Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Һәр районда — фельдшер-акушерлык пункты
25.07.2016

Һәр районда — фельдшер-акушерлык пункты

Атна башында Удмуртия Башлыгы Кече Пурга районына эшлекле сәфәр кылды. Иң элек ул Пуро-Можга авылында булды. Биредә үткән атнада гына фельдшер-акушерлык пунктының модульле бинасы төзелә башлаган. Килешү буенча подряд оешмасы аны 24 августта кулланылышка тапшырырга тиеш.
Пуро-Можга ФАПы Бураново ам­була­ториясеннән 7 чакрым, район хастаханәсеннән 33 чакрым ераклыкта урнашкан. Биредә 400 кешегә 30 еллык эш тәҗрибәсе булган, беренче квалификация категориясендәге белгеч, УР атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре медицина ярдәме күрсәтә. УР Икътисад министрлыгына 637 мең сумлык медицина җиһазларын сатып алу өчен электрон аукцион уздыруга гариза җибәрелгән.
“Республикада модульле ФАП төзү буенча зур программа эшли. Хәзерге вакытта аларны урыннарда монтажлау эшләре бара. Быел республиканың һәрбер районында модульле ФАП барлыкка килергә тиеш”, — диде Александр Соловьев.
Удмуртия Башлыгы шулай ук муниципаль берәмлек җитәкчелеге белән торак пунктларны газлаштыру хакында сөйләшү алып барды. 20 чакрым озынлыктагы газүткәргечләрне төзү эшләренең киләсе елда башлануы хакында да әйтте Александр Соловьев. Удмуртия Башлыгының Кече Пурга районына сәфәре авыл мәдәният йортында “Бабушки из Бураново” иҗат коллективы белән очрашудан соң тәмамланды.

Язмалар Удмуртия Башлыгының
Матбугат хезмәте мәгълүматларына нигезләнеп әзерл