Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Һәр чорның — үз йолдызлары
10.04.2014

Һәр чорның — үз йолдызлары

Иж заводы төзелә башлаганчы (1760 елга кадәр) татарларның бу төбәктә яшәүләре турында тарихи мәгълүматлар юк. Дөрес, Удмуртиянең төньягында татарлар яши торган атаклы Кистем авылы бар. Монда татарлар Иж заводы төзелә башлаганчы бер гасырдан артык элегрәк тә яшәгәннәр. Ләкин бу үзе бер тарих…

Ә Иж заводына татарлар, башкалар ,белән беррәттән төзелеш өчен эшче куллар кирәк булганга, якын-тирәдәге авыллардан көчләп китерелә. Анда, билгеле инде, милләткә карап тору булмаган, удмуртмы, русмы, татармы — барыбер, көрәк, һәм киркә тотып җир казый белсә, шул җиткән. Бу бәла Иж заводына якынрак булган татар авыллары башына төшкән. Ә Иж каласына татарларның икенче тапкыр күпләп килүе Октябрь инкыйлабыннан* соң була. Бу юлы инде Иж каласына татар кешесен патша солдатлары мәҗбүриләп китермәгән, ә киресенчә, пропискага кертү мөмкинлеге булмауга карамастан, шәһәргә килеп эш табарга тырышкан. Чөнки, авылда “таякка” (хезмәт көненә) бушка эшләп ач яшәгәнче шәһәрдә аз булса да, ай саен хезмәт хакы алып эшләп, тамагы тук, өсте бөтен булып яшәү халыкка оҗмах кебек тоелган.
Татарлар Иж каласына шәһәргә бик якын булган Әгерҗе районыннан, Бондюг (Менделеевск), Минзәлә, Мөслим, Актаныш һ.б. районнардан килеп урнашканнар.
Татар халкы — мәдәниятле, үз халкының гореф-гадәтләрен, сәнгатен, динен, традицияләрен хөрмәт итеп яшәүче һәм аларны саклаучы халык. Иж каласына яңа урынга килеп авыр шартларда яшәргә туры килгән аңа. Җәй көннәрендә 12шәр сәгать эшләгәннәр, җир алачыкларында, баракларда яшәгәннәр. Ата-бабаларның буыннан буыннарга күчкән истәлекләренә караганда, халык чәй мәҗлесләрендә һәм ял көннәрендә табигатькә чыккан вакытларында җыр-биюләр белән күңелен юаткан, аз булса да җанына шатлык тапкан.
Мәгарифне, мәдәниятне финанслау, аның әһәмиятен аңлау күзлегеннән караганда Октябрь инкыйлабын оештыручылар шактый аңлы кешеләр булып чыкканнар. Гражданнар сугышы вакытында Кызыл Армия хәрби частьларында эшләү өчен махсус агитбригадалар һәм театр коллективлары да оештырыла. “Удмуртия тарихы. XX гасыр” дип исемләнгән хезмәттә мин шундый хәбәр укыдым (146нчы бит): “1918 елның ноябрендә Ижевск шәһәрендә Советларның Мөселман театры ачылды. Аның режиссеры һәм әйдәп баручы артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина — Волжская — татар халкының беренче һөнәри артисткасы”. Бу театр турында мин башка мәгълүматлар тапмадым. Ләкин андый театр булган икән, бу төбәктә татар халкына югары мәдәният хезмәте күрсәтү 1918 елдан башланган дип уйларга нигез бар. Гражданнар сугышы тәмамлангач, илдә тыныч тормыш башлана. Халык бик хәерче яшәсә дә, аңа аз-маз рухи азык та кирәклеген аңлыйлар большевиклар. Шул вакытта клублар ачыла һәм төрле милләт халыкларының үзешчән сәнгать коллективлары оеша башлый.
