Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Һава-десант гаскәрләренә – 90 ел
6.08.2020

Һава-десант гаскәрләренә – 90 ел

Ижау шәһәрендәге Мәңгелек ут янындагы мәйданда Россия Һава-десант гаскәрләренең 90 еллыгын билгеләп үттеләр.
«Сезне «Канатлы пехота» оешуга 90 ел тулу белән котлыйм. Нинди генә бурычлар куйсак та, һава-десант гаскәрләре һәрвакыт алгы сафта кыюлык, батырлык үрнәге булып торалар. Алар киләчәк буынга тапшырылырга тиешле традицияләрне сак­лыйлар. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән, яшь буын ватанпәрвәрлекнең һәм Ватанның нәрсә икәнен аңлый. Алар илебезнең чәчәк атуына күп көч куйган һава десанты гаскәрләре ветераннарын, шулай ук өйләренә кайта алмыйча һәлак булган сол­датларның батырлыкларын беркайчан да онытмаячак. ВДВга — дан!” — диде Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Ярос­лав Семенов.
Тантаналы чарада шулай ук хәрби хезмәт ветераннары, Чечня Респуб­ликасындагы кораллы конфликтта катнашкан Батырлык ордены кавалерлары: Алексей Барышников, Владимир Каманцев һәм Олег Большаков бар иде. Парад белән “Удмуртия десантчылар берлеге” рәисе Алексей Лебедев идарә итте.
Юбилей уңаеннан «За заслуги» билгесе белән Андрей Протопов, «За отличие» хөрмәтләү билгесе белән Денис Бегунов һәм Радик Габдрахманов, ә Алексей Лебедев «Хәрби разведкада хезмәте өчен» хөрмәтләү бил­гесе белән бүләкләнделәр. Юрий Тюрин, Дмитрий Шмелев һәм Михаил Лебедев һава-десант гаскәрләренең 90 еллыгы уңаеннан истәлекле медальгә лаек булдылар.
Алексей Лебедев, Сергей Иконников һәм Геннадий Карташев ветераннар хәрәкәтен үстерүгә, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә, һава-десант гаскәрләренең тарихын һәм данын күтәрүгә зур өлеш кертүләре өчен грамоталар белән бүләкләнделәр.
Бәйрәм кысаларында Балалар иҗаты сарае янында урнаштырылган «Слава ВДВ» монументы презентациясе дә булды. Мемориаль комплексның озынлыгы — 12 м, стелаларның биеклеге – 4-5,5 м. Хәзерге вакытта монумент янындагы мәйданчык төзекләндерелә.
Монумент янында җәяүлеләр юлы да барлыкка киләчәк, урам яктырт­кычлары, эскәмияләр һәм урналар урнаштырылачак. Һәйкәл сентябрьдә рәсми рәвештә ачылачак.
«ВДВ Даны» монументы Уд­муртиядә туып-үскән десант­чы­­ларның батырлыгын чагылдыра. Бер стелада хезмәт бурычын үтә­гән­дә һәлак булган сугышчылар сурәтләнгән. Үзәк стеланың сул ягында Удмуртия десантчыларының XX гасырда узган хәрби юллары, ә уң ягында XXI гасырдагысы күрсәтелгән.
“Биредә һәркем үз дивизиясен таба ала. Шул исәптән мин хезмәт иткән Тула дивизиясен дә. Һава-десант гаскәрләренең тра­дицияләре мәңге яшәячәк. Гомере әле­ге гаскәр белән бәйле булган һәркем бу һәйкәлгә килеп, чәчәкләр салыр, иптәшләрен искә алыр», — дип сөйләде Ярослав Семенов.