Һәр эшнең — үз тәртибе
Шәһәребездә җирләү буенча халыкны борчыган сорауларга ачыклык кертү өчен без Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин белән әңгәмә кордык.
— Фаиз хәзрәт, мәңгелек юлга озатуның Исламда нинди шартлары бар?
— Аллаһы Тәгалә беркемне дә җир йөзенә мәңгелеккә дип җибәрмәде. Вафат булу барыбызга да киләчәк хәл. Якыннары, туганнары мәетне мәңгелек юлга бөтен хөрмәт белән озатырга тиешле. Моңа нәрсәләр керә? Иң элек кешенең әҗәтләрен түләү, яхшы васыятьләрен үтәү, туганлыкны саклау. Соңгысына кешеләр бик аз игътибар итә. Без, балалары, вафат булган кешенең якын туганнары, дуслары белән араларны өзмәскә, аралашып торырга тиеш. Шулай ук, кардәшеңнең үлем көтеп, түшәктә ятканын ишеткәнсең икән, аның хәлен белергә ашыгырга кирәк. Бу — безнең бурычыбыз. Бәлки аның әйтер сүзе, васыяте бардыр, яки нәсыйхәт әйтәсе киләдер? Җан биргәндә шәһадәт әйтеп тору, су эчерү, су эчә алмаса, иреннәрен чылату да шарт. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Үләсе кешенең бик нык су эчәсе килер”, — дигән. Ә җан биргәч, ерактан кайтасы якын туганнарын көтәсе булмаса, мәетне озакка сузмыйча соңгы юлга озатырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Әгәр вафат булучы изгеләрдән булса, ул үзе: “Мине озак тотмагыз, тизрәк җирләгез”, — диячәк. Әгәр кеше начар булган икән, аннан тизрәк котылыгыз”, — дигән. Ахирәткә кадәр вафат булучының йорты — кабер.
— Җирләгәндә җәмәгать өстендә нинди вазифалар тора?
— Җәмәгатькә вафат булучының уллары, ир бертуганнары, әтиләре исән булса, әтиләре керә. Мәетне соңгы юлга озатуга имамнар, юучылар, мәчет җаваплы түгел, бу эш шушы якын ир туганнар өстендә. Алар бу мәетне юу, кәфенләү, җирләү өчен бөтен мөмкинлекне дә тудырырга тиеш. Авылларда әлегә бу саклана, ә шәһәрләрдә бу гадәт инде югалып, бетеп бара. Мөселманнар зиратында эшләүче бер бабайдан сораганым булды: “Элек ничек җирлиләр иде дә, хәзерге вакытта ничек?”. “Элек туганнар үзләре кабер казырга теләк белдерәләр иде. Хәзер: “Акча түлибез, эшләгез, дип әйтәләр”, — диде ул. Бу кешеләрнең уңай, җиңел юлны сайлауларын да күрсәтә. Үзләре кабер казырга теләк белдерүчеләргә бернинди каршылык та юк.
— Мәчетнең ритуаль хезмәт күрсәтүче оешмаларга катнашы бармы?
— Иң элек, шунысын әйтеп үтәсем килә: Ижау Җәмигъ мәчете дә, шәһәребездәге башка мәчетләр дә мәет җирләү белән шөгыльләнми. Гомумән, мәетне соңгы юлга озату эше шактый озын һәм берничә этаптан тора. Кешенең вафаты, үлеменең сәбәбе теркәлгән барлык белешмәләрне (справкаларны) алгач, мәет моргтан өйгә кайтартылгач, аны шәригатебез буенча юып, кәфенләп, җеназа намазы укыла. Шуннан соң туганнары үзләре килешкән ритуаль хезмәт күрсәтүче оешма ярдәме белән мәетне зиратка озаталар. Югарыда санап кителгәннәрдән күренгәнчә, мәчет (шалтыратып, алдан килешенгән буенча) бары тик юу, кәфенләү һәм җеназа намазын уку эшләрен генә оештыра. Моргтан алып кайту, кабер казу, җирләү эшләре белән үлгән кешенең туганнары яки алар килешкән шул ритуаль хезмәт күрсәтүче оешмалар шөгыльләнә. Мәетнең кайсы зиратка җирләнәчәген шулай ук туганнары хәл итә.
— Мөселманнар җирләнә торган зиратлар кем карамагында?
— Нылга тракты буендагы Подшиваловада урнашкан зират — мөфтият карамагында. Анда җирләү эшләре буенча Рәүф Гастинов һәм аның уллары шөгыльләнә. Шулай ук мәетне Көнбатыш зиратта да җирләргә мөмкин. Биредә җирләү эшләрен төрле ритуаль оешмалар башкара. Әлеге зират муниципаль, ягъни шәһәрнеке булып санала. Шуңа күрә ниндидер проблемалар килеп чыга икән, шәһәр башлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
— Халык арасында мәет җирләү оешмаларының күрсәткән хезмәтләре өчен югары хаклар билгеләве, шул ук вакытта күрсәтелгән хезмәтнең канәгатьләнерлек булмавы турында сүз йөри.
