Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Һаман бер балык башы яки “Спартак”ны нәрсә көтә?
24.08.2017

Һаман бер балык башы яки “Спартак”ны нәрсә көтә?

16 августта “Спартак” халык иҗаты йорты бинасының киләчәге турында тагын бер җыелыш узды. Бу юлы әлеге мәсьәләгә багышланган җыелышта Ижау шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Михаил Тарасов, “Спартак” халык иҗаты йорты җитәкчесе Игорь Мотовилов, Ленин районы хакимияте башлыгы урынбасары Венер Багаутдинов, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова, Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин, җәмәгать эшлеклеләре, Ленин районында яшәүчеләр катнаштылар.

Җыелыш була дигән хәбәр килгәч, минем исемә кылт итеп элекке “Сәвит тарала микән, сәвит кадала микән” дигән такмак килеп төште. Сәвит урынына “Спартак” сүзен куеп җырлыйсы килеп китте. Миңа калса, “Спартак”ның аяныч хәле аның элекке җитәкчесе Резидә Миркасыймованы алыштыргач башланды. Ел саен җитәкчеләр, урынбасарлар алышынды, һәрберсе үз юнәлешен сөрде. Араларында татарларга каршы чыкканнары да булды. Анда хезмәт куючы буларак, болар барсы да минем күз алдыннан үтте.

Әлбәттә, барыбыз да мәдәният учагының язмышы өчен борчылабыз. Бүгенге көндә “Спартак”та штатлар кыскарту бара. Җәй аена керү белән ярты хезмәт хакына хезмәт куючыларны эшләреннән азат иттеләр (шул исәптән мине дә). Алда — кичке Сабантуй! Гәрчә, канун нигезендә июль аенда анда хезмәт куймасам да, мин дә, хезмәттәшләрем дә кичке Сабантуй бәйрәмен оештырмыйча кала алмадык. Йөрәк кушуы буенча эшләдек. Бүгенге көндә чыннан да бинада шартлар начар. Мондый мәдәният учаклары хәзер авыл җирендә дә юк! Репетицияләр ясау өчен чират, бүлмәләр җитми. Аппаратура, сәхнә — һәрберсе яңартуны таләп итә.

Шәһәр хакимияте әлеге мәсьә­ләне хәл итү өчен ике юл тәкъдим итә: бинаны ре­конструкцияләү өчен шәһәр бюджетында акча табу яки инвес­торларны җәлеп итү. Әгәр инвестор килә икән, күңел ачу — сәүдә үзәге барлыкка киләчәк дип курка халыкның күп өлеше. Шуңа күрә моңа каршы имзалар җыю эше дә башланган. Бү сүзгә Ижау шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Михаил Тарасов: “Без җирне, бинаны сатабыз дип әйтмибез, ә бары тик инвесторны җәлеп итү өчен муниципаль берәмлек белән шәхси эшмәкәр арасында партнерлык корабыз. Ике канун буенча да бина сакланачак, ул муниципалитетның милегендә булачак”, — дип ышандырды. “Шәһәр һәм республиканың бюджетында бүгенге көндә агымдагы эшләрне генә тотып торырлык акча бар. Без аңларга тиеш: әгәр дә беренче юлны сайлыйбыз икән, бюджетта акча табылмаска мөмкин һәм нәтиҗәдә бинаны яртылаш яки тулысынча ябарга туры киләчәк. Чөнки без, иң беренче чиратта, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш”, — диде.

Җыелышта катнашучылар би­наның утызынчы елларда төзелүен, аның тарихи әһәмияткә ия булуын һәм аны саклап калырга кирәклеген искәрттеләр. Чөнки биредә Василий Останинга истәлек тактасы куелган. “Ул истәлек тактасын без сәүдә үзәгенә эләрбезме?” — дип борчылдылар алар. Василий Останин сугышка киткәнче биредә эшләгән. 1941 елда биш сәгать буена немец гаскәренә каршы бер үзе торган. Немецлар аны зурлап җирләгәннәр. Бинаны төзекләндерү өчен кирәк сумманың яртысын шәһәр бюджетыннан, ә калганын халык, җәмәгать оешмаларыннан җыярга да тәкъдим иттеләр.
Удмуртия татарларының милли -мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин биредә эшләп килүче татар ансамбльләренең, гомумән, татарлар яратып җыела торган мәдәният учагының язмышы өчен борчылуларын белдерделәр. Рәмзия Габбасова, Михаил Тарасовка мөрәҗәгать итеп: “Бүген “Спартак”ка өстән җиде штат берәмлеген кыскартырга дигән фәрман килгән. Кыс­картулар белән ашыкмагыз. Бу — “Спартак”ны бетерүгә бер адым. Кечкенә генә оешма өчен җиде эш урынын кыскарту зур югалту булачак. Әзерлекле кадрларны табу җиңел түгел”, — диде. Ә Илсур Миңнемуллин: “Спартак”ны инвес­торга бирергә, ә аңа моның өчен җирне башка урыннан тәкъдим итәргә кирәк”, — диде.

Залда һәрвакыттагыча яшьләр юк иде (чөнки бу эш вакыты). Мине бу түгел, ә татарларның бик аз булуы гаҗәпләндерде. Кая соң безнең һәрвакыт татар милли хәрәкәтендә кайнаучылар эшен тәнкыйть утында тота торган милләттәшләребез? “Спартак” язмышын хәл иткәндә, бик кирәк булыр иде аларның сүзләре!

Алдагы җыелышны кичке вакытта үткәрергә, анда булачак күп функцияле мәдәни-ял итү, сәүдә үзәгенең презентациясен тәкъдим итәргә, бинага капиталь төзекләндерү өчен күпме акча кирәк булачагын төгәл исәпләп чыгарырга, дип таралыштылар.

Рәфилә Рәсүлева.