Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Һәрберсе энҗе бөртегенә тиң
6.07.2017

Һәрберсе энҗе бөртегенә тиң

Бу уку елы минем өчен сөенечле дә, борчулы да вакыйгаларга бай булды. Олы кызым Илдания укытучы һәм журналист һөнәре буенча кызыл диплом алды. Икенче кызым 9нчы сыйныфны тәмамлады. Гаиләм кебек якын булган тугызынчы сыйныф укучылары өчен дә чыгарылыш елы.
Быел Тирсә мәктәбенең тугызынчы сыйныфын 26 укучы тәмамлады. “А” һәм “Б” сыйныф укучылары үзләренең бердәмлекләре, активлыклары белән аерылып тордылар. Мәктәптә үткәрелгән конкурсларда, спорт ярышларында актив катнаштылар. Бу сыйныф укучылары бәйрәм кичәләрендә берсе дә читтә утырмыйча, рәхәтләнеп биюләре белән аерылып тордылар.
Бишенче сыйныфтан бирле үзем җитәкләгән “А” сыйныфына аерым тукталасым килә. Сыйныфта 7 укучы иде. Альфинат Вәлиев Көчек авылына күчеп киткәч, алтау гына калдылар. Яңа Авылдан — ике укучы, Бәзәкәдән, Чишмә авылыннан — берәр укучы. Укучылар төрле авыллардан булсалар да, алар бер-берсенә карата ярдәмчел булдылар. Барысы да яхшы укыды, шуңа күрә чыгарылыш имтиханнарында да сынатмадылар.
Сыйныфыбызның иң матур тра­дицияләреннән берсе — чәй табыны янында эчкерсез сөйләшүләр. Балалар да, ата-аналар да бер-беребезне бер караштан, бер сүздән аңладык. Бергәләп Боз сараена барулар, 30 градус кышкы салкын дип тормыйча, мәктәп каршында кардан төрле фигуралар ясау дисеңме! Ата-аналар бик тәрбияле, балаларын һәрвакыт кайгыртып тордылар. Иң мөһиме: алар һәр чарада активлык күрсәттеләр. Бу сыйныфта әтиләр тәрбиясе зур урын алды. Ата-аналар җыелышында әтиләрнең катнашуы, аларның үрнәк булуы мине гел сокландырды. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, балалары да нәкъ шундый.
Камил Асанбаев 9нчы сыйныфны гел “5”ле билгесенә генә тәмамлады. Илназ Хикмәтуллин үҗәтлеге, тырышлыгы белән аерылып торды. Данил Шакиров һәркайда да өлгер. Әбделмәлик Корбанов үзенең иманлы, тәүфыйклы булуы белән сөендерде. Коръән конкурсларында җиңүләр яулады. Ике энҗе бөртеге — Кәрәмиева һәм Ямалиева сыйныфыбызның күрке. Үзләре эшчән, тыйнак, сөйкемле. Минем бер генә теләгем: алар тормыш юлларында бер-берсен югалтмасыннар иде. Мәктәптә алган белемнәрен тагын да тирәнәйтеп, үзләре теләгән һөнәрне үзләштереп, яңа үрләр яуласын иделәр. Иң мөһиме: киләчәктә дә кешелек­ле, мәрхәмәтле булып калсыннар.

Раушания Низамбиева, Тирсә мәктәбе.