Һәр җирдә дә өлгер Луиза
Хезмәттәшем, авылдашым, остазым Луиза турында бик күптән язасым килгән иде. “Яңарыш” газетасына мин даими рәвештә авылдашларым, аларның күркәм гамәлләре турында язмалар юллыйм. Максатым — якын-тирәдәге гап-гади авылдашларымның тырышлыкларын, изге гамәлләрен башкаларга җиткерү. Чөнки алар үзләре бик тыйнак, матур, мәгънәле тормыш рәвеше алып баралар, авылдашларының хөрмәтен яулыйлар. Иң мөһиме: хәләл хезмәт куеп, тырышып гомер итәләр, башкалаларга да ярдәм итеп, миһербанлык кылып яшиләр.
Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Луиза Зөфәр кызы Нәбиуллина да нәкъ шундыйлардан. Ул Кырынды авылында 4 балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1983-1988 нче елларда Алабуга педагогия институтында белем алган. Соңгы курсларда укыганда ук яшь мөгаллимәне Сарсак-Омга лицеена эшкә җибәрәләр. Ә 1987-1988нче уку елында Луиза Зөфәр кызы Тирсә мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайта. Тирсә авылында ул үзенең гомерлек ярын очрата. Бүген алар Рәфис абый белән бер ул һәм кыз тәрбияләп, матур, үрнәк гаилә булып яшиләр. Балаларын бер-бер артлы олы тормыш юлына чыгарып, кечкенә оныкларына сөенеп, авылыбызның иң хөрмәтле кешеләре булып, 32 ел иңгә-иң куеп, матур гомер кичерәләр.
Луиза Зөфәр кызы — тугры хатын, уңган хуҗабикә. Йорт-куралары тәртиптә, мал-туар асрыйлар. Әле ул тәмле-тәмле камыр ашлары да пешерә. Мәчеттә Корбан ашлары үткәргәндә дә, аның ашлары телне йотырлык була. Луизаның эшчәнлегенә, җитезлегенә сокланам мин. Ул барысына да өлгерә. Үз эшен төгәл эшли. Ярдәм сорап килсәң, беркайчан да борып җибәрми.
Өйдә уңган хуҗабикә, балаларына кадерле әни булса, мәктәптә ул -балаларның яраткан укытучысы. Менә 33 ел инде Луиза Зөфәр кызы балаларыбызга туган телебезнең тирән серләрен өйрәтә. Аның укучылары район, республика олимпиадаларында җиңүләр яулый. Аның укучысы Ипоева Алина берничә ел рәттән рус төркемнәрендә укучылар арасында җиңүче булды. Луиза Зөфәр кызының укучылары республика һәм Россия күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашалар. Менә быел да “Россия тарихы — минем тарих” исемле региональ конференциядә ике укучысы җиңү яулады. Ул үзе дә төрле бәйгеләрдә катнаша. “Иң яхшы укытучы” гранты җиңүчесе дә.
Мәктәптә ул укытучы гына түгел, 7 ел укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын да башкарды. Бу уку елында “Таяну ноктасы” ресурс үзәге эшчәнлеген алып барды. Ул – оста оештыручы да.
Луиза Зөфәр кызы “Музей” түгәрәген дә алып бара. Укучылар белән төрле квест-уеннар оештыра, экскурсовод һөнәренә дә өйрәтә. Ул авылыбызның Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннары турында бай мәгълүмат туплады. Тагын бер зур эшен билгеләп үтми булмый: мәктәбебезне тәмамлап, укытучы булып эшләүче укучылар белән элемтәгә чыгып, альбом-тупланма ясап, презентация эшләде. Әйе, ул бик күп эшли. Мәктәптә бер чара да аннан башка узмый. Ул эше белән генә түгел, киңәше белән дә ярдәм итә.
Луиза Зөфәр кызының иң матур сыйфатларының берсе – ярдәмчел, кешелекле, юмарт булуы. Ул үзендә булганын беркайчан да кешегә бирергә кызганмый. Авырлык килгәндә, ялгыз калдырмый торган кече күңелле, шәфкатьле дә.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтергә телим: тормышыбызда хезмәттәшем Луиза Зөфәр кызы кебек шундый киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр күбрәк булсын иде. Рәфис абый белән тигезлектә яшәп, балалары, оныклары гел сөендереп торсыннар. Үзе тырышып белем биргән укучылары тагын да җиңүләре белән сөендерсен. Кылган изге гамәлләре үзенә Ходайның мең рәхмәте булып кайтсын иде.
Раушания Низамбиева, Тирсә авылы.