Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Һәр тармак — игътибар үзәгендә
16.04.2014

Һәр тармак — игътибар үзәгендә


Шушы көннәрдә Удмуртия Республикасы башлыгы вазифаларын үтәүче Александр Соловьев профсоюз оешмалары җитәкчеләре белән очраш­ты. Удмуртия профсоюзлары Федерациясе рәисе Сергей Шерстобит 120дән артык сорау әзерләнеп, хакимияткә һәм Хөкүмәткә юлланылуын хәбәр итте. Александр Соловьев та, үз чиратында: “Профсоюз оешмалары элек-электән Хөкүмәт игътибарын эшче халыкның проблемаларына юнәлтүче эшлекле структура икәнлеген исбатлады. Коллективлар, эшче активлар белән очрашу минем өчен бик мөһим. Без эшче халыкның проблемалары турында белергә һәм бу турыда ачыктан-ачык әйтергә тиешбез. Ләкин бу эшкә җәмәгатьчелекне җәлеп итмичә без берни эшли алмыйбыз. Һәр җирдә эшчеләрнең хокукларын яклардай профсоюз оешмалары булдырып, халык белән аралашырга кирәк. Аралашу булмаса, күп очракта буш урында да бәхәсләр барлыкка килә. Безгә килеп туган каршылыкларны җиңү өчен берләшү мөһим. Проф­союз оешмалары менә шундый берләштерүче буын ролен үтиләр һәм бу эшчәнлектә мин сезнең партнерыгыз, фикердәшегез. Без берләшеп халыкның тормышын яхшырту өстендә эшләргә тиеш”, — диде. Ул бүгенге көндә Удмуртия Хөкүмәтенең “Ачык Хөкүмәт” принцибы белән формалаша баруын, 2015-2020 елларга республиканың яңа социаль-икътисади үсеш программасы әзерләнүен ассызыклады һәм бу эштә профсоюз оешмаларын да актив катнашырга чакырды.
Александр Соловьев Хө­күмәт алдында, иң беренче чиратта, юллар төзелеше һәм төзекләндерү проблемасын чишү бурычы торуын билгеләп узды. “Удмуртиянең төп проб­лемасы — юлсызлык. Соңгы елларда җәмәгать транспортында йөрүчеләр саны кимеде. Һәр кеше шәхси машинасында йөрергә тырыша һәм юлларның начарлыгын үз җилкәсендә татый. Юлларны төзекләндерү һәм яңаларын төзү өчен акча юк дип гомер буе зарланырга була. Ләкин бер үк эшкә ике тапкыр акча түгү бернинди кысаларга сыймый. Сыйфатны арттыру өстендә эшләргә кирәк. Бу эш белән шөгыльләнүчеләрне, төзелеш материалларының сыйфатын (вак таш, битум) һәрдаим тикшереп торырга кирәк. Бюджет бик авыр булуга да карамастан, без агымдагы елда юл төзелешенә узган ел күләмендә тотарга тырышачакбыз. Бүгенге көндә 1 миллиард 128 миллион сум акча 25 район һәм шәһәрләр арасында бүленде. Мәсәлән, Ижау юлларына 500 миллион сум сарыф ителәчәк. Удмуртиянең юлларын рәткә китерү өчен барлыгы 50 млрд сум тирәсе акча кирәк”, — диде Александр Соловьев үз чыгышында.
Җыелыш вакытында мәк-
тәпкәчә балалар учреждение­ләренең хезмәт күрсәтүче пер­соналларына хезмәт хакларын арттыру турында да сүз кузгалды. Бу сорауга Александр Соловь­ев: “Хезмәт хаклары темасы — иң мөһиме һәм без аны игътибар үзәгеннән төшермәячәкбез. Бу категориягә хезмәт хакын арттырырга кирәк дип уйлыйм мин. Ләкин федераль кануннарга үзгәрешләр кертергә кирәк. Бу турыда үз тәкъдимнәребезне Россия Фе­дерациясенә юлладык инде”.
Соңгы араларда рес­пуб­ликаның “Яшь гаиләләргә — торак” программасы тукталу турында имеш-мимешләр йөри башлаган иде. Бу мәсьәләгә дә ачыклык кертеп, Александр Соловьев: “Әлеге программа ябылмады һәм аны беркем туктатырга да җыенмый, барлык ташламалар саклана. Өстәвенә без республиканың башка районнарында да укытучылар өчен йортлар төзүне планлаштырабыз”, — дип җавап бирде.
Җыелыш вакытында Александр Соловьев бик күп сорау­ларга җавап бирде һәм проф­союз оешмаларын хезмәт шартларын һәм хезмәт хаклары түләнүен контрольдә тотуны дәвам итәргә чакырды һәм үзе дә әлеге сорауларны һәрвакыт күз уңында тотачагы турында белдерде.