Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа
19.09.2013

Һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа

Һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа

Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи


өшегән күңелләргә йөрәк җылысы, өмет чаткысы бүләк итүче, олы йөрәкле, миһербанлы, изге күңелле, юмарт кешеләр — социаль хезмәткәрләр бик күп. Ижау шәһәре Первомай районында 15 ел уңышлы гына эшләп килүче Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, әлеге районда яшәүче өлкәннәрнең сердәшчесе дә, таянычы да булып торалар. “Районыбызда яшәүче 10 меңнән артык әби-бабай көндәлек эшләрендә ярдәм итүче изге күңелле караучыларына, хезмәткәрләребезгә чиксез рәхмәтле”, — ди үзәкнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Раушания Митюкова. Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә пенсионерлар һәм инвалидлар өчен бушлай юридик һәм психологик консультация ярдәме алу мөмкинчелеге дә бар. Мирас калдыру, инвалидлык алу өчен документлар эшләгәндә өлкәннәр бирегә мөрәҗәгать итеп, гариза язу, кәгазьләрне кирәкле урынга тапшыру кебек ярдәм ала алалар. “Күптән түгел 1нче һәм 2нче төркем инвалидларын, сәламәтлекләре чикләнгән балаларны, сугыш ветераннарын йөртү өчен махсус такси барлыкка килде. Түләү 50% ташлама белән алына. Шулай ук үзәгебездә коляска белән йөрүче инвалидлар өчен махсус уңайлаштырылган машина да бар”, — ди Раушания ханым. Үзәктә янгыннан зыян күрүчеләр, билгеле яшәү урыны булмаган, авыр тормыш хәлендә калучылар өчен кием-салымнар да җыела. Балалары ял итәргә киткән чакта, аларның өлкән яшьтәге әти-әниләрен вакытлыча карап тору хезмәте дә күрсәтелә. Моның өчен 68-54-81, 68-19-86 телефоны аша шалтыратып, кызыксындырган сорауларга җавап алырга була. Гомер көзендә ялгыз калганнар өчен мондый үзәкләрнең никадәр мөһим һәм кирәк булулары һәркемгә көн кебек ачык.

Җилкәннәр — җилдә, кеше тормышта сынала


Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең тормышларында кайнауның нәрсә икәнен аңлау өчен бер эш көнемне социаль хезмәткәр булып карарга булдым. Раушания ханым белән сөйләшенгәнчә күрешеп, иң элек өлкән яшьтәге бер ханым яши торган йортка юл тоттык. Кыңгырау төймәсенә басуга, без киләсен түземсезлек белән көтеп торучы ябык кына гәүдәле, сабыр холыклы Рәшидә ханым Габдуллина каршы алды. Тып-тыныч, чиста, тәртип белән җиһазландырылган өч бүлмәле фатирында Рәшидә ханым үзе генә гомер итә. Әбигә тиздән туксан яшь тулуын ишеткәч, никтер таякка таянган, зиһене таралган карчыкны күз алдына китергән идем. Күрешкәч, Рәшидә ханымның үз-үзен карап, тәрбияләп торуын, яшенә күрә сәламәтлеге дә ярыйсы булуына шаккаттым. Әле җитмәсә, кичтән генә чәчтарашка барып үзен тәртипкә китереп кайткан. Йортка кереп, бераз хәл-әхвәл белешкәч, Рәшидә ханымның тормыш юлы белән кызыксындым. Ул да шуны гына көткәндәй, күңелгә тынычлык бирә торган йомшак, тыңларга рәхәт булган тавыш белән әкрен генә үзенең тормыш йомгагын сүтә башлады.