— Гаиләсендә мәет булган кешенең ниндидер сораулары булса, иң элек мәчеткә шалтыратуы сорала. Без биредә барысын да аңлатабыз. Мәчеттә мәет юарга йөрүче берничә төркем бар, мәет юарга ике кеше бара. Алар савап өчен йөриләр, ниндидер билгеләнгән хаклар юк. Кем күпме бирә, шуңа риза булалар. Мәчеттән килеп алып китү һәм чиста, төзек килеш китерү шарты белән бушка колаша һәм комганнар бирелә. Бары тик кәфенлекне генә гаилә үзе сатып ала. Рәүф Гастиновка бирелә торган акча ул мәетне зиратка алып бару, кабер казу һәм җирләү өчен түләнә. Бәяләрне без бик озак вакытлар бер төрле тоттык. Хәзер алар бераз артты. Тик әлеге акчалар беркемнең дә кесәсенә керми. Мәетне җирләү өчен түләнгән акчалар бу эшне башкаручыларга хезмәт хакы түләү, зиратны, каберләрне тәртиптә тоту (муниципаль зиратта каберне мәетнең туганнары үзләре чистартып торырга тиеш), кабер ташы куйдыру, җәен өч тапкыр чүп үләннәреннән чистарту, кышын кар түгү, кирәкле эш кораллары сатып алу өчен тотыла. Чөнки бу эшләр берсе дә бушка башкарылмый. Биредә кабер казучылар да, зираттагы тәртипне саклаучылар да хак мөселманнар, үз эшләрен намус белән, шәригатебез кануннарына туры китереп башкаралар. Тик шәһәребездә җирләү эшләрен башкаручы башка оешмалар да барлыкка килде. Алар — коммерсантлар. Мөфтият алар эшенә кысыла да, тыя да алмый, чөнки барысы да закон кысаларында башкарыла. Бу оешмалар билгеләгән хакларга да без сүз әйтә алмыйбыз. Бәяләргә ризамы, түгелме — мәетнең туганнары карамагында. Әгәр җирләү вакытында ниндидер төгәлсезлекләр, кимчелекләр килеп чыга икән, мәчетне гаепләү дөрес түгел. Чөнки җирләүче оешмалар белән туганнар үзләре килешү төзиләр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: коммерсантлар бу акчаларга зиратларны тәртиптә тотмыйлар, ә бары тик үз кесәләренә салалар.
— Ни өчен коммерсантлар кайгы килгән гаиләгә: “Без мәчеттән”, — дип киләләр?
— Мәчеттән берәү дә өйгә килеп, мәет җирләргә тәкъдим итми. Үзләре ярдәм, киңәш сорап шалтыраткан, килгән кешеләргә дежур имамнар барысын да аңлатып бирәләр. Мәетнең туганнары кайсы ритуаль хезмәт күрсәтүче оешма белән эшләргә икәнен үзләре хәл итә. Гомумән, якыннары авыр хәлдә ятканда, мәет булган вакытта дин кардәшләребез мәчеткә килеп киңәш сорарга кыенсынмасыннар. Без һәрвакыт булган сорауларга җавап бирергә, аңлатырга әзер.
— Олег Кошевой урамындагы ритуаль хезмәт күрсәтүче оешмада мө-
селманнарны юу, кәфенләү өчен шартлар яхшы түгел дип еш зарланалар.
— Мәетне үз өеңнән мәңгелек юлга озату — иң хәерлесе. Әгәр дә инде мондый мөмкинлек юк икән (ниндидер сәбәпләр аркасында моргтан өйгә алып кайтырга рөхсәт итмиләр), ритуаль хезмәт күрсәтүче оешма биналарында юып, кәфенләргә рөхсәт ителә. Бүгенге көндә дин кардәшләребезне Олег Кошевой урамындагы ритуаль хезмәт күрсәтүче оешмада юу мөмкинлеге бар. Төрле аңлашылмаучанлыклар ки-
леп чыкмасын өчен, мөфтият мөселманнарны юу һәм җеназа намазы уку өчен махсус бүлмә булдыру өстендә эш алып бара. Ачылгач, бу турыда халыкка хәбәр итәчәкбез.
— Бүгенге көндә кайберәүләр үлемтеккә дип акча җыя. Бу дөресме?
— Кешенең исән чакта сәдака биреп яшәве хәерлерәк. Ләкин хәзер картлар шундый хәлдә: “Балалардан файда түгел, зыян күрмәсәк ярар иде”, — дип яшиләр. Күпләр балаларын мәшәкатьләмәс өчен акча туплап куялар.
— Әгәр вафат булучының акча тупларга мөмкинлеге дә, балалары, якын туганнары да булмаса, бу вакытта нишләргә кирәк?
— Бик сирәк булса да, андыйлар очрый. Күршеләре, таныш-белешләре бу вакытта ярдәм йөзеннән акча җыеп бирәләр. Мондый очракта без Рәүф Гастиновтан үз эшен Аллаһ ризалыгы өчен башкаруын сорыйбыз.
— Гүр сәдакасы дигән әйбер динебездә каралганмы? Аны кемгә тапшыру хәерле?
— “Гүр сәдакасы” дип халык телендә генә әйтелә. Кеше үлгәч, аның малыннан сәдака таратыла. Ул мәчеткә бирелә яки гаиләсе мохтаҗ булса, гаиләсенә калдырылырга мөмкин. Мәчет ул — хәйрия урыны. Әлеге хәер акчалары мохтаҗларга ашамлыклар алуда яки башка хәйрия эшләренә тотыла. Шунысы гына бар, әгәр дә хәер акчасы мәчеткә дип җыелган икән, аны мәчеткә тапшырырга, мохтаҗларга дип җыелса, мохтаҗларга бирергә тиешбез.
— Файдалы әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!
Белешмәләр өчен телефон 74-29-10.
Эльвира Хуҗина.