1924 елда Ижауда татар бистәсендә “Татклуб” (татарлар клубы) ачыла. Ул бик зур булмаган агач йортта урнаша, ә тамаша залы 40-50 кешелек кенә була. Шулай булуга карамастан, татар халкы өчен даими концертлар куела, үзешчән драма коллективы оешып, спектакльләр күрсәтелә башлый. Бу эшләрне башлап йөрүчеләр ул заманның зыялы кешеләре (укытучылар, заводларда эшләүчеләр һ.б.) булалар. “Татклуб”ның беренче директоры Галимберов фамилияле кеше була. Драма төркеме “Зәңгәр шәл”, “Акчарлаклар” кебек зур күләмле сәхнә әсәрләрен дә сәхнәләштерә. Үзешчән артист­лар Әхмәт Габтиков, Мөкә­рә­мә Шәрипова, Мирсәяр Бикчурин, Рөс­тәм Ибраһимов, Хаҗи Сафиуллин һ.б. та­машачының тирән мәхәббәтен яулыйлар. Зыялы татар яшьләре концерт бригадасы оештырып, татар халкына хезмәт күрсәтәләр.
Татар клубы Бөек Ватан сугышы елларында да үзенең эшен туктатмый. Шушы авыр елларда да татар халкына мәдәният хезмәте күрсәтелә. Драма түгәрәге һәм концерт бригадасы һаман да эшләп килә. Ләкин сугыш яралары инде төзәлгәч, 1963 елда, ни сәбәпледер, бу клуб үзенең эшен туктата.
1932 — 1940 елларда Удмуртиядә “Ленин юлы” дип аталган татар газетасы чыга. Шушы газетаны чыгарырга алынган бер төркем татар зыялылары заманның никадәр катлау­лы, авыр булуына карамастан, милләтне рухи азык белән тәэмин итүне үзләренең изге бурычлары дип исәплиләр. Газетаны чыгаруда милләттәшләребез Сәлим Саматов, Заһиәхмәт Юнысов, Госман Агрызский, Бәһисә Мәрданшина, Бибинур Сәлимуллина, Зәкия Бәшировалар күп көч куялар. Төбәктә яшәүче татар халкы бу милли басманы бик шатланып каршы ала. Ләкин газета гына озын гомерле булмый. Хикмәт хакимият органнарының татар милләте үсешенә юл куярга теләвендә генә түгел, (билгеле анысы да булгандыр), ә милләттәшләребез арасында бердәмлек җитмәвендә, безнең үз ихтыяҗларыбызны бергәләп яклый белмәвебездә дә була. Гомумән, үткән гасырның 30нчы елларында Ижау каласында татарлар тулы канлы тормыш белән яшиләр.
Ижауда яшәгән данлыклы педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Әдип ага Кәримов болай дип сөйләгән иде: «Мин Ижауга 1936 елда килдем. Ул вакытта үзешчән сәнгать зур үсеш кичерә иде. Концертлар-спектакльләр еш куелды. Нинди генә драматургларның әсәрләрен уйнамадык без. Г.Камал һәм Т. Гыйззәт, М Фәйзи һәм Н. Исәнбәт, М. Кәрим һәм Н. Островский… Тик шунысы бар: зур залларны бирмиләр, гадәттә, мәктәпләрнең акт залларында уйный идек. Зал һәрвакыт шыгрым тулы булды, хәтта ачык ишектән коридорда басып торып та карадылар. Нинди яхшы үзешчән артистларыбыз бар иде безнең. Алар төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтә, төрле холык-фигыльле кешеләр, ләкин аларның барысын да театр сәнгатен ярату берләштерде. Аеруча Ишмәтовлар гаиләсен билгеләп үтәр идем…”
Ижау каласында Ишмәтов фамилия­сен ишетмәгән татар сирәктер. Гаилә башлыгы Мират абый (кызганыч, инде мәрхүм) әйтүенә караганда, алар тормыш иптәше Нәйсә белән Ижауга 1948 елда килеп урнашалар. Мират абый сугыш ветераны, күкрәген күп санлы орденнар һәм медальләр бизи иде. Күп еллар сәүдә оешмаларында җитәкче булып эшли. Нәйсә апа да зур хезмәт юлы үтә.
