Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Һәрберсендә — йөрәк авазы
23.05.2013

Һәрберсендә — йөрәк авазы

Наилә Харисова (Гыйздуллина) “Яңарыш” газетасы укучыларына яхшы таныш. Аның  хикәяләре, нәсерләре, публицистик язмалары, шигырьләре дә газетабызда даими басылып килә. Инде менә Казанда аның ике китабы дөнья күрде. “Гомер йомгагын сүтәм” исемлесендә авторның шигырьләре, ә “Агымсулар ни сөйли?” китабында хикәяләре, парчалары, хатирәләре урын алган. Шигырьләре күңелләрне җәлеп итәрдәй үзенчәлекле, хикәяләре гамьле. Һәрберсендә — йөрәк авазы, тел белән әйтелмәгән хисләр дулкыны. Туган ягын сагыну белән бергә, торган җиренә рәхмәт хисләре, яшьлек ихласлыгы белән тормыш тәҗрибәсе булган ханымның зирәклеге, мәхәббәт белән нәфрәт, халык язмышы, тормыш мәгънәсе турында уйланулар – барысы бергә үрелеп, авторның киңкырлы иҗат тематикасын тәшкил итә.

Наилә сихри Агыйдел буенда – Актаныш якларында дөньяга килсә дә, гомер юлын Әгерҗе төбәге белән бәйли. Хезмәт юлын Кадыбаш урта мәктәбендә башлый, өч дистә елдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә, аларга туган тел дигән бетмәс-төкәнмәс хәзинә сандыгының серләрен ачарга өйрәтүгә багышлый. 1994 елдан Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясендә милли мәгариф буенча директор урынбасары булып эшли. Гаилә, мәктәп, иҗат бергә үрелеп, аның тормышын мәгънәле итә. Хыяллары тормышка ашып, гаиләсендә инде балалары үсеп, зур тормышка аяк баскан, эшендә хөрмәт казанган, иҗатының да өлгергән чагы. Ул Әгерҗедә эшләп килүче “Күңел чишмәләре” әдәби берләшмәне җитәкли.Һәр ике китап “Илһам” нәшриятында 500 данәдә басылып чыкты. Мөхәррире Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбанов, кереш сүзне шагыйрь Чыңгыз Мусин язган. Наиләнең бу китапларын “Яңарыш” редакциясенә килеп сатып ала аласыз.

Без исә Наилә Харисованы беренче китаплары басылып чыгуы белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аңа саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез.

“Яңарыш” редакциясе