газетадан үрү зур сабырлык һәм күп вакыт таләп итә. Ләкин бу эш миңа шулкадәр ошый. Мин үрү белән тәүлегенә 16 сәгать тә шөгыльләнә алам”, — ди кул остасы. Яраткан шөгыленә кызларын, оныкларын өйрәтеп калдырырга тырышса да, яшьләрнең сабырлыгы җитми икән. “Алар миңа, әлбәттә, ярдәм итәләр. Ләкин үзләре тотынып, нәрсә дә булса үргәннәре юк”, — ди Илфат Сәгыйть улы. Ә менә тормыш иптәше Эльвира ханым һәрвакыт ярдәм итеп тора. Кибеттә эштә утырганда кәгазьдән торбачыклар бөтерә икән.
Әлеге үргән әйберләрне беренче карашка кәгазьдән үрелгән дип һич әйтеп булмый. Алар талчыбыктан үрелгән кебек. Барысы да шундый матур, рәтләре тигез, бизәкләре зәвыклы.
Хәер, Илфат Сәгыйть улының кулыннан килмәгән эше юк. Ишегалларына килеп кергәч тә, бетоннан ясалган сыннар, утыргычлар каршы ала. Бакчаларында түтәлләрнең читләре дә бетоннан эшләнгән. Оныклары өчен атынгыч һәм уйнау мәйданчыгын да Илфат абый үз куллары белән эшләгән. “Ул яшь чагында рәсемне дә бик матур ясый иде. Өйдәге картиналар — аның хезмәт җимешләре. Ләкин хәзер үрү белән мавыга, рәсем ясауны онытты.

Өйдә ремонт эшләре барганда, кухня стенасына килеп җиткәч, акча бетте. Илфат аптырап тормады, юл буйларыннан таш алып кайтып, аларны стенага ябыштырып, үзенчәлекле матур дизайн ясады”, — ди тормыш иптәше.
Хәсәновлар йортында һәр почмак күңел җылысы биреп бизәлгән, җиһазландырылган. Ә оста куллы милләттәшебез бүгенгесе белән генә тукталырга түгел, киләчәктә тагын яңа алымнар кулланып, төрле әйберләр үрергә ниятли. “Теләк булса, кул үзе эшли”, — ди Илфат абый.

Гүзәл Шакирова.