Балачактан ук җырга, театрга гашыйк бу шәхесләр Татарстанда яшәгәндә үк концерт­ларда, спектакльләрдә катнашып, шактый тәҗрибә туплаган булалар. Ижау­га килгәч тә, бик күп спектакльләрдә икесе дә катнашып, уеннары белән тамашачыларны куандыралар. Ә Нәйсә апа — чын мәгънәсендә җырчы һәм олуг талант иясе. Илле ел дәвамында гаҗәеп матур тембрлы көчле тавышы, сихри моңы, бары талантлы артистларда гына була торган сәхнә культурасы белән халыкка тугры хезмәт итте. Тамашачы аның башкаруында, аеруча моңлы, озын халык җырларын яратып кабул итте.
Махсус музыкаль белеме булмаганлыктан, Нәйсә апа үзешчән җырчы гына булып калды. Дөрес, аның җыр осталыгы һәм тамашачының чиксез мәхәббәте бәясез калмады. Ижаудагы үзешчән артистлар арасында аңа беренче булып “Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Ул Удмуртиядә, Татарстанда, Башкортостанда үткәрелгән күпсанлы җыр конкурслары лауреаты булды. Татарстан радиосының музыкаль фонотекасында Нәйсә апаның ике дистәләп яздырылган җыры саклана.
Мират абыйның туганнан туган энесе Рафак та үз тормышын мәдәният белән бәйли. Озак еллар Ижауның Тимерьюлчылар мәдәният йортында директор булып эшли. Ул вакытта татар үзешчән сәнгатенең үзәге шушы мәдәният йортында була. Рафак Ишмәтов төрле сәнгать түгәрәкләре оештыра, анда талантлы милләттәшләрне катнашырга чакыра. Аеруча биредә драма түгәрәге уңышлы эшли. Рафак Ишмәтов анда сәхнә әсәрләрен үзе куя һәм анда менә дигән итеп уйный да. Үзешчән сәнгатькә бик күпләр килә ул вакытта. Кайберләре сәхнәдә берничә генә ел уйнап калмый, сәхнә аларның гомерлек юлдашына әверелә. Рафак Казан, Әлмәт, Минзәлә театрлары белән тыгыз элемтәләр урнаштыра. Ижау сәхнәләрендә Татарстан театрларының, татар дәүләт филармониясе артистларының чыгышлары өзелеп тормый… Бүгенге көндә бу эшләрне Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре “Спартак” халык иҗат йорты директоры Резидә Миркасыймова һәм “Гүзәл” халык җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Нурулла Хуҗагалиев дәвам итәләр.
Бер караганда, татар үзешчән сәнгать төркемнәренең саны Удмуртиядә аз түгел кебек. Ижау шәһәрендә дә берничә татар ансамбле эшли. Тимерьюлчылар мәдәният сараенда эшләп килүче “Гүзәл” халык җыр һәм бию ансамбле инде бик күп еллар халыкка хезмәт итә.
Ансамбльнең иң отышлы ягы — бию төркеме. Бию турында сүз чыккач, бу ансабль оешкан чорда биюләр куйган (чынлыкта, яшьләрне чын биюгә өйрәткән) талантлы балетмейстер Вәккас Нуретдинов турында берничә сүз әйтмичә мөмкин түгел. Бу өлкәдә махсус белеме булган шәхес, үз эшен яратып, аңа бөтен көчен, талантын биреп башкара. Вәккас Нуретдинов куйган биюләр һөнәри дәүләт бию ансамбльләрендә куелганнардан һич тә ким түгел иде.
