Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Һәр кеше эшмәкәр була аламы?
3.06.2021

Һәр кеше эшмәкәр була аламы?

26 майда Ижау эшмәкәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар. Шәһәр хакимияте бинасы артындагы “Ачык бакча”да узган бизнес-пикникка берьюлы меңнән артык эшмәкәр җыелды, Удмуртиядә җитештерелүче товарлардан, ризыклардан дистәләгән күргәзмә-сату ноктасы оештырылган иде. Эшмәкәрләрнең күпчелеге — яшьләр, җитәкчеләр, бизнес өлкәсендәге белгечләр.

Ачылу тантанасында Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Константин Сунцовның: “Россиядә эшмәкәрләр көне әле күптән түгел генә билгеләп үтелә башлады. Ә бүген ул көн — Удмуртиянең 57 мең эшмәкәре һәм 18 мең үзмәшгуле (өй шартларында үз эшләрен ачып, үзмәшгуль булып теркәлгән эшмәкәрләр) өчен һөнәри бәйрәм. Удмуртиянең һәр егерменче кешесе бизнес белән шөгыльләнә. 10 елдан һәр кеше бизнес белән шөгыльләнер дигән ышаныч бар. “Авыл елы” кысаларында республика район-авылларында яшәүчеләргә бизнес башлау һәм аны үстерү өчен махсус «Тиз старт» дип аталган проект эшли башлады. Аның максаты – республиканың барлык почмакларында халык өчен мөһим булган хезмәтләр күрсәтүне бер урында оештыру (аяк киеме ремонтлау нокталары, чәчтараш, пекарнялар ачу, спорт түгәрәкләре булдыру) өчен әзер, уңайлы, тикшерелгән бизнес-модельләр тәкъдим итеп, эшмәкәрләргә ярдәм итү. Шулай ук авыл җирлекләрендә үз эшләрен башлап җибәрүчеләр ташламалы кредиттан (1%), салым каникулларыннан һәм бина өчен түләүдә ташламалардан файдалана алалар. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен Кече Пурга районы сайланды”, — диде.