Ижау шәһәрендә күп балалы гаиләдә туган Рәшидә ханымның балачагы сугыш елларына туры килә. Кияүгә ул хәрби өлкәдә хезмәт итүче егеткә чыга. Акыл туплап, дөньяны таный белергә өйрәнеп кенә килүче яшь гаилә бер шәһәрдән икенчесенә күчеп тормыш итә. Бер шәһәрдә генә төпләнеп яшәмәгәнлектән, киләчәктә билгесезлек булганлыктанмы, Габдуллиннар гаиләсе бер бала белән генә чикләнә. Язмыш аларны төрле җирләрдә сынап йөрткәннән соң, янәдән Ижауга алып кайта. Биредә инде төпләнеп, балалар, оныкларның уңышларына сөенеп яшисе генә кала… Тик тәкъдир дигән нәрсә көтмәгәндә тез астына сугып, бөтен дөньяларын челпәрәмә китерә. Матур гына яшәгәндә, ике кызчыкны ятим итеп, башта кызы, аннан кияве дөнья куя. Дөньяда, кызганычка каршы, бар нәрсә дә без теләгәнчә бармый. Тик Рәшидә ханым язмыш сынауларына бирешмичә, тормыш сынауларын кабул итеп, тормыш иптәше белән оныкларын кешедән ким-хур итмичә, аякка бастыралар. Алда тагын бер сынау көтә, Рәшидә апа ныклы терәген, ачы җилләрдә дә янәшә булган ирен югалта. Тормыш китабын язу үзебездән торса, барыбыз да матур, тигез, рәхәт тормыш сайлар идек. Тик адәм баласына язмышына язылганын кичерергә, сабыр итәргә, күрәчәге белән ризалашырга гына кала. Рәшидә ханым бу юлы да сынмый-сыгылмый, сынауларны җиңеп, бары тик оныкларына бәхет теләп яши бирә. “Менә шулай балалар тормышы белән яши-яши, гомер көземә килеп җиткәнемне сизми дә калганмын”, — ди ул. Ә оныкларын ул чынлап та итагатьле, олыларны хөрмәт итә белә торган, максатларына ирешүчән итеп тәрбияләгән. Бүгенге көндә Рәшидә ханым үзе биргән тәрбиянең татлы җимешләрен татый. Кызлар икесе дә тормышта, үзләре әни кешеләр. Әбиләрен чын мәгънәсендә олылап яшиләр икән. “Көн дә килеп хәлемне беләләр, һәр кичке унбердә шалтыратып, сәламәтлегем, кан басымымның күпме булуы белән кызыксыналар”, — ди Рәшидә ханым. Кияүләре белән мактанып: “Ишеккә шакып: “Әби, ач, мин килдем!” — диюләреннән күңелләр эреп китә”, — ди ул тыйнак кына елмаеп. Әйе, тормыш юлында сикәлтәле юллар, күп сынаулар үтсә дә, язмышына зарланмый Рәшидә ханым. 90 яшьтә булуына да карамастан, «Яңарыш»ны яздыра, рәхәтләнеп укый. Ул әле дә бирешмичә, газиз оныкларына үрнәк булып тора. Социаль хезмәткәрләргә дә рәхмәтле ул: “Кеше хәленә керә белүләре, игътибарлы булулары, ярдәмләшеп торулары нәтиҗәсендә, без, ветераннар, тормыш авырлыкларын җиңәбез, яшәү көчебез арта”, — ди. Рәшидә апа белән саубуллашып, аңа исәнлек-саулык, озын гомер теләп, юлыбызны дәвам иттек. Ишектән чыгышлый Раушания ханым: “Рәшидә әби кебек карчыклар янына йөрү үзе бер бәйрәм булса, киләсе йортка керү мәхшәр белән бер”, — дигәч, бераз сагаеп, тынсыз калдым. Ә бит алда безне чынлап та мәхшәр көткән икән…

