Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Һәр көне игелекле гамәл белән чигелгән
6.10.2016

Һәр көне игелекле гамәл белән чигелгән

Һәркөн иртән авыл урамыннан җыйнак кына гәүдәле, җитез, мөлаем йөзле бер ханым яшьләргә хас хәрәкәт белән Тәбәрле авыл җирлеге идарәсенә эшкә ашыга. Ул – җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлсөя Шәрәфиева.

Тумышы белән ул Кырынды авылы кызы. Алабуга мед­училищесын тәмамлаганнан соң, 1981 елда Тәбәрлегә фельдшер булып эшкә урнаша. Бергә эшлисе булганлыктан, “Япь-яшь кенә бу кыз бала безнең юлсыз якларда ничек эшләр икән?” — дип борчылып куйдым. Чөнки ул чорларда ай саен Вольный-Труд участок хастаханәсенә отчет бирергә һәм дарулар алып кайтырга 10 чакрым араны ат белән үтәргә туры килә иде. Беренче күрүемдә үк: “Ат җигә беләсеңме, сеңелем?” – дип сорагач, кыю гына: “Өйрәнермен әле”, — дип җавап биргән иде ул. Әйе, яши-яши бик күп нәрсәләргә өйрәнде Гөлсөя. Ул вакытта авыруларны, йөкле хатыннарны трактор арбасында хастаханәгә илтү, шул арбаларда йөкле хатыннарны бәбәйләтү дисеңме – барысы да аның башыннан кичте. Авыл фельдшерларының эше бик тынгысыз бит, хәтта мунча кергән җирдән дә чыгып китәргә туры килгән чаклар булды. Ул чорларда елына 16-18әр хатын бәби алып кайтты, ул балалар үскәндә авырып китсәләр, төн йокламый торган идек. Аның өстенә әле педикулез, йогышлы авырулар да күп иде. Бу эшләрнең барысын да Гөлсөя авырсынмыйча башкарып, күпме авыруларны үлем тырнагыннан тартып алып калды. Шуның белән авыл халкы арасында бик тиз ихтирам яулады. Җитез, уңган-булган, сабыр кызны шушы авыл егете Марсель Шәрәфиев үзенә гомерлек юлдаш итеп сайлап ялгышмады: гаиләдә дә үзен менә дигән хуҗабикә, әни, килен итеп күрсәтте Гөлсөя. Ул каенанасы Бәнәт апа белән бик тату яшәде, аны тәрбияләп, хөрмәтләп соңгы юлга озатты. Бергәләп йорт, каралты-кура төзеделәр, ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Бүген Маратлары гаиләсе белән Казанда яши, кызлары Гөлия Әгерҗе хастаханәсендә статистик булып эшли. Гөлсөя 1990 елда Тәбәрле авыл җирлеге идарәсенә эшкә күчте, монда эшләвенә дә 25 елдан артык инде. Үз эшен төгәл итеп башкаруы, һәр кешегә ихтирамлы мөнәсәбәте белән бу эшендә дә тиз арада башкаларның хөрмәтен яулап алды.
Менә шулай гомере буе авылдашларының мәнфәгатьләре сагында торып, 55 яшенә җиткәнен сизми дә калгандыр Гөлсөя ханым. Әлеге еллар тиккә узмаган: һәр көне матур гамәлләр, игелекләр белән чигелгән. Шундый көннәре күп булып, гомер җыры шулай матур дәвам итсен иде әле.

Зәмфирә Дәүләтшина, Яңа Аккуҗа авылы.