Бу көнне “Ачык бакча”ның һәр почмагында эшмәкәрләр өчен файдалы чаралар оештырылган иде: төрле мастер-класслар, борчыган сорауларга җавап бирү нокталары, үзара тәҗрибә уртаклашу өчен уңайлы мәйданчыклар. Ә төп сәхнәдә көне буе диярлек иң яхшы белгечләр чыгыш ясады. Шундыйларның берсе — Казан шәһәреннән Айнур Зиннәтуллин иде. Ул эшмәкәрләргә халык алдында курыкмыйча, каушамыйча чыгыш ясау серләрен ачты. Айнур — телевидениедә алып баручы, берничә тапшыру авторы, үз-үзең өстендә эшләргә ярдәм итүче китаплар авторы, режиссер, 2015 елда ТЭФИ телевизион премиясе иясе, зур-зур оешмаларның җитәкчеләренә, депутатларга, район башлыкларына эшлекле чыгышлар ясауда ярдәм итүче тренер. Аның белән әңгәмәбез вакытында ничек эшлекле чыгышлар тренеры булып китүе турында кызыксындым. “ Мин 3 яшемдә, балалар бакчасына йөри башлаганда, бик нык тотлыга башладым. Бу минем өчен зур бәла булды. Яшьтәшләрем белән аралашу да авырлык белән бирелә иде. Әти-әнием логопедка да йөрттеләр, көчтән килгән барлык ысулларны да кулланып карадык. Җиңә алмагач, мәктәпкә дә шушы проблемам белән барырга туры килде. Монда инде мин сыйныфташларым арасында үз фикерен дә белдерергә курыккан, алар каршына басып, шигырьләр дә сөйли алмаган “ала карга”га әверелдем. Үсә төшкән саен бу проблеманың минем белән бергә атлавын, яшәргә комачаулаганын аңлап, күп аралашу таләп итә торган журналист һөнәрен сайладым. Уку дәверендә проблемам белән күзгә-күз очраштым. Журналист булу өчен матур сөйли белергә, камера алдында үзеңне ышанычлы тотарга кирәк. Шул вакытта үзем өстендә эшләп, бернигә дә карамастан, тотлыгудан арынырга сүз бирдем. Һәм, Аллага шөкер, тырыштым. Хәзер мин кайчагында гына тотлыгам. Ә менә нәкъ шушы проблемам зур уңышлар юлына этәргеч булды. Чөнки мин халык алдында чыгыш ясарга бик яратам. Башкаларны да шуңа өйрәтү теләге тренер булырга этәрде. Тормышта үз юлыңны табар өчен йөрәгеңне тыңларга, үзеңнең эчке дөньяңа колак салырга кирәк”, — ди Айнур. Ул үзен үстерү өстендә һәр көн эшли. Казан федераль университетының журналистика факультетын, соңрак социаль эшмәкәрлек факультетын тәмамлый. Берлинда, Польшада, Прагада белемен камилләштерү курслары уза.
Аның чыгышын тыңларга җыелган эшмәкәрләр арасында милләттәшебез Аделия Усманова һәм Дамир Мөхетдиновны да очраттым. “Пандемия вакытында бизнеста авырлыклар килеп тугач, чикләүләр кертелгәч, социаль челтәрләрдә күп аралаша башладым. Шул вакытта Удмуртиянең бизнесны үстерү корпорациясе белән танышып, алар уздырган һәр чарада катнаша башладым. Бүгенге эшмәкәрләр көнен дә көтеп алдым, чөнки Айнур Зиннәтуллин белән шәхсән танышасым килде. Гомумән, мондый чаралар үз эшләрен әле күптән түгел башлаган кешеләр өчен бик файдалы. Мастер-класслары белән генә түгел, аралашып, танышып, яңа дуслар, элемтәләр булдыру мөмкинлеге булган өчен файдалы ул”, — ди Аделия Усманова.
Үзе дә төпле киңәшләре белән республика эшмәкәрләренә ярдәм итеп торучы Дамир Мөхетдинов белән без кече һәм урта эшмәкәрлектә булган проблемалар турында сөйләштек. “Үз эшен башларга батырчылык иткән һәр кеше киртәләр белән очраша. Бу күп очракта аларның дәүләт программаларыннан хәбәрдар булмавына бәйле. Ни сәбәпледер, аларның күбесе үзләренә каралган ярдәм формалары, субсидияләр, грантлар турында белми дә, рес­публикада бизнес өчен барлыкка китерелә торган махсус мәйданнар турында да ишеткәне юк. Гомумән, алар мәгълүматсыз “интегә”, үзләренчә тыпырчына. Мондый чаралар ешрак уздырылсын иде. Һәр кеше дә эшмәкәр булып китә алмый шул. Тырышып караганнарга хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, бүген дә рес­публикада берничә кызыклы һәм файдалы проект эшли башлаячак”, — диде Дамир.
Бу көнне, чыннан да, Удмур­тиянең Үсеш корпорациясе тарафыннан үзенчәлекле проектлар үз эшен башлап җибәрде. Шуларның берсе — 14-20 яшьлекләр өчен «Бизнес класс» дип аталган беренче реалити-шоуга анкеталар кабул итә башладылар. Сентябрьдә тамашачылар хозурына тәкъдим ителәчәк телевизион программада анкеталар буенча сайлап алынган 20 катнашучы белгечләр ярдәмендә үз идеяләреннән бизнес төзиячәкләр. Җиңүчегә бүләк — үз идеяләрен тормышка ашырып, бизнес төзү өчен 1 миллион сум акча. Реалити-шоуда катнашу өчен Удмуртиянең Үсеш корпорациясе (Корпорация развития Удмуртии) сайтында анкета сорауларына җавап биреп, үзеңне күрсәткән видео-презентация юлларга кирәк. Телевизион тапшыру вакытында бизнес төзү өчен жюри әгъзалары бары тик 20 кешене генә сайлап алачаклар. 4 атнага сузылган тапшыру барышында яшьләр 5 төркемгә бүленеп, бизнес төзү серләренә төшенеп, аны үстерү һәм кулланучыга тәкъдим итү ысулларын өйрәнәчәкләр.

Икенче зур проект үз эшен күптән түгел башлаганнарга файдалы. Республиканың Эшмәкәрләр йортында (Пушкинская урамы, 247а) «Старт» дип аталган коворкинг ачылды. «Бездә мондый киңлек булдыру идеясе күптән туган иде. Чөнки мондый уртак урын эшмәкәрләр өчен эш урыны гына түгел, ә тәҗрибә уртаклашу, берләшеп, бизнесларын үстерү өчен менә дигән мөмкинлек. Элек Эшмәкәрләр йорты белгечләре борчыган сорауларга җавап һәм киңәшләр бирсәләр, бүгеннән бер түбә астында эшләү урыны да тәкъдим ителә. Әлеге коворкинг 23 шәхси эш урыны белән тәэмин ителгән. Аннан кала биредә 4 һәм 8 кешелек эшлекле сөйләшүләр бүлмәсе бар. Исемен дә юкка гына «Старт» дип куймадык. Әле генә эшмәкәрлек эшенә алынганнарга эш урынын 50% ташлама белән арендаларга мөмкинлек бирәбез. Бизнес башлау юлында — бу бик зур ярдәм», — диде Константин Сунцов. Ул үз чыгышында: “10 елдан соң һәр кешенең бизнес белән шөгыльләнәчәгенә ышанам”, — диде. Шәхсән минем фикерем башкача. Эшмәкәр ул — киләчәкне күрүче хыялый. Ул — теләсә кайсы өлкәдә акча ясаучы, билгесезлеккә өмет белән карый белүче, кырыс холыклы кеше. Эшмәкәрлек — теләсә кем булдыра ала торган һөнәр түгел. Күпләребез — кемгәдер ялланып эшләгәндә, күбрәк файда китерә алучылар гына. Һәр кеше үз урынында җәмгыятькә файда китерсен, ә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләр рес­публикада тудырыл­ган мөмкинлекләрдән файдалансыннар иде.

Гүзәл Шакирова.