Эт тормышы


Икенче йортка барышлый Раушания ханым киләсе адрес буенча яшәүче Виктор Девятовның тормышы, көнкүреше белән кыскача гына таныштырып үтте. Бу кешенең авыр тормышта яшәгәнлеге турындагы хәбәр социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә 2011 елда килеп ирешкән икән. Виктор 1965нче елгы, тумыштан сәламәтлеге чикләнгән кеше була. Әнисе исән чагында урын өстендә ятучы улын караган, тәрбияләгән. Тик үзе бу якты дөньядан китеп баргач, улының бер кешегә дә кирәге калмаган. Селкенми дә урын өстендә ятучы Викторның фатиры тора-бара сукбайларның җыелу урынына әйләнгән. Берничә ел буена җыелган чүп-чардан йортның башка катларына да ис, күселәр менә башлагач, күршеләр ярдәм сорап, әлеге үзәккә мөрәҗәгать иткәннәр. Үзәк хезмәткәрләре әлеге җан өшеткеч хәбәрне алу белән Виктор яши торган йортка баралар. “Фатир ишеге ул вакытта кеше башы сыярлык кына ачыла, чөнки коридор тулысынча чүп белән тулган иде. Владимир янына эләккәнче берничә көн фатирны чүптән арындырдык, башкача кереп булмады”, — ди Раушания ханым. Билгеле булганча, бүгенге көндә Владимир әлеге үзәктә исәптә тора, тик оешма хезмәткәрләрен, аларның ярдәмнәрен кире кага. “Мәхшәрдән коткаручыларның ярдәменә ник ябышып ятмый? Ник кире кага?” — дип соравыма. “Аны төрле оешмалар үз канаты астына алып караган, тик фатирын әнисе үзе үлгәнче үк муниципаль бина итеп хөкүмәткә калдыруын белгәч, тиз арада юкка чыкканнар. Бүгенге көндә без Викторга медицина ярдәме, тәрбия, кайнар ризык булган интернатка урнашырга тәкъдим итәбез. Чөнки хәзер яши торган фатирында тормыш итү өчен бернинди дә шартлар юк. Тик ул тормышыннан риза, биредә аның өчен тулаем ирек булуын белдерә, ә без закон буенча кешенең теләгенә каршы килә алмыйбыз. Виктор бүгенге көндә безнең ярдәмнән баш кагып, шешәдәшләрен якынрак күрә, алар белән рәхәт булуын белдерә. Шунлыктан, ике елга якын тәне су күрми дә инде аның”, — ди Раушания ханым.

Йортка якынлашканда Раушания ханым бер пар бахилла сузды. Сораулы карашыма, “Сорама, ки, кергәч күрерсең, дигәндәй”, — ым какты ул. Фатир беренче катта урнашкан. Тәрәзәне пәрәвез каплаган, борынны әчеле-төчеле ис кытыклый. Ишекне этеп кенә ачып җибәреп, бераз карап торганнан соң эчкә үттек. Монда “Әстәгъфирулла!” гына да аз булыр, биредә чын мәгънәсендә мәхшәр иде. Фатирга берничә адым ясагач, эчке бүлмәдән тавыш ишетелде. Владимир телевизор карап яткан җиреннән, кем булуыбызны сорап баш калкытты. Ул ята торган бүлмәдә ике карават: берсе чүп-чар белән тулы, икенчесендә кап-кара төскә кергән мендәрдә, пәлтә, чүпрәк-чапракка уралган, чәч, сакал-мыек баскан адәм ята. Бүлмә уртасында, тау кебек өелгән чүпләр арасында тар гына сукмак. Бу куркынычлыкны «бозып», өстәлдә антенна чыбыгы ялганган шәп телевизор эшләп утыра иде. Мин күңелне болгата торган истән тын алырга да куркып торган арада, Раушания ханым Викторның янәшәсенә үк килеп хәлләрен сораша башлады.

— Ничек яшисең? Нәрсә белән тукланасың?

— Минем бар да яхшы, күршем икмәк, томат согы алып кайта, шуларны ашыйм. Әнә, телевизор сөйләп тора…

— Бу чүп оясында ятканчы, интернатта тәрбиядә яшәр идең, көн дә кайнар ризыгың булыр иде.

