Һәр халыкның – үз бәйрәме
Удмуртия — күпмилләтле республика. Язгы кыр эшләре тәмамлангач, республикада бер-бер артлы милли бәйрәмнәр уза башлый. Татарларның Сабантуйлары, удмуртларның Герберлары, мариларның Семыклары гомумхалык бәйрәменә әверелде. Бүгенге көндә Удмуртиядә милли бәйрәмнәргә, шул исәптән Сабантуйга әзерлек бара. Май ахырында «Халыклар дуслыгы йорты»нда барлык шәһәр-районнарда Сабантуй оештыручыларга методик ярдәм күрсәтү максатыннан семинар узды. Укуда Удмуртиянең барлык районнарыннан милли бәйрәмне оештыруда җаваплы 60 вәкил катнашты. Аларга бәйрәмне оештыру буенча методик күрсәтмәләр бирелде.
Удмуртиядә Сабантуйлар 8 июньдә Якшур-Бодья район үзәгендә һәм Тауҗамал авылларыннан башланып китә. 22 июньдә Воткинск шәһәрендә һәм Кистем авылында, 23 июньдә Можгада, 29 июньдә Сарапулда булачак. Республика Сабан туе 30 июньдә Ижау шәһәренең Киров паркында узачак.
29 июньдә Пермь өлкәсенең Барда авылы бөтен милләттәшләребезне Бөтенроссия авыл Сабан туена, ә 8 августта Төмән өлкәсе Федераль Сабан туена җыячак.
Гербер
Удмуртларның милли бәйрәме Гербер 12 июньдә 13.00 сәгатьтә Ижау шәһәренең “Березовая роща” паркында үтәчәк. Бәйрәм «Айкай» Дәүләт фольклор җыр театры артистларының Гербер бәйрәменең традицияләрен сәхнәләштереп күрсәтүеннән башланачак. Бәйрәмдә яшьләр, “Нылпи азбар” балалар, “Мастерлар шәһәрчеге”, “Удмурт дунне” редакциясе мәйданчыклары оештырылачак. Быел Гербер бәйрәменең үзенчәлеге булып яңа “Чеберай”, Гербер паръёс” һәм “Эрико микрофон” мәйданчыклары да эшләячәк. Кунакларны капка алдында ук күңел ачу чаралары көтә, удмурт милли ашамлыкларына презентацияләр оештырылачак. Кунаклар үзләре дә милли ашларны әзерләүдә катнаша алачаклар.
Кырбан
Бисермәннәрнең “Кырбан” милли бәйрәмнәре 15 июньдә Балезино районының Юнда авылында узачак. Азсанлы бу халыкның күпчелеге Удмуртиянең төньяк-көнбатыш районнарында яши. Кырбан бәйрәме ике өлештән тора: беренче өлешендә — корбан чалу, ботка әзерләү һәм ул ризык белән барлык катнашучыларны сыйлау. Икенче өлешендә буыннан-буынга югалмыйча килгән милли уеннар оештырылачак. Шулай ук “Кырбан” бәйрәмен төрле иҗат коллективлары, аерым җырчылар да үзләренең чыгышлары белән бизәячәк. Әлеге чарада Удмуртиянең Балезино, Глазов, Юкамен һәм Яр районнарында эшләүче иҗади коллективлар да катнашачак.
Балтай
15 июньдә 11.00 сәгатьтә Ижау шәһәренең “Березовая роща” ял паркында мордва халкының “Балтай” милли бәйрәме узачак. Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң оештырылган әлеге бәйрәмдә алар табигатькә рәхмәтләре һәм үтенечләре белән мөрәҗәгать итәләр.
Бәйрәм программасында халык иҗаты товарларын сату да оештырылачак. Мокша, эрзя, удмурт һәм мари халыкларының иҗат коллективлары чыгышы, йола буенча әзерләнгән төшке аш булачак. Бәйрәмгә Мордовия, Татарстаннан милли оешма вәкилләре килүе дә көтелә.
Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгы
яңалыкларына нигезләнеп әзерләнде