***
Бүгенге көндә Ижауның татар үзешчән сәнгате үзәге — “Спартак” халык иҗат йорты. Ул Ижауның Ленин районында урнашкан, ә татарларның яртысыннан күбрәге шул районда яши. Илдә демократик үзгәртеп корулар башлангач, “Спартак”та дистәгә якын үзешчән ансамбль оеша. Биредә директор булып олы йөрәкле милләтпәрвәр кеше, татар сәнгатенә җаны-тәне белән бирелгән, халыкка хезмәт итүне үз бурычы итеп санаучы Резидә Әлтәф кызы Миркасыймова эшли. Резидә Миркасыймова үзешчән ансамбльләргә урын биреп кенә калмый, аларга кулыннан килгән ярдәмен дә күрсәтә. Ә ансамбльләргә килгәндә, аларның язмышы, тормышның үзе кебек һәрвакыт хәрәкәттә. Кайбер ансамбльләр, төрле сәбәпләр аркасында, эшләүдән туктады, күпләре әле үз сәнгатьләре белән халыкны шатландыралар. Алар — “Шатлык” халык җыр ансамбле, (җитәкчесе Фәния Гаделшина), “Бәхет” ветераннар ансамбле (җитәкчесе Рәсимә Мифтахетдинова), “Яшьлек” ансамбле (җитәкчесе Әлфия Сафиуллина), “Дус­лык” фольклор (җитәкчесе Сайра Кузнецова), “Чулпан” татар театры төркеме.
Бу иҗат төркемнәре төрле бәйрәмнәрдә, түгәрәк даталарда һәм төрле җәмәгать оешмалары чакыруы буенча төрле сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар. Үзешчән артист үзешчән инде ул, аларда тавыш куелышы да, осталык та төрлечә. Ләкин тамашачы аларны ярата, чыгышларын көтеп ала. Татар халкы, иншаллаһ, талантлы милләт. Россиянең кайсы гына төбәгенә барма, анда татарның үз сәнгать йолдызлары бар. Удмуртиядә дә алар аз түгел. Әнирә Сафина, Шәфика Таҗетдинова, Зәкия Исламова, Ирек Мөхәммәтҗанов, Рәшит Бигашев, Хәлимә Шәмсиева, Зөһрә Хөсәенова, Риф Хәсәншин, Мөхәммәтнур Гаделшин… Бу җырчылар күп тапкырлар төрле җыр бәйгеләрендә катнашып, мактаулы урыннар алган талант ияләре.
Җырчыларны әзерләүдә зур хезмәт күрсәткән, аларга аккомпаниатор хезмәте куйган талантлы баянчыларга да бик рәхмәтле тамашачы. Монда, беренче чиратта, Илфат Нурмөхәммәтов исемен атап китәргә кирәк. Кызганыч, ул бүген инде безнең арада юк. Күп кенә музыкаль бәйгеләрдә чын җиңү яулаган баянчы-виртуоз иде. Баянчылар Илгизәр Шакиров, Нурулла Хуҗагалиев, Фоат Кәримов — халык ихтирамын яулаган музыкантлар.
Тәҗрибәле сәхнә осталары белән беррәттән үзешчән артистлар сафына яшьләр дә өстәлә тора. “Халыклар дуслыгы йорты” каршында яшьләрдән генә торган “Асыльяр” ансамбле оештырылды һәм халыкка актив сәнгать хезмәте күрсәтә. Бу ансамбль (җитәкчесе Лариса Гайнетдинова) үзен инде Удмуртиядә генә түгел, ә Татарстанда да төрле конкурсларда күрсәтте һәм лаеклы урыннар яулап алды.
Үзешчән сәнгать турындагы сүзне йомгак­лап, шуны әйтәсе килә: Удмуртиядә көчле татар үзешчән сәнгате бар һәм ул милли хәрәкәтнең көчле отряды булып тора.

Гыймран Сафин,
Ижау шәһәре.
*Инкыйлаб — революция