— Юк, минем инде кайнар ашаудан эчем авырта башлый, болай да әйбәт. Ә интернатта телевизор карарга да бирмәячәкләр, мин бит төннәр буе кинолар карарга күнеккән.

— Болай күрә-торып череп ята алмыйсың бит.

— Күпмегә кадәр чыдыйм инде…

Күселәр ашап бетергәнче…

Мин күселәр сүзен ишеткәч, куркып калып, як-ягыма каранып алдым. Чынлыкта да, биредә тычкан-күселәр байтак булган икән, Раушания ханым алдан сиздермәгән генә: “Бер килүемдә, мыжлап тора иде алар, йөрерлек түгел иде. Аякка юкка бахила кимәдек бит”, — дип миңа карады. Әлеге әңгәмә шул рәвешле дәвам итте…

Виктор белән Раушания ханым аралашкан арада фатирның башка бүлмәләренә дә күз салдым. Аш бүлмәсе бомба шартлавыннан соң калган кебек: бар җирдә тузан, күп еллар юылмыйча аунап яткан савыт-саба, череп, аска таба төшеп киткән идән. Кунак бүлмәсе буш, бары тик түрдәге тимер карават салкыннар җиткәч, өшүдән куркып керүче сукбайларны көтеп утыра. Әйе, бирегә яшәү урыны булмаган бик күп кешеләр җыела, ди, Раушания ханым. “Кышларын биредә көне-көне белән 8-10 ир-ат җыела. Бераз курыксам да, үземдә көч табып, аларны ничек тә куып чыгарырга тырышам. Куркыныч, әлбәттә, уйларында ни булмас”, — ди ул мине шаккатырып. Үзәк хезмәткәрләренең сабыр гына, җайлап, ничек тә Викторны бу упкыннан тартып алып, күзләрен ачарга омтылуларына исең китәрлек. Әнә бит, Виктор үзе дә беркөнне психолог белән озак кына сөйләшеп утырулары турында сөйли. Тик ул әлеге эт тормышына нык күнеккән шул, аны болай гына “оясыннан” йолкып алу җиңел булмас. Тормышка башка күзлектән карый алса гына кешечә яши алырдыр ул.

Викторның фатирыннан чыккач, иркенләп бер сулыш алдым. Ишек артында күргәннәр күңелдә кызгану, жәлләү һәм шул ук вакытта ризасызлык, ачу хисләре уятты. Әлеге тойгыларга бирелеп, күпме барганмындыр, Раушания ханымның: “Виктор янында булганнан соң күңелдә бик тә авыр, йөрәкне тырный торган тискәре хисләр туа. Яшь хезмәткәрләребезне бирегә китерү бигрәк тә кыен. Шуңа да, еш кына әлеге адрес буенча үзем йөрим. Йөрәккә якын алмыйча, бары эш итеп карарга гына тырышсаң да, күңел үзенекен итә шул”, — дигән сүзләреннән сискәнеп киттем. Шушы бер көн социаль хезмәткәрләрнең хезмәтләренең бөеклеген аңларга ярдәм итте. Аларның игелекле хезмәтләре, тырышлыклары алдында баш иярлек.

Әйе, җир йөзендә төрле кеше төрле холыклы шул. Ярдәм кулы сузганга сөенеп, илһамланып яшәүчеләр дә, Виктор кебек үз кадерен, тормыш ямен белмәүче рәхмәтсез кешеләр дә бар. Йомшак холыклылар, сынауларга каршы тору көче таба алмаучылар сынауларга тиз бирешә. Ә бит сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр арасында да үз максатларына ирешүчән, спорт өлкәсендә хәтта дөнья чемпионы булырдай холыклылар да бар.

Ничек кенә булмасын, һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа.

Ләйсән Әхмәтова