Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Һәркемгә дә эш җитәрлек
13.10.2016

Һәркемгә дә эш җитәрлек

Минем туган авылымнан Сарапул шәһәренә кырык кына чакрым. Шуңа күрә миңа, кечкенә чакта, әлеге шәһәр башкала кебек тоела иде. Тугызбуй якларыннан бик күпләр Сарапулга килеп урнашты. Ул гына да түгел, Сарапулда һәр икенче кеше Актаныштан, диләр. Ә нигә бүгенге көндә биредә яшәүче татарлар шәһәрдәге милли тормышка битараф соң?
Удмуртия татарлары­ның милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Бриллиант Абдрахманова һәм аның әгъзалары белән Сарапул шәһәренә юл тотуыбыз юкка гына түгел. Биредәге татар милләтен йокысыннан уяту ниятеннән. Бу көнне Гүзәл Уразованың концерты иде. Билет сатучылар: “Сарапулда татар халкы татар эстрадасы йолдызлары концертына да йөрми,” — дип зарландылар. Дөрестер дә, чөнки Сарапулда ничә туганым яшәп, мин аларның татар концертларына йөргәнен хәтерләмим. “Сарапулда Татар иҗтимагый үзәге Сабантуй бәйрәме генә оештыра, аның башка эше юк”, — диючеләр дә бар. Ә әлеге бәйрәмне оештырып чыгу күпме көч таләп иткәнне үзе оештырган кеше генә белә. Бу урында мин Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фаил Исламгалиевка “Афәрин!” дияр идем. Халыкның битараф булуына җитәкчеләрне генә гаепләп булмый, әлбәттә.
Милләтләрнең мәдәниятен торгызу һәм үстерү үзәге җитәкчесе Елена Шохина үзенең чыгышында Сарапул шәһәрендәге Татар иҗтимагый үзәге, татар ансамбльләре белән дус эшләүләрен һәм һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер икәнлекләрен билгеләп үтте. Монысы чыннан да сөендерде.
Мондый очрашуга сарапуллылар бик сусаган иде. Сөйләшер сүзләр дә күп җыелган. Рәмзия Габбасова “Яңарыш”ны милли йөкне тартып баручы паровоз белән чагыштырып, аның телебезне саклаудагы роле турында сөйләде. Матбугатка язылу кампаниясендә актив булырга чакырды. Оешмаларның, нинди исем йөртүенә карамас­тан, максатлары бер, милли хәрәкәттә һәркемгә дә эш җитәрлек булуын ассызыклады.
Сарапулдагы милли-мәдәни автономия җитәкчесе Роберт Рыбаков алда башкарасы эшләр белән таныштырды. Кайчандыр мөселман зираты булган урындагы таштагы язуны яңарту кирәклеген дә искәртте. “Иң мөһиме – мәктәпләрдә татар телен укытуны яңадан башларга кирәк. Моның өчен югары белемле укытучылар җитәрлек, теләк кенә кирәк”, — диде ул. (Бу очрашуны оештыруы өчен без аңа рәхмәтле).
“Сарапул шәһәрендә “Ак калфак” оешмасы оештырырга теләгебез бар, ләкин нәрсәдән башларга белмибез”, — дип, Гөлсинә ханым Садыйкова шалтыраткач, без бик теләп килергә риза булдык!» — ди Бриллиант ханым. Ул “Ак калфак” оешмасының нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйләде, төбәкләрдә күреп кайткан тәҗрибәләре белән уртаклашты. Аның уң кулы Ләйсирә Йосыпова исә, калфак тегү серләренә төшендерде. Калфак­лар апаларга да, кызларга да бик ошады, һәрберсе киеп, фотога да төште. Музыка белгече Диния Кәримуллина, Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы мөдире урынбасары Гөлфинә Шәехова кичәне “Аулак өй” формасында оештырып, катнашучыларны җырларга да, биергә дә, татар халык уеннарын уйнарга да өйрәттеләр. Булдырдылар, кызлар! Кайтканда очрашулар белән башка районнарга чыгарга да теләк белдерделәр. Икенче тукталыш — Якшур-Бодья райо­ны дип билгеләнде. Бик җылы, матур очрашу узды ул көнне Сарапул шәһәрендә. Ә мин: “Сарапул шәһәренә тәҗрибәле аксакаллар белән бергә татар дөньясына хезмәт итүче, кая барасын белүче, алга атлау­чы яшьләр кирәк! Ә алар бар, эзләргә генә кирәк”, — дип язмамны төгәллим.

Рәфилә Рәсүлева.